• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча ачык шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Адиятуллина Р.А

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча ачык шөгыль конспекты

Тема: “Уенчыклар илендә кунакта”

 

Максат:

1. Уенчыклар турында сөйләм телләрен баету: курчак, аю, әтәч, песи, машина, самолет,чыршы уенчыга, шар һ. б . Аларны башка сүзләр белән бәйләргә өйрәтү: зур, бәләкәй, күп….

2. Хайваннар һәм җәнлекләр итеп ясалган уенчыкларны белергә, аларга хас билгеләрне әйтә белүне ныгыту.

3. Бәйләнешле сөйләмне үстерү һәм матур әдәбияткә, халык уеннарына мәхәббәт үстерү.

4. Уенчыкларга сак караш тәрбияләү.

Җиһазлар: уенчыклар (аю, песи, машиналар, курчаклар, самолет, әтәч, чыршы уенчыклары).

 

Шөгыль барышы:

 

Тәрбияче: Хәерле кич! Балалар, карагыз әле безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез әле исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез! Хәерле кичләр!

Тәрбияче: Балалар, тәрәзәгә карагыз әле, безнең хәзер кайсы ел фасылы икән?

Балалар: Кыш.

Тәрбияче: Әйе, дөрес, безнең хәзер кыш ае. Ә урамда хәзер салкынмы әллә җылымы?

Балалар: Салкын.

Тәрбияче: Әйе, дөрес, балалар, көннәр салкын. Ә без сезнең белән урамда салкын булгач нинди киемнәр киябез икән?

Балалар: Шапка, куртка, чалбар, сапоги һ. б.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле безгә кемдер килә.

 

 “Карчәчәк керешемузыка

 

Тәрбияче: (Ишек шакыйлар)

Тәрбияче: Балалар, бу кем икән? (Карчәчәк керә). Әйдәгез Карчәчәк белән бергәләп матур итеп исәнләшик.

Балалар: Исәнме, Карчәчәк.

Тәрбияче: Карчәчәк, син кая юл тоттың? Кулыңда нинди матур тартма бар.

Карчәчәк: Мин сезне уенчыклар иленә чакырырга килдем. Анда бик матур уенчыклар күп, алар сезне көтә.

Тәрбияче: Рәхмәт, безне чакыруыңа. Балалар, барабызмы? Ә нәрсә белән барабыз?

КарчәчәкПаровозга утырып барыйк, кузгалабыз.

 

 “Паровоз” Р. Ахиярова муз.

 

Тәрбияче: Менә килеп тә җиттек. Күрегез әле, күпме матур уенчыклар. Балалар, уенчыклар күпме?

Балалар: Күп.

Тәрбияче: Әйдәгез әле кибеткә кереп чыгыйк.

Уен “Кибет” 

Сатучы: Исәнмесез! Нәрсә кирәк?

Сатып алучы: Исәнмесез! Аю кирәк.

Сатучы: Нинди аю?

Сатып алучы: Матур аю.

Сатучы: Мә, матур аю.

Сатып алучы: Рәхмәт. Сау булыгыз!

Сатучы: Сау булыгыз!

Аюның безнең белән уйныйсы килә. Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз.

 

Уен

Балалар: Аю килә лап-лап,

Үләннәрне таптап (әкрен генә килә).

Аю, алай итмә син,

Безнең белән уйна син (аюга бармак яныйлар).

Урыныңда тик торма,

Тыпыр-тыпыр тыпырда (урында тыпырдыйлар).

Аю бик арган икән,

Тәмләп йокыга киткән (аю йоклый).

Аю, әйдә, тор инде,

Тагын бер уйнык инде (аю уяна, куып китә).

 

Тәрбияче: Балалар, монда әтәч тә бар икән. Әйе. Әтәч ничек кычкыра? (Ки-кри-күк). Ул нинди төстә? (Төсләрен атыйбыз). Аның нәрсәләре бар? (Башы, томшыгы, күзе, кикриге, койрыгы, канаты, тәпиләре ).

Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә икән?

Балалар: Песи ( Балалар белән карыйбыз)

Тәрбияче: Песи нинди? (Матур, йомшак…. ) Ул зурмы, әллә кечкенәме? (Кечкенә)

Ул нәрсә ярата? (Сөт). Ул ничек кычкыра? (Мияу-мияу).

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез песекәй белән дә уйнап алабыз.

 

Уен

Песи, песи, песекәй

Песи әле бәләкәй,

Үзе мырлый да мырлый,

Әллә ул шулай җырлый.

Песекәй, песекәй, прәссссс (Йомшак кына тәпиләренә сугабыз)

Тәрбияче: Уенчыклар илендә машиналар да күп икән. Кечкенә машина безнең кайсысы һәм нинди?(Балалар күрсәтә). Ул нинди төстә?

Балалар: Сары.

Тәрбияче: Ә зур машина кайсысы һәм нинди? (Бер бала күрсәтә).

Тәрбияче: Дөрес, камаз. Балалар, камазның нәрсәләре бар? (Кузов яки арба, кабина, тәгәрмәчләре). Ә камазны кем йөртә?(Шофер).

Тәрбияче: Ә бу уенчык ничек атала? (Самолет күрсәтәм)

Балалар: Самолет.

Тәрбияче: Самолет кайда оча?

Балалар: Өстә, һавада.

Тәрбияче: Әйдәгез әле без дә самолет кебек очып күрсәтәбез.

 

Уен

Самолет оча, самолет улый,

У-у-у-у, у-у-у-у

Без очып киттек.

Командир пилот самолет йөртә,

У-у-у-у, у-у-у-у

Без очып төштек.

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, монда курчаклар да күп икән. Балалар, мин сезгә курчакның нәрсәләре бар икәнен әйтәм, ә сез күрсәтегез. (Балалар курчакта күрсәтәләр, кабатлыйлар )

Ә хәзер әйдәгез балалар “Чыршыны бизибез” уенын уйныйбыз.(зур чыршы макеты белән).

Җыр”Чыршыкай”

Карчәчәк: Миңа китәргә вакыт,  сезнең белән уйнарга миңа бик ошады! Яңа ел бәйрәменә мине көтеп калыгыз, озакламый килеп җитәрмен. Саубулыгыз балалар! Саубулыгыз әти-әниләр! Киләсе очрашуларга кадәр!

(Тезелешеп паровоз ясап чыгып китәбез).