Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №148" Советского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420083, г.Казань, с.Константиновка, ул. Интернациональная, д. 11 |
Телефон: | +7(843)-222-16-20 |
E-Mail: | vasilek148@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №148" Советского района г. Казани |
Руководитель: | Шафигуллина Диля Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 116 |
У нас учат: | 8 |
мусор -это не отходы, а сырье для экомоды.
Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.
Опубликовано: 01.02.2013Татар теле -анам теле,
Иң беренче бабам теле.
Буыннардан -буыннарга
Күчеп килгән ана теле.
Ана теле- теллэр теле,
Миллэтемнең бердәнбере.
Син булганга без дә исән,
Син булганга без дә тере!
(Фәнис Яруллин "Анам теле")
Бакчабызда февраль ае- татар теле айлыгы итеп игълан ителгән иде. Һәр төркем тәрбиячеләре татарча шөгыльлләр, әңгәмәләр әзерләде.
Татар теле айлыгын татарча мультфильмнар караудан башлап җибәрдек. Таныш мультфильмнарны татарча тәрҗемә белән карау бик ошады балаларга.
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Кием кешене бизи" темасына шөгыль үткәрелде. Татар халык костюмнары килеп чыгу тарихы турында сөйләнде балаларга.
Уртанчылар төркемендә "Уенчыклар туган көндә" темасына шөгыль үткәрелде. Тәрбияче Фаритова О.И. шөгылендә умк ны бик урынлы файдаланды.
Мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар "Шалкан" әкиятен заманча итеп уйнадылар. Башка төркем балалары бик кызыксынып карадылар.
"Туган ягым Татарстан" темасына рәсемнәр һәм кул эшләренә конкурс игълан ителгән иде, балалар һәм әти-әниләр бик теләп катнаштылар.
Зурлар төркемендә "Кышкы урманга сәяхәт" исемле шөгыль үткәрелде. Балалар үзләрен чын урманда дип хис иттеләр, бик күңелле булды.
Кечкенәләр төркемендә тәрбиячеләр Салахова Р.Р. һәм Мельникова Л.А. "Песи белән очрашу"темасына шөгыль үткәрделәр. Мияуның кунакка килүе нәниләргә бик ошады. Яңа сүзләр һәм уен өйрәнделәр.
Һәр төркем балалары "Татар җырларыннан калейдоскоп" дип исемләнгән музыкаль конкурста катнаштылар. Җиңүчеләр грамота белән бүләкләнде. Шулай ук "Туган илем" дип аталган татар телендә шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды. Җиңүчеләр грамота белән бүләкләнде.
Айлык гомуми ата-аналар җыелышы белән төгәлләнде. Җыр һәм шигырьләрдән концерт төзелгән иде. Балаларның һәм тәрбиячеләрнең тырышлыгын ата-аналар да югары бәяләде.
Ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен информацион материаллар, консультацияләр яңартылды.
К списку новостей