• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

ББЭ: “Яңа ел чыршысын бизәү”. Залялеева Р.Р

ББЭ: кисеп ябыштыру

Төркем: зурлар

Тема: “Яңа ел чыршысын бизәү”.

Максат һәм бурычлар:

1)    Балаларга квадраттан түгәрәк кисәргә өйрәтүне дәвам итү, чиста-пөтә эшләргә өндәү.

2)    Киселгән детальләрне дөрес урнаштыруны, игътибарлылыкны үстерү. Балаларда бәйрәм хисе тудыру.

3)    Туган як табигатенә соклану, ярату хисләре тәрбияләү. Агачларны кисмәскә, табигатьне сакларга өндәү.

Методик алымнар:

1)    Оештыру моменты.

2)    Рефлексия.

3)    Фикер алышу.

4)    Интерактив тактада эш.

5)    Таышмак чишү.

6)    Бизәлгән яңа ел чыршысын карау.

7)    Шигырьләр сөйләү.

8)    Планшет кулланып уен үткәрү.

9)    Уен ситуациясе.

10) Үрнәк эшләрнекарау.

11) Өстәлдәге детальләрне карау.

12) Ясап күрсәтү.

13) Бармак уенын уйнау.

14) Кайчы белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерү.

15) Түгәрәктән квадралар кисү.

16) Ял минуты.

17) Бердәм эшчәнлек.

18) Шәхси ярдәм күрсәтү.

19) Интерактив тактадан плакат карау.

20) Фикер алышу.

21) Рефлексия.

22) Күргәзмә оештыру.

23) Эшләрне анализлау.

 

Үткәрде: Залялеева Римма Рәис кызы

        

 

Оештыру моменты. Балалар төркемгә узабыз, түгәрәккә басабыз. Эшчәнлегебезне башлап җибәрәбез.

Рефексия. Кулга-кул тотынышабыз. Күзләрне йомабыз. Киң итеп сулыш алабыз. Күзләрне ачабыз, бер-беребезгә елмаябыз. Херле көн телибез. (Хәерле көн!)

Фикер алышу. Балалар, тәрәзәгә күз салыгыз эле. Хәзер тышта нинди ел фасылы? (Кыш)

-         Кышның нинди ае? (Декабрь)

-         Тиздән нинди бәйрәм якынлаша? (Яңа ел)

-         Яңа елның төп кунаклары кемнәр? (Кыш бабай һәм кар кызы)

Интерактив тактада эш. Интерактив тактадан Кыш бабай һәм кар кызы

сурәтләрен карау.

-         Яңа ел бәйрәменең символын атау өчен сезгә табышмак чишәргә кирәк.

Табышмак чишү.

Җәй дә, кыш та бер төстә,

                                   Энәләре күп күлмәгендә.                     (Чыршы)

 

Бизәлгән яңа ел чыршысын карау.  Балалар, безнең бүлмәдә утыручы чыршыга игътибар итик әле. Ул нинди? (Яшел, матур, бизәлгән)

-         Нәрсәләр белән бизәлгән? (Уенчыклар белән)

-         Уенчыклар нинди формада? (Түгәрәк)

-         Нинди төстә? (Сары, кызыл, зәңгәр)

Шигырьләр сөйләү. Кристинади җе һәм Булат безгә чыршы турында шигырь

сөйлиячәкләр. Тыңлыйбыз.

Чыршыбыз да матурайган,

                                                   Җемелди җем-җем килеп.

                                                   Кыш бабай исәтагын да

                                                   Картаеп киткән кебек.

Күрегез бу чыршыны!

Чыршының да чын-чыны.

Нинди төз, матур, биек –

Тора түшәмгә тиеп.

 

Планшет кулланып уен үткәрү. Ә хәзер чыршыны үзегез бизәп карарсыз. Интерактив такта ярдәмендә “Чыршыны бизә”  уенын уйныйбыз. Экранда чыршы сурәтен күрәсез, почмакта уенчыклар. Планшетның карандашы ярдәмендә сезгә ул уенчыкларны чыршыга “эләргә” кирәк.

Уен ситуациясе: “Куянга булышыйк”. Безгә урманнан куянкай килде. Аның безгә үтенече бар: урмандагы чыршыларны яңа елга бизәү (катыргыдан киселгән чыршыларны күрсәтү). Әйдәгез аңа булышыйк, чыршыларны бизик!

Үрнәк эшләрне карау. Мин инде бер чыршыны бизәдем, карагыз.

-         Чыршы нәрсәдән киселгән? (Катыргыдан)

-         Нинди төстә? (Яшел)

-         Нәрсәләр белән бизәлгән? (Шарлар белән)

-         Шарлар нинди формада? (Түгәрәк)

-         Нинди төстә? (Сары, кызыл, шәмәхә)

-         Чыршының башында нәрә бар? (Йолдыз)

Өстәлдәге детальләрне карау. Сезнең тәлинкәләрегездә 3 квадрат бар. Алардан

түгәрәкләр кисәргә кирәк. Йолдызны ябыштырып куярга гына кирәк.

         Ясап күрсәтү. Кайчы ярдәмендә квадратларның почмакларын кисәбез – түгәрәк килеп чыга. Түгәрәкне кире ягына борып, клеенкага куябыз һәм пумала ярдәмендә җилем сөртәбез. Аннары чыршының өске өлешенә ябыштырабыз, салфетка белән өстеннән бастырабыз.  Шундый рәвештә урта һәм аскы өлешкә ябыштыру. Ахырдан йолдызны ябыштырабыз.

         Бармак уенын уйнау. Бармакларны киләчәк эшкә әзерлик.

Бу бармак – бабай.

Бу бармак – әби.

Бу бармак – әти.

Бу бармак – әни.

Бу бармак бәби.

Аның исеме Чәнти.

Кети-кети-кети.

 

         Кайчы белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерү. Кайчы белән кизәнергә ярамый. Боргаланып утырырга ярамый. Кешегә биргәндә тоткычларын алга каратып бирергә кирәк.

         Квадратлардан түгәрәкләр кисү. Кайчыларны әкрен генә алабыз, квадратларның почмакларын кисәбез.

Ял минуты. Җырлы-биюле уен “Башмакчы” уйныйбыз.

Бердәм эшчәнлек.

Шәхси ярдәм күрсәтү.

Интерактив тактадан плакат карау: “Чыршыны кисәргә ярамый!”

Фикер алышу. Нәрсә дип уйлыйсыз бу рәсем турында? Нишләп агачларны кисәргә ярамый? Яңа елга бүлмәдә чыршы торыр өчен нинди ысул табып була?

Рефлексия. Без буген нинди эшләр эшләдек?

-         Нинди кунакка булыштык? 

-         Агачларны кисәргә ярыймы?

Күргәзмә оештыру. Куянкай безнең чыршыларны карасын, куансын.

Эшләрне анализлау.