• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: Ds155.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Конспект «Татарстан шәһәрләре буенча сәяхәт» Сагдеева Ф.И. 6гр

Тема: « Татарстан шәһәрләре буенча сәяхәт»

 

Максат: “Ил”, “шәһәр”, ”республика” төшенчәсен аера белергә өйрәтү.

Балалар белән Татарстандагы төп шәһәрләрнең исемнәрен ныгыту.

Шәһәр урамнары буенча орниентлаша белүне үстерү. Үз илеңә, туган шәһәрләреңә ватандашларыңа хөрмәт хисе тәрбияләү.

       

Якынга эш: Шигыр уку “Туган ил”, “Туган җирем - Татарстан”,  иллюстрация карау  “Авиация заводы”, “ Сөембикә манарасы”, “Кремль;“Милли киемнәр” альбом карау.

Җиһаз: Татарстан картасы, рәсемнәр, пиктограмма.

Дәрес барышы.

      Төркем стенасына Татарстан картасы эленгән.

Тәрбияче: Балалар карта буенча республиканың төрле шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыгабыз. Тыңлагыз мин сезгә “Туган ил” турында шигырь укыйм.

“Туган ил”.

Туган ил ул – алтын арышлар,

Туган ил ул – зифа камышлар

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда – нәни колыннар.

Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр

Туган туфрак, үскән нигезләр

Туган илдә - барабыз бертуган

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

(Зәкия Туфайлова)

 

Тәрбияче: Шигырьнең эчтәлеген ничек аңлыйсыз, шигырь нәрсә турында язылган?

Балалар: Шигырь туган тел турында бара.

Тәрбияче: Без нинди илдә яшибез ?

Балалар: Безнең илебез Россия, республикабыз Татарстан, башкалабыз Казан!

Тэрбияче: Мин сезгә табышмак әйтәм. Җавап табыгыз.

 Канаты бар җилпеми

 Эче җылы җил тими

Корыч йөрәкле кош

                        Безнең яраткан дус ул.   (самолет)

 

Тәрбияче: Самолетны кайсы шәһәрдә төзиләр?

Балалар: Казан шәһәрендә.

Тәрбияче: Алмаз картадан Казан шәһәрен күрсәт әле. Бик дөрес .

Алмаз: Татарстанда безнең башкалабызда Казанда самолетлар төзиләр. Безнең республикада Казан иң зур шәһәрләрнең берсе. Анда борынгы Кремль бар, Казанда күп заводлар, фабрикалар, мәктәпләр, балалар бакчалары бар. Матур йортлар бар. Шәһәр аркылы зур тимер юл үтә. Тагын Казанда Кабан күле бар, ул Волга елгасына коя. Волга ярында елга порты  тора, анда төрле пароходлар йөри. Алар халыкны, йөкне Россиянең терле шәһәрләренә илтәләр.

Тәрбияче: Табышмак әйтәм.

Бер туктаусыз йөри

                    Урыныннан кузгалмый (сәгать)

Тәрбияче: Сәгатьне кайсы шәһәрдә ясыйлар?

 Балалар: Чистай шәһәрендә.

Тәрбияче: Алия , Чистай шәһәрен картадан күрсәт әле. Бик дөрес .

 Хәзер без сезнең белән Чистай   шәhәре турында сөйләшербез.Бу шәhәрдә  “Восток”сәгатъ  заводы  бар.Ул сәгатьләр чыгара.

Дөн ьядагы күп илләр анардан файдаланалар.Чистай ---борынгы шәhәр. Анда  Кама елгасы ага.

Тәрбияче: Табышмак әйтәм.

Яңа гына иде итек “ч”,

Өстәгәч булды читек.

Тәрбияче: Әйе дөрес, читек. Безнең читекләрне кайсы шәһәрендә җитештерәләр?

Татарстандагы зур булмаган , Арча шәһәрендә милли читекләр тегәләр. Анда аяк киеме фабрикасы бар. Шушы фабрикада заманча аяк киемнәре милли читекләрне күннән матур орнаментлар белән тегәләр. Аларны башка шәһәр кибетләрендә дә очратырга мөмкин.

Уен “Читекче”

Итек читек әнә без

Матур итеп тегәбез

Кирәкмиме, алмыйсызмы,

Әллә киеп карыйсызмы?

Кая бир.!

Тәрбияче:

Кара затлы сыекча

Ага торба буенча

Алтыннарга тиңлиләр

                      Нәрсә булыр кем белә? (Нефть)

Тәрбияче: Нефть кайсы шәһәрдә чыгаралар?

Азалия картадан Әлмәт шәһәрен күрсәт әле.

Азалия: Татарстанның күп шәһәрләрендә нефть чыгаралар. Аны тагын кара алтын диеп тә йөртәләр. Шул шәһәрнең берсе Әлмәт. Әлмәт шәһәре яшьләр шәһәре.

