МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)
Визитная карточка
Адрес: | 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а |
Телефон: | +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85 |
E-Mail: | madou290@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани |
У нас учатся: | 143 |
У нас учат: | 13 |
Сценарий “Көзге бәйрәм” икенче кечкенәләр №2 төркеме өчен. Мифтахова Л.Р. 2018 ел
Казан шәһәре Совет районының татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 290нчы балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениясы.
Сценарий “Көзге бәйрәм” икенче кечкенәләр №2 төркеме өчен. Мифтахова Л.Р. 2018 ел
Музыка җитәкчесе:
Мифтахова Ләйлә Рамилевна
Алып баручы: Гараева Алсинә Азатовна
Мингазова Миләүшә Хамитовна
Көз: Гарифуллина Фирүзә Фаязовна
Төлке: Задиханова Люция Шамилевна
Куян: Залялеева Римма Раисовна
Бәйрәм башы.
“Көз килә” җырына балалар бер-бер артлы керәләр төзелешеп кулларында яфраклар.
Алып баручы: Ни арада җәй үтте
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Балалар әйдәгез әле без сезнең белән шушы матур яфраклар белән биеп алабыз.
" Яфраклар бәйрәме” под музыку. (утырабыз)
Алып баручы: Балалар безгә кемдер килә бугай.
Көз керә.
Көз: Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
Исәнмесез балалар, Исәнмесез нәни дусларым?
Балалар тәрбияче белән бергә: Исәнмесез!
Алып баручы: Исәнме көз! Әйдә көз рәхим ит безнең бәйрәмгә.
Алып баручы: Көз килде. Үләннәр шиңде.
Сары яфраклар. Җиргә сибелде.
Көз: Балалар әйдәгез, шушы матур яфраклар белән биибезме.
“Листики дубовые” бию.
Көз: Бик матур биедегез.
Алып баручы: Көзге җилләр төрле якка яфракларны очырта. Яле кем тизрәк аларны кәрзингә тутыра.
Көз: Ай-яй күпме яфраклар монда. Нинди генә төсләре юк, ягез әле шушы яфракларны җыик әле минем кәрзинемә.
“Яфраклар җыю” уены. (Утырабыз)
Көз: Рәхмәт балалар.
Шигырьләр.
Көз: Бакчада нәрсәләр бар микән, шуны әйдә биегәч белербез.
“Бар матур бакча” җырлы бию.
Шигырьләр.
Көз: Чү, балалар, монда безгә кемдер ашыга.
Музыка астында куян керә.
Куян: Кыш көне ап-ак булам
Җитез итеп сикерәм,
Кишерләр дә кимерәм,
Мин инде куян булам.
Исәнмесез балалар.
Балалар: Исәнмесез.
Куян: Минем сезнең белән биисе килә.
“Ягодки-рябинки” биюе.
Кызлар урындыкларына барып утыралар.
Яшен тавышы килә.
Көз: Карагыз әле, яңгыр яварга җыена ахрысы.
Куян: Мин яшеннән куркам, өйгә кайтыйм инде. Саубулыгыз балалар.
Балалар: Саубулыгыз.
Куян чыгып китә.
Алып баручы: Әйдәгез уйнап алабыз. (аңлату)
Уен "Кояш һәм яңгыр” (3 тапкыр кабатлана уен)
“Кояшкай”дигән җыр башлангач балалар йөриләр
Яңгыр ява башлагач кулчатыр астына керәләр.
Уен бетте.
Алып баручы: Балалар тыңлагыз, безгә тагын кемдер килә.
Яфраклар шыштырдыйлар.
Әнә, әнә, күрегез,
Кемдер ашыгып килә.
Төлке: Мин төлке булам, сездә бәйрәм икәнен белдем дә кунакка килдем. Исәнмесез балалар?
Балалар: Исәнмесез!
Төлке: Мин сезгә балалар бию алып килдем.
Көз: Карагыз әле яңгырдан соң гөмбәләр дә үскән икән.
Гөмбәнең башлыкларын кидертәләр малайларга.
Алып баручы: Әйдәгез әле бездә гөмбәләр булып уйнап алыйк әле.
Көз: Карагыз әле яңгырдан соң гөмбәләр дә үскән икән.
Гөмбәнең башлыкларын кидертәләр.
Алып баручы: Әйдәгез әле бездә гөмбәләр булып уйнап алыйк әле.
“Гөмбәләр биюе”
Төлке: Балалар минем кәрзинемдә нәрсәдер шалтырый. Карыйбызмы нәрсә микән анда?
Шалтыравык чыгара.
Көз: Әйдәгез балалар шушы шалтыравык белән уйнап алабыз.
“Шалтыравык” җырлы-бию.
Төлке: Рәхмәт сезгә,балалар. Бик матур уйнадыгыз. Тик миңа китәргә кирәк.
Минем дусларым көтә. Саубулыгыз!
Алып баручы: Саубулыгыз!
Көз: Көзге урман каршы алды
Бик зур шатлык алып килде.
Аяк асты кызыл, сары
Яфракка күмелде.
Күмәк биюе. “Дождик»
Көз: Биедегез, җырладыгыз, уйнадыгыз. Мин сезгә буш кул белән килмәдем, күчтәнәчләрем дә бар сезгә дигән.
Көз күчтәнәчләр өләшә.
Көз: Балалар миңа ашыгырга кирәк. Мин китим инде. Саубулыгыз!
Балалар: Саубулыгыз!
Көз чыгып китә.
Алып баручы: Әйдәгез әле көз биргән күчтәнәчләрне авыз итәргә төркемгә рәхим итәбез.
Бәйрәм тәмам.
Балалар тезелешеп бер-бер артлы төркемгә баралар.