• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

КАРГА БОТКАСЫ БӘЙРӘМЕ (Сагдеева Ф.И.)

КАРГА БОТКАСЫ БӘЙРӘМЕ

 

Бурычлар:

Өйрәтү: Балаларны татар халкының мәҗүси бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү.

Үстерү: Карга боткасы мәҗүси йола-бәйрәме ,ырымнары, уеннары,такмазалары аша сөйләм үстерү.

Тәрбияви: Халкыбызның борынгы йола-бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау: Кошлар рәсемнәре,ботка пешерү өчен казан,балалар санынча кашык-савытлар,уен өчен-яулык,магнитофон.

Балалар белән әзерлек эшләре: Алдан шигырьләр өйрәнү.

Тәрбияченең әэерлек эше: Кичәне үткәрү өчен урын әзерләү,уеннар өчен атрибутлар әзерләү.

 

Кичә барышы:

 

1-бала:

Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре,
Кошлар кайта, сагындыра
Туып-үскән җирләре.

2-бала:

Көннәрен юлда үткәреп,
Куанышып очалар.
Канатларында күтәреп,
Яз китерә ич алар.

А.Б.:

Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр ,ди.Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар.Шуның өчен карлар эреп,сулар ага башлагач,каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.Аны “карга боткасы” дип атаганнар.Аланда уйнаганнар,җырлаганнар,күңел ачканнар.Ахырдан ботка ашый торган булганнар.

(Кар-кар дип,ике карга очып керәләр)

1-карга: Кар-кар!

2-карга: Туем җитте,бар,бар!

1-карга: Матур язлар алып килдек!

2-карга: Күңелле җәйләр китердек!

1-бала:              

“Исәнмесез,кошкайлар”           Ш.Маннур.

Исәнмесез,кошкайлар,
Безнең якын дускайлар!
Чәүкәләр,акчарлаклар,
Сыерчыклар,тургайлар.

Кыштан туеп беттек без,
Сезне сагынып көттек без.
Сезне көткән арада
Күп нәрсәләр белдек без.

Инде яз килде көлеп,
Сулар ага йөгереп,
Без оялар ясадык
Сез килер көнне белеп.

2-бала:            

“Килегез,кил,кошкайлар”

Чыпчык,чыпчык,чык-чырык,
Җим сиптем,кил тиз очып.

           Песнәк,песнәк,кил тизрәк,
           Җим сибәм сиңа әзрәк.

Чәүкә,чәүкә,кил чәүкә,
Җим бирәм бер тәлинкә.

            Күгәрченем,гөр-гөр-гөр,
            Җим сиптем,менә күр,күр.

Карга,карга,син кара,
Кабып кал азык барда.

              Саескан,ала канат,
              Җим сибәм кабат-кабат.

Килегез,кил,кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызда куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз

А.Б.:

Булдырдыгыз,балалар,бик матур сөйләдегез.

Канатлы дусларыгызны рәнҗетмәгез,явыз ниятле малайларга да юл куймагыз.

           (Балалар башкаруында кошлар биюе башкарыла.)

А.Б.:

Ә сез,олылар,кошларны таныйсызмы?Безнең балалар

 табышмак әйтерләр,ә сездән җавабын көтәбез.

1.Канатларын җәя-җәя                      2.Килсә әгәр гомереңнең
Ук шикелле оча ул.                             Озынлыгын беләсең,
Очып барган җирдән генә                 “Минем гомерем ничә ел?”-дип
Бөҗәкләрне тота ул.                            Сорау гына бирәсең.
Үреп ясый оясын,                                Саный да әйтеп бирә,
Кәрзиндер дип торасың.                   Нинди кош ул,кем белә?

                   (карлыгач)                                                  (күке)

3.Яздан башлап,җәйгә кадәр
Иген үскән кырларда,
Берөзлексез җырлап тора
Җырлар җыры булганга.
Осталыкта ише юк,
Аны сөймәс кеше юк.        

                         (тургай)

А.Б.:    

Әйдәгез,балалар,каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясыйк,аларга ботка пешерик.Элек өйдән-өйгә йөреп,карга боткасына сый җыйныйк.

