• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: Ds155.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның УМК кулланып сөйләм телен үстерүдә актуаль проблемалар. Әзерләде: Гарифуллина Ф.Ф.

Бала дөрес итеп сөйләшкәндә генә, әдәби тел нормаларын сөйләмдә кулланганда һәм сөйләмендә эзлеклелек булганда гына аның зиһене, логик фикерләү сәләте, игътибары, танып белү эшчәнлеге үсә. 
     Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә - юнь турында, җәмгыять-нең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Балалар бакчаларында балаларны туган телгә өйрәтү, аларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен, белем һәм тәрбия бирү татар телендә алып барыла торган мәктәпкәчә учреждениеләрне заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар  уңай нәтиҗәләр бирә. 
    Алга билгеләнгән максатларның бер өлеше балалар бакчаларында « Туган телдә сөйләшәбез», “Татарча сөйләшәбез” укыту-методик комплекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Үз чиратында, әлеге УМК менә нәрсәләрне үз эченә ала:

1.     Программа

2.     Тематик план

3.     Календарь көндәлек план

4.     Эш дәфтәре (балалар өчен )

5.     Аудиоматериал

6.     Мультипликацион сюжетлар

7.     Курсәтмә, таратма материаллар

8.     Диагностикалар

      Аның максаты түбәндәгечә билгеләнә: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә дөрес сөйләмен формалаштыру. Бала тирә - юньдәгеләрнең сөйләмен аңлый алырга; әкренләп  сүзлек байлыгын арттыра барырга; сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп, җөмләләр төзи белергә һәм сорауларга  дөрес җавап бирергә, шулай ук аралашуның төрле формаларын  яхшылап үзләштерергә тиеш була (диалог, монолог).

  Бу эшчәнлек түбәндәге чаралар аша тормышка ашырыла:

- табигать һәм социаль чынбарлык белән табигый шартларда танышу.

- образлы уенчыклар, нәфис сәнгать образлары аша чынбарлыкны тану.

- сәнгать әсәрләре  буларак, рәсемнәр аша тирәлекне танып - белү.

- нәфис сүз, ягъни әдәби әсәрләр аша чынбарлыкны өйрәтү.  

 « Туган телдә сөйләшәбез » методик кулланмалары әзер комплекслы - тематик план һәм проект рәвешендә бирелә. Күп проектлар балалар һәм өлкәннәр тормышын чагылдыра. Бу үз чиратында, безгә, тәрбиячеләргә балаларның сөйләм  эшчәнлеген оештыруда зур ярдәм.

      Укыту - методик комплектларның төп компонентларыннан берсе - эш дәфтәрләре. Алар балаларга сүзләрне истә калдырырга, аларны сүзтезмәләр -дә һәм жөмләләрдә дөрес кулланырга бик нык ярдәм итә, шулай ук сүзләргә аваз анализы ясаганда булышлык итә. Балалар белән эшчәнлекнең төп максаты информацион - коммуникатив технологияләр, уен – ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү, аралашу теләге тудыру. Комплект һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә һәм таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязма, бармак театрын үз эченә ала. Болар барысы да балаларның сүз байлыкларын, сүзләрне отып калу аша хәтерен, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы, гади диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.

    Методик әсбапларда күрсәтелгәнчә тәрбия һәм белем бирү балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып оештырыла.  Сөйләмне камилләштерүдә төп бурычлар: сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру,

авазларның дөрес әйтелешен төшендерү, бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү,

әдәби әсәрләр һәм халык авыз ижаты әсәрләре белән таныштыру.      

Балалар белән эшләүдә сүзлек эше зур әһәмияткә ия. Беренче чиратта сүзлек запасы гомуми кулланыштагы сүзләр нәтиҗәсендә арта. Икенчедән күп тапкырлар кабатлау рәвешендә сүзләрне ачыклау конкретлаштыру. 

Өченчедән сүзләрне активлаштыру.

            Схема рәвешендә бирелгән картиналарны әкият иллюстрацияләрен әкиятне эзлекле тәртиптә итеп сөйләргә өйрәтүдә кулланабыз. Ә таратма материаллар белән балаларны диалогик сөйләмгә өйрәтүдә ярдәм итә.

Сөйләмнен грамматик төзелешенә өйрәткәндә без әлеге төп бурычтан тыш, берьюлы авазлар әйтелешенә дә, аларны мәгънә ягыннан дөрес куллана белүгә дә игътибарны киметмәскә тиешбез.

