• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: Ds155.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Конспект: “Казанга сәяхәт” Салахиева Р.М.

 

Максат:

Башлангыч белем бирү методикасы: «Рус теле балаларны татар теленә өйрәтү»

Информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.

 

Бурычлар:

Татар теленә ихтирам hәм кызыксыну тәрбияләү.

Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп аңлап сөйләү күнекмәләрен ныгыту, активлаштыру.

Милли киемнәр турында мәглүмәт бирү.

Актив сүз: камзул, читек, өчпочмак.

Сөйләм үрнәге: кая барасың? Нишлисең?

Җиһазлар: экран, компьтер, кафе өчен өчпочмак, бәлеш, бавырсак, музей өчен күлмәк, камзул, читек.

Таратма материал: барлык балаларга җитәрлек билетләр. Сюжетлы рәсемнәр.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, бүген кая барабыз? Татарстанның иң зур шәһәрен әйтегез.

Балалар: Казан.

Тәрбияче: Әйе, балалар, Казан. Сәяхәткә барабызмы? Башта нәрсә эшләргә кирәк? (Билет алырга) Әйе, балалар, билет алырга. Әйдәгез, кем кассир була? Санамыш ярдәмендә кассир билгелибез.

 

Бер алма, ике алма,

Өч алма, дүрт алма,

Биш алма, алты алма,

Җиде алма, сигез алма,

Тугыз алма – кызыл алма. (Балалар билет ала)

 

Кассир: Кая барасың?

Бала: Казанга барам.

Кассир: Нәрсә кирәк?

Бала: Билет кирәк.

(Билетләр дә саннар, урындыкта да саннар. Балалар үз урыннарын табып утыралар)

 

Мин барам, барам, барам,

Казанга барам, барам.

Әйе шул, әйе шул,

Казанга барам.

 

Тәрбиче: Карагыз әле, балалар, без сезнең белән зоопарк яныннан үтеп барабыз.

 

Экранда слайдлар (куян, аю, төлке , керпе, бүре)

Куян нинди? (Кечкенә, ак, йомшак)

Аю нинди? (Зур, матур)

Төлке нинди? (Матур)

Керпе нинди ? (Кечкенә).

Бүре нинди ? (Зур, кара, матур)

 

Балаларга сюжетлы рәсемнәр таратыла.

Куян нишли? (Сикерә)

Аю нишли? (Йоклый).

Төлке нишли? (Утыра).

 

Уен “Кил әле, биеп-биеп кит әле”

 

Тәрбияче: Әйдәгез музейга кереп чыгабыз. Татар халык киемнәрен карыйбыз. Калфак, түбәтәй, камзул, читек.

Тәрбияче: Ашыйсыгыз киләме? Кая барабыз.

Балалар: Кафега.

Тәрбияче: Егор, кая барасың?

Егор: Мин кафега барам.

Менюны экранда карыйбыз, нәрсәләр бар?

Чәй, ипи, ботка, аш, сөт, бәрәңге, өчпочмак, бавырсак.

 

Кафеда диалог “Нәрсә кирәк?”

Балаларга үлән чәе эчерү.

Тәрбияче: Балалар кайтабызмы? Охшадымы сәяхәт? (Балалардан җавап)

Кая барасың, Артур?

Артур: Лениногрскийга кайтам.

Тәрбияче: Әйдәгез кайтырга билет алыйк инде.

 

Урындыкларга-автобуска утырабыз, җырлап кайтабыз.