            (Балалар,чиләкләр тотып,җырлап сый-ризык җыярга китәләр)

              Татар халык җыры “Җырлыйк әле”

Җырлыйк әле,җырлыйк әле,
Җырлыйк әле алтыны.
Җырласаң да килешәдер,
Бүген бит бәйрәм көне.

               (Бер тәрәзә төбендә туктыйлар.)

1-бала:                       

Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бирче күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр 100 күкәй.
Бергәләп:       Май кирәк,ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.

2-бала:                       

Тагын булса-он чыгар,
Пешерербез без чумар.
Шикәр кирәк,тоз кирәк,
Чыгар,түтәй, тизрәк!
Бергәләп:       Синең кебек уңган түтәй
Бу дөньда бик сирәк.
Түтәй:             Бирәм,балалар, мәгез,
Күпме кирәк, алыгыз. (сый бирә)
Балалар бергәләп:  Рәхмәт сиңа,түтәй,
         Кулың-аягың сызлаусыз булсын!
         Йөз яшә!

Түтәй: Амин,шулай булсын!

          (балалар җырлап башка өйгә китәләр)

Җыр бергәләп:

        Тәрәзәмдә гөлләр үскән,
        Гөл яфрагын кем кискән?
        Уйнамыйча, җырламыйча
        Бу дөньяда кем үскән?

3-бала:

      Әби, бабай, өйдәмесез?
      Бер йомырка бирәмсез?
      Бер йомырка бирсәң-
      Тавыгың салып утырсын,
       Иләк-чиләк тутырсын,
       Йомыркагыз күп булсын.
      Кыт-кытыйк, кыт-кытыйк!

Әби:Мәгез, балалар, мәгез,
Бәйрәмегез котлы булсын!
Бергәләп:Рәхмәт,әби!

4-бала: Сый җитәрлек булды.Карга боткасын пешерергә кай җиргә    барыйк икән?

Бабай:Әйдәгез, балалар, яланга.Без дә яшь чакларны искә төшереп, бер җилләнеп кайтырбыз.

          (елга буена китәләр)

Әби:Яланга төшкәч вакытны бушка уздырмыйк әле.Безнең яшь чакта уйнаган “Яшерәм яулык” уенын уйнап алыйк.

“Яшерәм яулык” уены.

Яшерәм яулык, яшерәм яулык,
Яшел каен астына.
Сиздермичә салып китәм
Бер иптәшем артына.
Әби:  Әнә тегендәге чишмәдән кызлар су алып кайтсыннар.Бигрәк тәмле инде шул чишмәнең суы!Кызларыбыз көянтә-чиләкләрен дә алып килгәннәр.

“Чишмә юлында” биюе.

Әби белән бабай: Балалар, ярма да бар, май да, тоз да бар, су да булды.Без ботканы пешерергә куйыйк та, ботка пешкәнче биеп алыйк.

Бабай:

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып
Бергә басаек әле,
Уйнап-көлеп,җырлап-биеп,
Күңел ачаек әле.

(балалар “Питрәч каласы”көенә җырлыйлар,бер кыз биеп китә.Кыз түтәйне чакыра,түтәй-бабайны, бабай-әбине)

Бабай: Ух,ух, ботка көймәсен,карчык, бигрәкләр җилкенеп киттең инде.

Әби: (биюеннән туктый)

    Борчылма әле, сиңа әйтәм, көймәс, утын басып кына куйган идем.Карт, исеңдәме, яшь чакта нинди уеннар уйный идек әле?

Бабай: “Без, без, без идек уенын беләсезме, балалар?

                          (берничә төркемгә бүленеп “Без, без, без идек” уены уйнала)

Без, без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек-май ашадык,
Келәткә кердек-бал каптык.
Бер тактага тезелдек,
Таң атканчы юк булдык.
Авызыңны ач та йом!

Каргалар: Ботка пеште, ботка пеште!

        (идәнгә эскәтер җәелә,балалар ,җырлашып, идәнгә утыралар)

        Ал да итәек әле,
        Гөл дә итәек әле,
        Күңелле итеп, бергәләшеп
        Ботка ашаек әле.

                         Тәмле микән боткасы,
                          Авыз итәек әле.
                          Матур язны каршылап,
                          Бәйрәм итәек әле.  (әби ботканы эскәтер өстенә китереп куя)

Әби: -  Менә бусы-Җир анага!

