• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Конспект занятия на тему: "Авылда әбидә кунакта" Залялова Р.А.

Икенче кечкенәләр төркемендә ачык дәрес конспекты.

Тема:“Авылда әбидә кунакта”. (Бала һәм әйләнә-тирә дөнья.)

Максат:

1.Игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне, сөйләм телен, ишетеп тану саләтен үстерү.2. Мөстәкыйль фикерләү саләте тәрбияләү, йорт хайваннарына карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.3.Балаларны йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам итү, тышкы кыяфәтләре үзенчәлекләре һәм файдалары турында белем бирү, сөйләм телен, аваз сәнгатьлелеген, аваз охшашлык чараларын булдыру.

Материал: йомшак уенчыклар: мәче, сыер, сарык, агач макеты, балаларга тәм-том, уенчык телефон, кыршаулар.Рәсемнәр: мәче, сыер,сарык.

Әзерлек эше: балалар белән хайваннар турында шигырьләр уку, табышмаклар өйрәнү, хайваннар турында диафильм карау (нәрсә белән тукланалар, кайда яшиләр) , хайван тавышларын магнитофон язмасыннан тыңлау, дидактик уен: “Кем ничек кычкыра?”.

Кулланылган әдәбият:

1. Бондаренко Т. М. – беренче кечкенәләр төркемендә “Комплекслы шөгыльләр”.

2. Журнал “Балалар бакчасында бала” 2010 ел, №6.

3. “Гөлбакча” балалар бакчасы өчен хрестоматия.

 Шөгыль барышы.

Сюрприз момент. Телефон шалтырый, телефонны алу.

-Исәнме, әби! Әбекәй, берәр хәл булдымы әллә?

-Ярый, ярый, борчылма бер дә. Без хәзер килербез. (Балаларга карап)

-Балалар, әбекәй шалтыраты. Аңа нидер булган, ахрысы, ул хәзер үк авылга килүебезне үтенде. Әйдәгез, балалар, тизрәк барыйк. Җәяү барсак озак барырбыз, шуңа күрә әйдәгез поездга барыйк.

-Барабызмы, балалар? (Балалар тәрбияче артыннан паровоз булып төзелеп басалар) .

-Киттек.

 Чу-чу-чу,

Безнең поезд алга, авылга таба чаба.

Ә поезд эчендәге балалар әбигә ярдәмгә бара.

Чу-чу-чу.

(Өй макеты янына килеп җитәләр).

 Әйдәгез әле, мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, сез җавапларын әйтегез миңа. 

 

Табышмаклар:

Нинди аучы коралсыз,

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе? (Песи.)

 

Кешенең  якын дусты,

Йортның сакчысы. (Эт.)

 

Табышмак әйтим мин сезгә,

Йон бирә нәрсә безгә. (Сарык.)

 

Аллы-гөлле чәчәкләрне

Кетер-кетер ашый ул.

Шуннан ап-ак сөт ясап,

Көн дә безгә ташый ул. (Сыер.)

  

Сабан туенда узыша,

Кешеләргә булыша.

Утырдым исә биленә,

Илтә кирәк җиремә. (Ат.)

                         

-Менә, балалар, ниһаять, без авылга да килеп җиттек. Песи безгә каршы чыккан, әйдәгез әле песине күзәтик, песинең башы, күзе, колагы, гәүдәсе, койрыгы бар. . .

-Әйе, бик дөрес, балалар. Карагыз әле, мәченең тырнаклары аяклары астында. Тычкан тоткан вакытта ул тырнакларын менә шулай чыгара (күрсәтәм). Әйдәгез, балалар, хәзер сез дә мәче тырнакларын ничек чыгаруын күрсәтегез әле! (Балалар хәрәкәт ясап, тәрбияче белән берлектә түбәндәге шигырь юлларын сөйлиләр) .

-Мәче бара,

Тырнакларын чыгара;

-Мяу-мяу-мяу,

Мин тычкан тотам,

-Мяу-мяу-мяу,

-Балалар, әби кая соң? Әйдәгез бергәләп аны чакырыйк әле! (Бергәләп аны чакыралар)

-Әбекәй, син кайда?

-Ой, курыктым, кайгырдым мин. Исәнмесез, балалар!

-Исәнме, әби! Сиңа нәрсә булды соң?

-Мин бүген һава суларга диеп сыерымны һәм сарыгымны урамга чыгарган идем. Ә алар әле кайтмадылар, адашканнардыр инде, бичаракайларым!                                                                                                         Минем бер мәчем генә калды инде (елый), мич башында көннәр буе йоклый. Балалар, сез миңа сыерым белән сарыгымны табарга булышырсызмы икән?

-Әбигә булышырбызмы, балалар?

-Әйе!

(Тәрбияче белән берлектә хайваннарны эзләргә китәләр)

-Әйдәгез, балалар, әбигә сыерын табарга булышыйк.

-Ниндидер тавыш. (Балалар)

-Менә бит сыер кая булган?

Сыерның нәрсәләре бар?

-Башы, мөгезләре, гәүдәсе, койрыгы.

-Балалар, сыерның мөгезе нинди?

Яле, Камилә күрсәт әле.

-Әйдәгез, балалар, хәзер графический планшетта уйнап алыйк.

 Дидактик уен:"Кем нәрсә ашый?"

Балалар:

-Балалар, сыерны без таптык, ә хәзер әйдәгез сарыкны эзләргә киттек.

(Сарык кычкырган тавыш ишетелә)

-Балалар, ниндидер тавыш килә. Нәрсә тавышы булыр бу?

-Сарык (балалар әйтә)

-Балалар, сарыкның да сыер, мәче кебек нәрсәләре бар?

-Башы, гәүдәсе, койрыгы.

-Сарык ничек тавыш бирә?

-Бә-бә-бә. 

-Афәрин, балалар!Сыерны да, сарыкны да таптык. Сыер, сарык, мәче – йорт хайваннары, алар кешеләр янында яшиләр һәм һәрвакыт кешеләргә файда китерәләр. Сыер-сөт, сарык-йон, ит бирә, ә мәче исә тычкан тотып кешеләргә файда китерә.

Уен"Кем ничек кычкыра?"(коврикка утырабыз һәм уенчыклар белән уйнау).

Хәрәкәтле уен: "Кыршауларга йогереп кер".(Музыка астында)

Кварц.песок белән рәсем ясау.Балалар безнең сыер да, сарык та печән ашый.(клей савытларда, кисточкалар, кварц.песок, ватманда ясалган үлән.)

-Балалар, булдырдыгыз.

-Ә хәзер, балалар, әйдәгез, киредән поездга утырып бакчабызга кайтыйк.

-Балалар, сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы, бүген нәрсәләр белән очраштык?

-Мәче, сыер, сарык.

-Алар безгә нинди файда китерәләр?

-Сыер-сөт бирә, сарык-йон бирә, ә мәче тычкан тота.

Балалар сез миңа бик ошадыгыз.