• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

ББЭ: “Татар халык орнаментлары белән күлмәкне бизәү”. Залялеева Р.Р.

ББЭ: рәсем

 

Төркем: зурлар

 

Тема: “Татар халык орнаментлары белән күлмәкне бизәү”.

 

Максат һәм бурычлар:

1)    Татар халык бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү. Балаларны татар мәдәниятенә якынлаштыру.

2)    Үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү.

3)    Бизәкләрне дөрес төзүне, урнаштыуны, игътибарлылыкны үстерү.

 

Методик алымнар:

1)    Оештыру моменты.

2)    Шигырь уку: “Зиләнең курчагы”, Хәкимҗан Халиков.

3)    Сюрпризлы момент: “Айсылу кунакка килә”.

4)    Интерактив тактада татар милли киемнәрен карау.

5)    Дидактик уен “Әйтеп бир”.

6)    Аудиоязма тыңлау: “Кәләпүшем-кәләпүш” (084).

7)    Әңгәмә.

8)    Дидактик уен “Алъяпкычны бизә”.

9)    Табышмак чишү (күлмәк)

10)Уенлы ситуация: “Хат уку”.

11) Таратма материал белән эш.

12) Уенлы ситуация: “Без – дизайнерлар”.

13) Бармак уены: “Бу бармак - ...”.

14) Үрнәк эшләрне карау.

15) Кулланылган татар халык орнаментларын атау.

16) Шаблоннарны тактада урнаштырып күрсәтү.

17) Ял минуты “Безнең ал чәчәкләребез”.

18) Шаблоннарны гади каләм белән йөртеп чыгу.

19) Төсле буяулар белән орнаментларны буяу.

20) Ш әхси ярдәм күрсәтү.

21) Йомгаклау: аз хәрәкәтле уен “Башмакчы”.

22) Күргәзмә оештыру.

23) Бер-берсенең эшен анализлау.

 

Үткәрде: Залялеева Римма Рәис кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Оештыру моменты. Балалар, хәерле көн!  Дөрес итеп утырабыз һәм игътибар белән тыңларга әзерләнәбез. Рәсем эшчәнлеген башлап җибәрәбез.

 Шигырь уку. Мин сезгә Хәкимҗан Халиковның “Зиләнең курчагы” исемле шигырен укыйм, тыңлагыз.                  

Зиләнең бер курчагы бар,

Сузып кына: «Ән-нә», − ди.

Сеңелем аңа: «Әттәбезне

Яратмыйсыңмы әллә?» − ди.

 

Сөеп кенә тора безне,

Беләсең бит әтине...

Йә үпкәләр, аңа да бер

«Әт-тә», − диеп әйт инде.

Сюрпризлы момент. Сүз нәрсә турында барды? (Курчак турында) Безгә дә буген кунакка Айсылу исемле курчак килде. “Исәнмесез, балалар!” (Исәнмесез!) Күрдегезме ул ничек матур итеп киенгән!

Интерактив тактада эш. Айсылу өендәге матур киемнәренең сурәтләрен  сезгә дә төшереп алып килгән. Интерактив тактага карыйбыз.

Дидактик уен. “Әйтеп бир” уенын уйныйбыз. Нинди киемнәрне сез экранда күрәсез? (Түбәтәй, калфак, күлмәк, алъяпкыч, читек)  Шушы барлык киемнәр нинди халыкның милли киемнәре булып тора? (Татар халык киемнәре)

Аудиоязма тыңлау. Татар милли киемнәребезнең берсе булган – кәләпүш турында җыр тыңлап китәбез. “Кәләпүшем-кәләпүш” дип атала.

Әңгәмә. Рәсем эшчәнлегендә без татар милли киемнәрнең берсе белән эш алып барган идек инде. Нинди киемне без матур орнаментлар белән бизәгән идек? (Алъяпкычны)

Дидактик уен. Шуны искә төшереп, әйдәгез, “Алъяпкычны бизә” уенын уйнап алыйк. Ике пар такта алдына чыга һәм алъяпкычларны бирелгән татар халык орнаментлары белән бизи.