 

Тәрбияче: Табышмак әйтәм тыңлагыз.

Бәләкәй генә ак тана

Борыным бар дип, мактана.(чәйнек)

Фарфор сывыт – сабаны кайсы шәһәрдә ясыйлар?

Балалар: Бөгелмә шәһәрендә.

Тәрбияче: Айгөл картадан Бөгелмә шәһәрен күрсәт әле.

Айгел: Фарфор савыт – сабаны Бөгелмә шәһәрендә җитештерәләр. Бөгелмә шулай ук зур булмаган яшьләр шәһәре. Төрле фарфор савытлар ясап безнең халыкны шатландыра.

 

Тәрбияче: Хәзер табышмак әйтәм.

Дүрт аякта дүрт итек

Кидергәннәр тутырып

Ансыз булмый бит йөреп

машинага утырып ( көпчәкләр)

Көпчәкләрне кайсы шәһәрдә чыгаралар?( Түбән Кама шәһәрендә).

Бик дөрес Түбән Кама шәһәрендә.

Түбән Кама – яшь матур шәһәр. Анда күп төрле милләт халкы яши: татарлар, урыслар, чувашлар һәм башкалар. Түбән Камада көпчәк заводы, химия комбинаты, нефть эшкәртү заводы бар.

Шәһәрнең урамнары киң, чиста, йорталы бик матур. Урамда автобуслар, трамвайлар йөри. Шәһәрдә балалар бакчасы, мәктәпләр бар.

Түбән Камада татар халык театыры, шәһәр музей, ял итәр өчен шәһәр паркы, җиңү мемориалы бар. Бөек Ватан сугышында һаләк булганнарга монумент бар. Җәй көнендә ял итәргә пляж “Аватория” бар.

 

Тәрбияче: Балалар хәзер без сезнең белән “Тылсымлы туп” уенын уйныйбыз. Тупны кулыгызга алгач, сезгә көч – күәт өстәлер. Тупны шәһәр исемнәрен әйтеп берегездән – берегезгә бирегез. Уен шулай дәвам итә.

          Татарстандагы шәһәр исемнәре:

1.    Казан; 2. Буа; 3. Зәй; 4. Бөгелмә; 5. Әлмәт; 6. Лениногорск; 7. Чистай; 8. Түбән Кама; 9. Алабуга; 10. Яр Чаллы; 11. Арча; 12. Мензелинск; 13. Норлат; 14. Яшел Үзән.

 

Тәрбияче: Табышмак әйтәм.

Арбасы бар, аты юк

Тәртә - мазар заты юк

Тоткасына кулың тисә

             Атны узып та китә    (машина)

 

Бик дөрес, Ока машинасын кайсы шәһәрдә җитештерелә?

Диляра: Ока машинасы ул бик кечкенә машина. Аны Алабуга шәһәрендә җыялар. Ул борынгы шәһәр. Бу шәһәрдә матур һәйкәлләр бар. Биредә рәссам И.И. Шишкин музей – йорты урнашкан.

 

Тәрбияче:  Табышмак әйтәм.

Котып якның бер куышы

Яши безнең бүлмәдә

                        Аннан килә кыш сулышы (суыткыч)

 

Яшел үзән шәһәре кечкенә шәһәрчек. Ул узенең саф һавасы, яшел табигате белән күркәм. Анда безгә иң кирәкле “Свияга”, “Береса“ дигән суыткычлар эшләп чыгаралар. Ул суыткыч һәрбер өйдә дә бар. Яшел Үзән шәһәре аркылы зур тимер юл үтә. Анда “Фанер заводы”, “ Мебель комбинаты”, ял парклары бар.

 

Балалар әйдәгез “телевизор карыйбыз” уенын уйныйбыз.

(Рәсемнәр күрсәтә)

1.    Кремль – кайсы урамда урнашкан. Кремль урамында

2.    Цирк – Ташаяк урамында

3.    Милли музей – Кремль урамында

4.    Курчак театры – Островский урамында

5.    Г.Камал таутры – Татарстан урамында

6.    М. Җәлил исемендәге Опера балет театры – Ирек мәйданы урамында урнашкан. Бер сүз белән бу урыннарны ничек атарга мөмкин? (Казанның истәлекле урамнары). Балалар сәяхәтебез ахырга якынлашты. Әйдәгез әле искә төшерик - Татарстанда нинди шәһәрләр бар? (балалар җаваплары)

Без кайсы илдә яшибез?( Балалар җавабы)

Тәрбияче: Балалар хәзер пиктограммага карап мәкальләрне әйтегез.

Балалар: Илсез кеше, телсез сандугач,

Туган илем- туган өем

Иленнән аерылган, канаты каерылган.

Тәрбияче: Көмеш суларың, зәңгәр урманың

Якын күңелгә, Татарстаным

Син – туган ягым

Син – минем таңым. Татарстан.

Тәрбияче:Дәресебез шушының белән тәмам .