     Мәктәпкәчә әзерлек чорында балаларның кечкенә күләмле текстларны  бәйләнешле һәм эзлекле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү дәвам итә. УМКда бик күп әдәби әсәрләрдә сюжетлы рәсемнәр кулланабыз. Әсәрне укыганнан соң, логик сөйләм формалаштыру максатыннан әсәр сюжеты буенча әңгәмә оештырам. Минем тарафтан бирелгән сораулар һәм биремнәр, балада әсәрдә тасвирланган вакыйгаларны сөйләп бирергә кызыксыну уята. Шигырьләрне укыганда иллюстрацияләрне куллану бигрәк тә отышлы. Чөнки балага шигырьнең эчтәлеген аңларга һәм истә калдырырга ярдәм итә. Сюжетлы рәсемнәр балаларда ижади эшчәнлек ихтыяҗы тудыра   (хикәяләр төзү) һәм формалаштыра, ижади фикерләүләрен һәм образлы күзаллауларын активлаштыра.

   Балаларның сөйләмен үстерү һәм туган телгә өйрәтү шөгыльләрендә кулланыла торган ысуллардан бармаклар белән уеннар кулланабыз. Хәрәкәт активлыгы югарырак булган саен, нәниләрнен сөйләме тизрәк үсеш ала.

    Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйның сөйләмен үстерүдә туган төбәк көнкүрешен өйрәтүгә корылган  материалларны системалы рәвештә куллану бик әһәмиятле. Монда инде җирле халыкның гадәти көнкүрешен, яшәү шартларын, зурлар башкарган эшләрне, гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне, милли характердагы хәрәкәтле һәм өстәл уеннарын, татар халык авыз иҗатын, татарнын үзенә генә хас иҗат итү ысулларын, татар рәссамнарының сәнгать әсәрләрен, республикабызга гына хас табигый климат шартларын өйрәтү аша сөйләм үсешенә ирешү күзаллана.

      Ел фасылларына кагылышлы табигый үзгәрешләрне күзәтү, өлкәннәрнең эшчәнлеген карап бәяләү, татар һәм рус рәссамнарының рәсемнәре буенча диалоглар, татарча мультфильмнар карап фикер алышу; эчтәлеген аңларга жиңел булган жырлар, әкиятләр, классик музыка тынлау; спектакльләр тамаша кылу; махсус оештырылган сөйләм ситуацияләре - сөйләмгә өйрәтү процессында шушы бик тә үтемле ысулларны кулланабыз.

       Татарча сөйләмне эффектлы үзләштерүдә туган төбәк материаллары  иң мөһимнәреннән. Ни өчен дигәндә, ул мәктәпкәчә яшьтәге баланың тирә -юньне кабул итүенә, тоюына нигезләнә. Укыту - методик комплекты куллануны гомуми белем бирү процессының федераль дәүләт таләпләренә туры китереп, яшь үзенчәлекләре буенча төркемнәр һәм башлангыч мәктәп арасындагы эзлеклелекне сакларга тиешбез. Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Еш кына балаларның оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Без үз чиратабызда төрле бәйрәмнәрдә кечкенә генә инсценировкалар куябыз. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша - яңа сүзләр белән баетыла. Аның хәтере үсә. 
   Бәйләнешле сөйләм үстерүнең тагын бер нәтиҗәле чарасы булып - курчак театры карау hәм аның буенча әңгәмә оештыру, үзебез куеп карау тора. Без балалар белән “Шалкан”, “Йомры икмәк” әкиятләрен өйрәндек. 
Сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшырды, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары артты, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туды. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсте. Бәйләнешле сөйләм үстерү матур әдәбият белән таныштыру аша да гамәлгә ашырыла. Бу юнәлештәге эшчәнлек мультимедиа чаралары, «бармак» уеннары, «җанлы» сурәтләр, борып хәрәкәткә китерелә һәм «сөйләшә» торган уенчыклар, мультфильмнар, сөйләм - хәрәкәтләнү күнегүләре, аваз ияртемнәре кергән уеннар, халык авыз иҗаты әсәрләре, сәхнәләштерү уеннары, иллюстрацияләр куллануны күздә тота. Бу юнәлештә “ Балачак аланы” хрестоматиясен кулланабыз . Җыентыкта тупланган әдәби әсәрләр шөгыльләр өчен генә түгел, ә бала бакчага килгәннән кайтып киткәнче кулланырга мөмкин булган материал тупланган.
  Балалар шулай ук сюжетлы рәсемнәр белән эшләргә яраталар. Бер-берсен бүлдерә – бүлдерә сөйләргә ашыгалар. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк сөйләмгә җәлеп итәргә кирәк. Бу юнәлештә мин яңача методик алымнар һәм чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио - һәм видеоматериалларны файдалану яхшы нәтиҗәләргә китерә дип саныйм.