МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)
Визитная карточка
| Адрес: | 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а |
| Телефон: | +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85 |
| E-Mail: | Ds155.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани |
| У нас учатся: | 143 |
| У нас учат: | 13 |
Балаларда патриотик хис тәрбияләү (Сагдеева Ф.И.)
Туган ил, туган җир. Бу сүзләр мәгънәсенә шулай ук әти, әни, әби, бабай, безнең якын кешеләребез, гомумән, барлык тереклек дөньясы керә.
Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү,белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле.
Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш, шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин.
Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт.
Зурлар төркемендә һәр төр тереклеккә мәрхәмәтле караш тәрбияләү балага бик якын һәм аңлаешлы әйберләр аша алып барылырга тиеш. Бу, иң беренче чиратта, уенчыкларга кагыла. Җанлы әйберләргә охшаган уенчыкларга (курчаклар, аю, песи, куян һ.б.) бала җанлы әйбергә караган шикелле карый: кызгана, ярата, иркәли, сөя, кирәк чакта ачулана да. Уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү аша балада кешеләргә һәм башка тереклек ияләренә мәрхәмәтлелек, кешелеклелек хисләре тәрбияләргә була. Уйнаганнан соң уенчыкларын пөхтәләп җыеп куйса, вакытында аларны юып-чистартып торса, бала аның белән озаграк та уйнаячак һәм кайгыртучанрак та булып үсәчәк. Тәрбияче һәрчак бу кагыйдәләрнең үтәлүенә игътибар итеп торырга тиеш.

