• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Фольклор кичәсе (Гиниятуллина Г.М.))

План-конспект

Тема «Фольклор кичәсе»

Максат : Балаларнын татар халык уеннары ,табышмаклары , мәкаль әйтемнәре , жырлары турындагы алган белемнәрен ныгыту . Балаларда татар халыкнын гореф -гадәтләренә , олкәннәргә ихтирам ,әдәплелек тәрбияләү. Балаларның фикерләү сәләтен игъ тибарын hәм күзаллауны , иҗади сәләтләрен үстерү .

Жиhазлау: сандык, йөзек , сөлге , түбәтәй , беләзек , муенса, башмак , мендәр , рәсем ,магнитафон . Методик алымнар: Кереш әңгәмә ,ситуация серле сандык ,уен “Минлебай “ ,“йөзек салыш” уены , мәкальләр , “игенче” жыры , такмаклар , уен “зәнгәр чәчәк” ,уен “ башмагым “ . .

Дәрес барышы. ( Музыка астында балалар залга керәләр) .

Тәрбияче: Балалар килгән кунаклар белән исәнләшик әле .Балалар: Исәнмесез кунаклар. Тәрбияче:Балалар без бүген сезнең белән фольклор кичәсен үткәрәбез.Без сезнен белән табышмаклар жырлы –биюле уеннар өйрэндек Хәзер без аларны искә төшерәбез , кабатлыйбыз ,чөнки без татар халык уеннарын туган телебезне яратабыз .Менә миңа карагыз әле мин нинди милли киемнән .? Балалар: татар халык киеменнән. Тәрбияче: минем күлмәгем нинди төсле , комзолым нәрсә белән чигелгән, h.б. Балалар: күлмәк сары төстэ ,комзол сәйлән белән чигелгән h.б. Тәрбияче: Балалар мин сезгә әби-бабайлар турында күп сөйләдем ,сез ничек уйлыйсыз безнен татар халкы нинди булганнар? Балалар: Мәрhәмәтле , игелекле ,горур , эшчән , кунакчыл ,тыйнак , намуслы булганнар. Тәрбияче: Балалар мин сезгә әбиемненң серле сандыгын алып килде.Ул болай гына ачылмый әбиемнең сандыгы үзе турында сойләсәң генә ачыла: Әбиемнен күңел сандыгы , Нинди серләр саклый икән ул, Гомер буе жыйган хәзинәсе, Әллә инде күңел бизәгеме, Нинди серләр саклый икән ул. Балалар әйдәгез карыйк әле. Балалар сандыктан берәм-берәм әйберләрне алып , алар турында сөйлиләр. Тәрбияче: Алмаз син сандыктан нәрсә алдың? Бала; Мин сандыктан тубәтәй алдым. Аның кырыйлары сәйлән белән чигелгән.Ул татар халык баш киеме. ( шигырь сойли ) Тәрбияче: Алия , син сандыктан нәрсә алдың? Бала; Мин сандыктан беләзек алдым . Ул татар халык бизәнү әйбере.Аны кулга тагалар. Тәрбияче: Азалия , син сандыктан нәрсә алдың? Бала; Мин сандыктан калфак алдым ул татар халык баш киеме.Калфак матур жепләр белэн чигелгән ( калфак турында шигырь сойли) Тәрбияче:Айнур син сандыктан нәрсә алдың? Бала;Мин сандыктан муенса алдым. Ул татар халык бизәнү әйбере . Аны хатын-кызлар муенга тагалар. Тәрбияче: Диляра син сандыктан нәрсә алдын? Бала; Мин сандыктан сөлге алдым. Ул татар халык ынын чигүле сөлгесе.Сөлгенең баш-башларына матур чәчәкләр чигелгән (.шигырь сойли ) Тәрбияче: Айгөл син сандыктан нәрсә алдың? Бала; Мин сандыктан йозек алдым .Ул татар халык бизәнү әйбере. Аны бармакка кияләр. Тәрбияче: Балалар күз алдыгызга китерегез әле , кырдагы басудагы авыр эшләрдән соң , кызлар-егетләр су буйларында --ә бэлки болындадыр ? -- ә бәлки урман буенда? -- ә бәлки көзге кичләрдә учак янынында очрашып ял итәргә жыелганнар. Кич буе моңлы гармун тавышы ишетелеп торган . Шул кичләрдә уйналган уеннарның берсе ”Миңлебай” ,“Капкалы”h.б. Ә аннан соң яшьләр өй каршыларына тезелешеп утырып “Йөзек салыш” уены уйнаганнар . Бирем hәм сорау. 1. нинди татар халык ашы бар? 2. нинди татар халы уен коралы бар? 3.нинди татар халык бәйрәмнәре бар? Безнен әби- бабаларыбыз вакытында тырышып эшли ,кунелле ял да итә белгәннәр. Шул вакыттан бирле хезмәт турында бик күп мәкальләр бар. Әйдәгез бергәләп искә төшерик әле хезмәт турындагы мәкальләрне. 1.Хезмщт кешене бизи -ялкаулык боза. 2.Калган эшкә кар ява. 3.Кем эшләми шул ашамый. 4.Эш беткәч уйнарга ярый . h.б. Э хэзер уңган игенче турында жыр жырлыйк ”Игенче жыры “. Тәрбияче: Балалар кышкы салк ын кичләрдә кызлар егетләр аулак өйләрдә уйнап күнел ачканнар. Алар төрле такмаклар ,табышмаклар әйтеп жырлы –биюле уеннар “Зәнгәр чәчәк “ “ Башмагым ““Агыйдел “ уен нын уйнаганнар . Ә хәзер без тукмак уенын уйныйбыз.Тукмак кемгә карап туктаса шуңа җәза бирелә. 1.табышмак әйт 2.Әтем әйт 3.татар халык бизәнү әйберләре. Бүген без сезнең белән, балалар, әби -бабаларыбызның күңелле уеннарын җырын искә төшердек hәм беркайчан да онытмыйча дәвам итәрбез. Үзебезнен эби- бабаларыбызнын кунелле уйннарын онытмыйк . Анна теле туган телебезне хөрмәт итик.