• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: Ds155.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ АША БАЛАЛАРНЫҢ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ. ГАРИФУЛЛИНА Ф. Ф 18. 02.19

 


Максат: 
- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. 
- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү. 
- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. 

Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти, бәби. 


Методик алым: әңгәмә, мактау, уен алымы, шигырь сөйләү. 

Ярдәмлекләр: бармаклар, уенчык песи, карават. 

Кулланылган әдәбият: 
1. Бала бишеге – гомер ишеге. Башлангыч сыйныф укытучылары, балалар бакчаларында, милли төркемнәрдә тәрбиячеләр , ата-аналар өчен халык авыз иҗаты әсәрләре җыентыгы . 3 нче басма:Яр Чаллы, "Идел-йорт” нәшрияты, 2002.-144б. 
2. "Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы” /От рождения до школы/ под. ред. Н.Е. Веракса 
3. Закирова К.В. Әхлак нигезе – матур гадәт ( Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма /К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова.- Казан: Мәгариф, 2004.- 383б. 

4. Хрестоматия "Гөлбакча”. Казан, Татар китап нәшрияты, 1990. 

 

Шөгел барышы:

- Балалар, карагыз әле. Бүген безгә кунакка апалар килгән . Әйдәгез, бергәләп исәнләшик. 
- Исәнмесез. 
- Балалар, әйдәгез әле бергәләп түгәрәккә басабыз. 
Кулларны кулга куйык 
Изге уйларда булыйк. 
Кояш нурын юлдаш итеп 
Шатланышыйк, дуслашыйк. 
(Кочаклашалар) 
- Балалар, буген сезнең кәефләрегез ничек ( һәрбер баладан сорап чыгыла). 
- Балалар, карагыз әле. Буген безгә кунакка песи килгән. . Ул үзе белән нинди матур тартма алып килгән. Анда нәрсәләр төшерелгән? 
- Тартмага чәчәкләр . яфраклар төшерелгән. 
- Балалар, карагыз әле моның эчендә бармаклар бар икән. Монысы кем? 
- Монысы бабай.( һәрбер бармакның исеме әйтеп чыгыла). 
- Бу бармак- бабай, 
- Бу бармак- әби. 
- Бу бармак- әти, 
- Бу бармак - әни, 
- Бу бармак бәби, 
- Аның исеме-чәнти. 
- Балалар, әйдәгез әле бергәләп тагын бер кат сөйләп карыйк. 
-
Балалар, бу кем? 
- Бу бәби бармак. 
-
Кызлар монысы кем? 
- Бу әни бармак. 
- Бик дөрес, әйдәгез икенче кулның бармакларын тоттык, бергәләп сөйлибез. 
Бабай килгән- казан аскан, 
Әби килгән- су салган, 
Әти килгән –тоз салган, 
Әни килгән- болгаткан. 
ә монысы кечкенә булганга- 
кетер-кетер, казан төбен кимергән. 
- Бабай нәрсә эшләгән? Казан аскан. 
- Ә бәби бармак нәрсә эшләгән? 
- Казан төбе кимергән. 
- Бик дөрес. әйдәгез, хезер бергәләп бастык, бергәләшеп сөйлибез. 
Чәп-чәп чәбәкәй, 
Без бит әле бәләкәй. 
Без акыллы, без тәтәй 
Тимә безгә, кәҗәкәй. 
Булдырдыгыз балалар. 

- Булдырдыгыз, балалар. әйдәгез, бабай бармакларны тотабыз, бергәләшеп сөйлибез. 

Без-без –без идек, 

Без унике кыз идек. 

Базга төштек - бал ашадык, 

Келәткә кердек - май ашадык 

Каплавычны капладык. 

Кап- коп, тимер куп 

Ак тешемне күрсәтмим. 

- Булдырдыгыз.балалар. карагыз әле, песи- шукбай безнең уйнаганны карап утырып арган. Әйдәгез аны бергәләшеп йоклатабыз.( песине караватка салалар) 

Песи-песи нечкә бил 

Бала тибрәтергә кил. 

Ап-ак күмәч ашарсың. 

Тәмле сөтләр эчәрсең. 

Ашап туйгач йокларсың. 

Бәлли-бәү. 

- Балалар, песи йоклады. Тартмада песи сезгә күчтәнәчкә тәмле клиндерләр алып килгән. сез матур итеп дәрестә катнашканга сезгә өләшергә кушты.