Табышмак чишү. Айсылу сезгә бер табышмак алып килгән. Тыңлагыз:

Һичкайчан да ул кешедән калмыйдыр, 
         Һәм кеше дә аннан үзе калмыйдыр.

 Нәрсә була ул? (Күлмәк)

         Айсылу да безнең матур күлмәк кигән. Аның өстендә тагын нинди кимнәр бар? (Камзул, калфак).

         Уенлы ситуация: “Хат уку”. Айсылуның дус кызы – Миләүшә бар. Ул сезгә хат язып җибәргән. Тыңлагыз: “Исәнмесез, балалар! Минем исемем Миләүшә. Мин сезгә үземнең фотосурәтемне төшереп җибәрдем. Мөмкин булса, минем күлмәгемне дә матур татар халык орнаментлары белән бизәгез”. Миләүшә.

         Таратма материал белән эш.  Фотосурәтләрне карагыз әле. Бу – Миләүшә. Аның күлмәге нинди төстә? (Алсу төстә). Күлмәге бизәлгәнме? (Бизәлмәгән)

          Уенлы ситуация: “Без – дизайнерлар”.  Әйдәгез, Миләүшәгә булышыйк, аның да күлмәген татар милли орнаментлары белән бизик.

    Бармак уены: “Бу бармак - ...”. Ял итеп алыйк. Гаиләдә кемнәр барлыгын санап

чыгыйк.

         Үрнәк эшләрне карау. Мин сезгә берничә үрнәк эшен әзерләдем. Тактага карыйбыз. Аларның берсен сайлап алып, сез дә ясап арарсыз. Бәлки кем дә булса яңа бер төр бизәү формасын уйлап чыгарыр.

         Кулланылган татар халык орнаментларын атау. Күлмәкнең бизәлешендә нинди татар милли бизәкләре кулланылган? (Лалә чәчәге, яфраклар, кыңгырау чәчәге)

 Шаблоннарны тактада урнаштырып күрсәтү. Аларны мин сезгә шушы

формада урнаштырырга тәкъдим итәм. Тактага карыйбыз. Сезнең дә тәлинкәләрегездә бизәкләр бар, карагыз.

    Ял минуты “Безнең ал чәчәкләребез”. Трып, урындыкларны этеп куябыз. Ял итеп алабыз.

         Шаблоннарны гади каләм белән йөртеп чыгу. Дөрес итеп утырабыз. Альбом битен вертикаль рәвештә куябыз. Күлмәкне өске яктан бизи башлыячакбыз. Гади каләмнәрне кулга алабыз һәм бизәкләрне пөхтә итеп кырыеннан йөртеп чыгабыз.

        Төсле буяулар белән орнаментларны буяу. Хәзер без сезнең белән пумалага буяу алып, кырыйга чыкмыйчы гына орнаментларны бизибез.

  Шәхси ярдәм күрсәтү. Кемнәр авырлык кичерә, кулыгызны күтәрегез, мин

Ярдәмгә килермен.

      Йомгаклау: җырлы-биюле уен “Башмакчы”. Эшләребезне читтә калдырып торабыз һәм “Башмакчы” уенын уйнап алабыз.

      Күргәзмә оештыру. Миләүшә өчен без күпме матур күлмәк бизәдек. Ул бик шатланыр инде! Хәзер без аларны киптерергә куябыз, ә соңрак барысын да элеп куярбыз.

      Бер-берсенең эшен анализлау. Кемнең күлмәге пөхтә-чиста итеп бизәлгән? Кемнеке кырыйга чыкмыйча буялган.

         Эшчәнлегебез тәмам. Афәрин, балалар! Хәзер үзебезнең эш урыннарыбызны рәткә китерәбез.