• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 316 комбинированного вида" Советского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Карбышева, д. 44
Телефон: +7(843) 298-85-32
E-Mail: madou.316@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад № 316"
Руководитель: Кашапова Гульнара Насиховна
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 179
У нас учат: 29

Татарча яңа эсбаплар.

 

ТР Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителгән 2010 — 2015 елларда мәгарифне үстерү Стратегиясендә (30.12.2010, № 1174) — «Киләчәк» программасында мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирә алырдай укыту-методик комплектлар булдыру бурычы куелган.

Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү өчен укыту-методика комплекты төзелгән, анда тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен матур әдәбият җыентыклары, шулай ук татар һәм рус телләрендәге аудио- , видеоматериаллардан торган комплектлар керә.

2012-2013 нче уку елы истәлекле вакыйгадан башланып  китте. Татарстан Республикасының барлык балалар бакчалары яңа укыту-методик комплектлар белән тәэмин ителде. Бу комплектлар балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү, шул телләрдә сөйләшү, аралашу бурычларын үз эченә алды һәм татар теле тәрбиячеләре өчен көтеп алынган ярдәмлек булды.

         Сентябрь аеннан һәр балалар бакчасында рус балаларын татар теленә өйрәтүдә укыту комплектлары кулланыла башлады. Балалар белән эшчәнлекнең төп максаты инфомацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү,аралашу теләге тудыру. Чынлап та комплект һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә һәм таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязма , бармак театрын үз эченә ала. Болар барысы да балаларның сүз байлыгын , сүзләрне отып калу аша хәтер, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы гади диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.                           

            Укыту-методик комплектларның төп компонетларыннан берсе –эш дәфтәрләре. Алар балаларга татар сүзләрен истә калдырырга, аларны сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә дөрес кулланырга бик нык ярдәм итә. Шулай ук тәрбиячегә дә материалны ныгытырга, эшчәнлеккә кызыксыну уяту, вакытында баланың хаталарын төзәтергә мөмкинлек бирә. Күп кенә ата-аналар дәфтәр белән эшне өйдә дә оештыралар. Бу баланың гына түгел, ә ата-аналарның  да, балаларны өйрәтү сәләтләрен үстерү процессында активлыгын арттыра башлады.

Балаларны татар теленә өйрәтү сыйфатлы, уңышлы булсын өчен, өйрәнгән материалны төркемдә кабатлый һәм ныгыта алсыннар өчен, төркем тәрбиячеләре һәр эшчәнлектә катнашалар, материалны башка белем бирү өлкәләрендә дә кулланалар.Төркем тәрбиячеләре татар теленә өйрәнү курсларында булдылар һәм балалар бакчаларында оештырылган түгәрәкләрдә тел байлыгын үстерүне дәвам итәләр.

 Бүгенге көндә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан балалар бакчаларын методик комплектлар белән тәэмин ителү бара  һәм бу өлкәдә эш киләчәктә дә дәвамлы булыр дип көтелә.