• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Валиева Раилә Марсовна. "Язлар алып килә Тукайны". (Бәйрәм кичәсе)

             «Язлар алып килә Тукайны!»
А.Б. Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган
Тартыш белән тулган көннәрең,
Шуңа ахры,искә алынмыйча
Үткән синең туган көннәрең.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара,шагыйрь бүген текәлеп.
Халкың килде сиңа мәхәббәтен
Ал чәчәкләр итеп күтәреп.

Син күрмәгән яңа буын килде
Котлап бүген туган көнеңне.
Киләчәккә барган улларыңнан
 Ишетәсең “Туган тел”еңне.
Җыр: “Шүрәле” 6 гр.
 (Шүрәле чыга)
Шүрәле:-Нинди таныш,моңлы көй бу
 Каядыр ишеткәнем бар бугай..... (Агач арасына кереп китә)
А.Б. Бар куңеллелек бөтен дөньяда
Бар бер ямь бүген
Нәрсәдән бу,мин беләм,
Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!
 
          Бию: “Татар халык биюе” 6 гр.

Шүрәле: Ай-һай,монда ничек күңелле.Ә хәзер килегезче бире,уөйныйк бергә кети-кети.
А.Б. Шүрәле дус туктале,син балаларны куркытма. Әйдә бергәләп балалар бакчасына барабыз. Анда бүген Тукай абыйның туган көне.
Шүрәле:Нинди Тукай? Кем соң ул?
А.Б. Сине халыкка чыгарган,мәңге яшәткән Тукай абыебыз.
Шүрәле: Ә нәрсә соң ул туган көн? Нәрсә соң ул бәйрәм?
А.Б.Баргач барысын да күрерсең.
Шүрәле: Әйдә алайса тизрәк барыйк.
(Агач арасыннан йөреп “бакчага” киләләр).
А.Б.Менә килеп тә җиттек. Исәнмесез,балалар! Бәйрәм белән сезне!
Шүрәле:Мин дә бәйрәмгә килдем.Курыкмагыз,зыян салмам.Үзем дә сезгә дип бер әйбер алып килдем.
А.Б. Нәрсә икән ул,балалар?
Шүрәле:Беләсезме нәрсә ул? Уңда кесә,сулда кесә,(күрсәтә)
Алдымда да кесәләр,Артымда да кесәләр.
Бик күңелле булыр иде нәрсә икәнен белсәләр.
Ә-ә? Белмисезме? Менә ул-Китап.
Хәзер шул китаптагы геройлар үзләре дә киләләр.

№1 группа балалары чыгыш ясый.
№2 группа балалары чыгыш ясый.
№5 группа балалары чыгыш ясый.

А.Б.Дуслар,нишлибез? Су анасы килә.
Шүрәле:Әй,Су анасы,кил бирегә. Утырыйк,сөйләшик бераз.
Су анасы: Юк! Юк! Чәчләремне тарарга тарагымны табасым бар. Таралмаган чәчләр белән ничек итеп Тукай бәйрәменә барыйм?
А.Б. Бәйрәм тәмамланып килә бит инде.
Су анасы: Их! Ә мин бер рәхәтләнеп шигырь,тыңлармын,уйнармын,әкият карармын дигән идем.
А.Б. Тыңла,Су анасы! Безнең балалар бик күп шигырьләр,уеннар,әкиятләр беләләр.

 №4 группа балалары чыгыш ясый.

Шүрәле: Карале,инде минем дә сезнең белән уйнап аласм килә бит.

                          Уен: “Шүрәле” 4 гр.
А.Б. Шүрәле,карале,синең теге әкият китабындагы “Кәҗә белән сарык” та бәйрәмгә дип килгәннәр бит. Әнә- әнә үзләре дә чыгып киләләр.

                Әкият “Кәҗә белән сарык” 6 гр.

А.Б.Апрель җитсә исемеңне
       Җырына куша тургай.
       Милләтемнең кояшы син
       И моңлы,нурлы Тукай.
Җыр: “Туган тел” (3,6 гр.)

Бәйрәм тәмам.