• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

“Этно-мәдәни компоненты аша диалогик сөйләм телен үстерү” Салахиева Р.М.

Балалар бакчасыннан башлап без балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, милли мәдәнияте, декоратив- гамәли сәнгате белән таныштырыбыз.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар шактый зур күләмле белемгә ия, аларда бүгенге көн генә түгел, үткәннәр һәм киләчәк тә кызыксыну уята. Алар олылар дөньясында булган хәлләр белән кызыксыналар. Балаларда туган якларына һәм аның тарихи үткәненә омтылу туа.

Балалар белән истәлекле урыннар: Кол Шәриф, Кремьл, М. Җәлил, Г. Тукай һәйкәлләре, шулай ук Болгар, Биләр турында әңгәмәләр еш уздырыла, слайдлар карала. Соңыннан балалар әти-әниләре белән истәлекле урыннарда төшкән фото сурәтләрен алып килделәр һәм төркемдә фото выстовка ясадык.

Мин үз төркем балаларым белән бу өлкә буенча зур күләмдәге эшләр алып барам. Иң беренче булып әлбәттә бала үзенең гаиләсенең килеп чыгышын, буын кешеләрен белергә тиеш диеп саныйм. Әлбәттә  бу вактта ата-аналар белән уртак тел табу мөһим. Балалар әти-әниләре яисә әби- бабайлары ярдәме белән нәсел агача ясап, үзләренең гаиләсе турында төркемдә үз тарихлары турында сөйлиләр. Бу әңгәмәдән соң әлбәттә бала үзенә кызыклы булган мәгълүматны  исендә калдыра.

Туган халкыбызның гасылардан- гасырларга күчеп хәзергәчә яратып укыла торган әкиятләре белән һәрбер бала таныш. Мисал өчен яратып укыла торган һәм сәхнәләштерә торган әкиятләребез: “Өч кыз”, “Алтын бөртекләр”, “Ялкау малай”, “Бүләк кемгә” һ.б. Әкият ярдәмендә бала яхшыны –начардан, акны- карадан аерган кебек, уңай геройлардан үзе өчен мөһим әйберләрне үзләштерә. Мисал өчен: ул гаилә кешеләрен алдаларга ярамаганлыгы турында, өлкән буын кешеләренә карата ихтирамлы, ярдәмчел булырга омтыла. Бала яраткан әкиятләрен истә калдыра, эчтәлеген сөйли, сөйләм телен үстерә.

Татар халкының милли бәйрәмнәрендә яратып уйнала торган җырлы- биюле уеннарны  балаларыбыз белән төркемдә, бәйрәмнәрдә бик яратып башкарабыз: “Кулъяулык”, “Кыңгырау”, “Чәңгәр чәчәк”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” һ.б. Һәм шуны да искәртү мөһим бу уеннар кайда уйналуы турында: “Сабантуй”, “Нәүрүз”, “Сөмбелә”, “Карга боткасы”, “Каз өмәсе”, “Аулак өй”, “Нардуган”бәйрәмнәрендә уйналуын балаларыбыз беләләр. Бу бәйрәмнәр безенең әби- бабаларыбызның гасырлардан гасырларга  күчеп килгән йолаларының берсе булганлыгы турында әңгәмәләр бик еш оештырыла. 6-7 яшьтәге балалар бәйрәмнәр кайсы фасылның нинди аенда булганлыгын әлбәттә әйтеп бирә алалар.

 Иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып Сабантуй бәйрәме. Бәйрәмдә балалар  уеннарда катнашалар: “Чүлмәк ватыш”, “Капчык киеп йөгерү”, “Йомырка кабып чабу” кебекләр. Бәйрәмдә алган эмоцияләре белән алар төркемдә уртаклашалар. Бәйрәмдә еш уйнала торган уеннар  турында проектордан слайдлар карыйбыз, шул рәвешле сүзлек байлыгы кабатлана, сөйләм теле шомара.

Төркемдә балалар белән татар халкының милли ризыклары белән таныштыруны дәвам итәбез.

Сүзлекне сюжетлы уеннар аша ныгытабыз: “Кунакны сыйлыйбыз” уены (мә Регина өчпочмак аша, өчпочмак майлы, тәмле, бәрәңгеле, итле;  Мә Сәит чәк-чәк аша, чәк-чәк тәмле,баллы, татлы һ.б.)

Төркемдә бу темага карата фото конкурслар оештырыла: “Мин әнигә булышам”.

Элек-электән бәйрәмнәрдә килгән кием- салымнарны өйрәнү дә балалар өчен бик кызыклы шөгыль булып тора. Өстәл-өсте уеннары аша кием салым һәм татар орнаментлары белән танышу эше алып барыла.”Түбәтәй”, “Алъяпкыч”, “Читек”, “Кулъяулык” бизәү белән бәйләп киемнәрнең исемнәре, орнаментларның әйтелеше өйрәнелә: лалә, кыңгырау чәчәге, өч яфрак, ике яфрак, зур кыңгырау,кечкенә лалә чәчәге һ.б. Бу уеннар аша баланың сөйләм теле арта.

Шулай үк балалар белән төркемдә бишек җырлары да өйрәнәбез. Кызлар күбесенчә “Гаилә” сюжетлы уеннары ,уйнаганда курчак йоклатканда бишек җырлары җырлыйлар, әлбәттә бу тәрбияче ярдәме белән башкарыла.

Саф һавада да бу гореф- гадәтләрне онытмыйбыз, еш яратып уйнала торган хәрәкәтле уеннарны уйныйбыз: “Чабышлы”, “Җиләк җыям,как коям”, “Миңлебай”.

Чыгышымны йомгаклап шуны әйтергә кирәк, бу йолаларны безнең әби- бабаларыбыз, әни һәм әтиләребез онытмыча безгә күпмедер өлешен тапшырган булсада, хәзерге вакытта яңа буын гаиләләре бу йолаларны онытып баралар, шуңа күрә безнең, тәрбиячеләрнең төп бурычы булып бу гадәтләрне, йолаларны сабыйларыбызга кечкенәдән иңдерсәк, киләчәгебезгә өмет бар икәнлегенә ышаныч кала.