Җир атасы-җирән сакал,
Җир анасы-асыл бикә!
Түбәсенә-туклыгың бир,
Тамырына-ныклыгың бир,
Ил өстенә муллыгың бир,
Ил эчендә безгә дә бир!
   -Менә бусы- суга,
Су иясе ташламасын!
   -Менә бусы-күккә,
Яңгыр бирсен!
Кояшлы җылы көннәр бирсен!
Илгә-туклык,гаиләгә-иминлек килсен!
    -Бусы- каргаларга!
 Канат очларында язны алып килгән өчен!

Каргалар:       Карр, карр,әйбәт дуслар барр, барр!

Әби:      Ә калганы-сезгә, балалар. Сыйланыгыз.Муллык килсен!Бәхет килсен!

А.Б.       Әби, бабай, сез олы кешеләр, сез башлап кабыгыз ботканы.

 (Әби, бабай “бисмилла” әйтеп, ашый башлыйлар.Балалар да ботка ашыйлар.Ботка ашап бетергәч, савытларын әйләндереп каплап,кашык белән кага башлыйлар

1-бала:  Богыр-богыр ботка пешә,

   Уртасына ак май төшә!

Бергәләп:Яу, яу, яңгыр яу!

   Яу, яу, яңгыр яу!

2-бала:Яу, яу, яңгырым,

   Симез сарык суярмын!

   Түшен үзем  алырмын,

   Эчен сиңа куярмын!

Бергәләп: Яу, яу, яңгыр яу!

   Яу, яу, яңгыр яу!

3- бала:Яу, яу, яңгырым,

   Балык башы бирермен.

   Балык башы ашамасаң-

   Тәкә башы бирермен.

Бергәләп:Яу, яу, яңгыр яу!

   Яу, яу, яңгыр яу!

                         Җыр “Яңгыр”

    Яңгыр,яңгыр,яңгыр яу,

    Көмеш кадак,ука бау.

    Яу син, яу, килеп кенә,

    Тыпырдап биеп кенә.

     Чамасын белеп кенә.

     Җиргә ямь биреп кенә.

                                    Яңгыр,яңгыр, яңгыр яу,

                                    Көмеш кадак, ука бау.

                                    Яу син, яу көмеш булып,

 

                                    Өлгергән җимеш булып.

                                    Зәңгәр чәчәкләр булып,

                                    Ал, кызыл мәкләр булып.

     Яңгыр,яңгыр,яңгыр яу,

     Көмеш кадак ,ука бау.

     Җиребез дымга туйсын,

     Игеннәр гөрләп уңсын.

     Муллык, гүзәллек иле-

     Туган ил балкып торсын.

4-бала: Малайлар, кызлар!Кемдә ботка бар? Кошларга калдырыйк.Яңгырны вакытында яудырсыннар!Илгә иминлек, безгә туклык, саулык теләсеннәр!

         (тарелкаларны елга буена куялар)

Бергәләп:       Карга боткасы ашаган-

   Матур язга охшаган!

5-бала:            Кара карга ашамаса-

   Ала карга ашасын.

   Ала карга ашамаса-

   Кара карга ашасын!

6-бала:            Карга килми-кар китми,

   Карга килми-яз җитми.

   Кабул итеп җыенны,

   Кабул итеп сыемны,

   Безгә яңгыр яудырсын,

   Битен юсын тау-кырның.

А.Б.     Илгә ачлык килмәсен,

  Игеннәрне үстерсен,

  Безгә туклык китерсен!

 

Бергә: Яңгыр яу, яу,яу,

 

   Без булыйк сау, сау,

   Яу килмәсен иң элек,

   Илдә булсын иминлек.

   Җирдә җиңсен игелек-

   Яңгыркаем яу, яу!

              “Кояшлы ил” җыры башкарыла.

                           Ә.Рәшитов сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе

Кояшлы ил безнең ил,                 Һавасы да,җире дә,

Күге аның гел аяз,                       Салават күпере дә,

Кыш китерсә Кыш бабай,           Яңгыры да,кары да-

Чәчәк алып килә яз.                     Безгә якын бары да.

                   Сандугачлы урманы,

                   Ашлык тулы кырлары,

                   Бөтен җиргә яңгырый

                   Безнең бәхет җырлары.