МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)
Визитная карточка
| Адрес: | 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а |
| Телефон: | +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85 |
| E-Mail: | Ds155.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани |
| У нас учатся: | 143 |
| У нас учат: | 13 |
Хәрәкәтле уеннар аша балаларның хәрәкәтләрен һәм физик күнекмәләрен камилләштерү.
Хәрәкәтле уеннар аша балаларның хәрәкәтләрен һәм физик күнекмәләрен камилләштерү.
Без тәрбиячеләр- балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү өчен төрле юлларны кулланабыз. Шуларның иң әһәмиятлесе һәм нәтиҗәлесе- уеннар.
Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыруга сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.
Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы-рольле, музыкаль, дидактик уеннар, төзелеш һәм танып белү уеннары. Хәрәкәтле уенар үзләре дә йөгерүле, сикерүле, ыргытулы, үрмәләүле, һ.б. шундый төрләргә бүленәләр. Йөгерүле уеннарның максаты- балаларда туры һәм тйрле юнәлештә йөрү, йөгерү күнекмәләрен булдыру, сигнал буенча хәрәкәт итә белүләрен үстерү, бер-бер артлы тезелеп йөрергә һәм йөгерергә, берсен-берсе куып тотарга өйрәтү, игътибарлылык, җитезлек, өлгерлек тәрбияләү. Сикерүле уеннар ярдәмендә балалар бер урында, ике аякта берьюлы, югарыдан түбәнгә, озынлыкка сикерергә өйрәнәләр, балаларда хәрәкәтләрне күрү сигналына яраштыра белү күнекмәләре булдырыла, сигнал буенча хәрәкәт итә белүләре камилләшә. Үрмәләүлә уенарның максаты- нәниләргә үрмәләп йөрү, үрмәләп югарыга таба менү күнекмәләре бирү, аларда игътибарлылык, тотнаклылык, түземлелек сыйфатлары тәрбияләү, хәтер сәләтләрен, зиһеннәрен үстерү. Ыргытулы уеннар ярдәмендә балалар туп тәгәрәтеп уйнарга, бер-берсенә туп бирергә, гәүдәне уңга һәм сулга борырга, хәрәкәт итүче бер ноктага атып тидерергә өйрәнәләр.
Уенар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенче яктан күп кенә уенар эстетик тәрбия бирүгә зур ярдәм итә. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уеның сүзләрен сәнгатле итеп әйтү, балаларның төрле образлар башкарулары- болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә.балалар бакчасы тәрбиячесе өчен уен- балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Чөнки нәкъ менә уен вакытларында тәрбияче баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да уятырга мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, йә булмаса ниндидер роль башкарып бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләнә.
Уеннарны сайлаганда, тәрбияче балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен, кәефен истә тотарга тиеш. Уен барышында тәрбияче барлык балаларга да игътибарлы булып, аларны күзәтеп тора, кирәп чакта ярдәм итә. Шулай ук ул балалар тарафыннан уенның кагыйдәләре үтәлүгә дә зур игътибар бирергә тиеш. Бу бик мөһим. Кагыйдәләрне үтәү зур тәрбияви әһәмияткә ия. Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда түземлелек, тәртиплелек, ихтыяр көче, тотнаклылык тәрбияли. Уенарның дәвамлылыгы балаларның йөрәк эшчәнлегенә артык көч кмтерерлек, аларны ардырырлык булырга тиеш түгел. Хәрәкәтле уенарның уртача дәвамлылыгы кечкенәләр төркемендә 5-6 минут, урта яшьтәге балалар төркемендә 6-8 минут, ә өлкәнрәк төркемнәрдә 8-10 минут. Берьюлы икедән артык уен уйнарга киңәш ителми. Шул ук вакытта бу уенар төзелеше, хәрәкәтләрнең катлаулылыгы ягыннан да төрле булырга тиешләр. Мәсәлән, беренче уен күп хәрәкәтле булса, икенчесе тынычырак була; берсе түгәрәк ясап уйналса, икенчесе як-якка таралып уйнала. Әйткәнебезчә, уеннар балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә тиеш. 3-4 яшьлек балалар белән җитезлек, өлгерлек, сабырлык таләп итә торган уеннар уйнарга кирәк. Уеннарга тизлеккә йөгерү, сикерү, төз ыргыту кебек хәрәкәтләр кертелә. Бу яшьтә сүзле уеннар киң кулланыла. “ Аю урманында”, “йонлач көчек” уеннары шундыйлардан. Әлеге уеннар балаларның сөйләм телләрен үстерүгә дә булышлык итә.
5-6 яшьтә балалар алдагы елларга караганда да игътибарлырак, күзәтүчәнерәк, кызыксынучанырак булалар. Уенарның эчтәлеге байей. Әлеге яшьтә балалар җырлы-биюле, зиһен сынаш һәм хәрәкәтле уеннарны бик теләп уйныйлар. Уеннар йөгерү, сикерү, ыргыту, үрмәләү кебек төп хәрәкәтләргә нигезләнеп төзелә. Балалар уенның нәтиҗәсе белән күберәк кызыксыналар, шунлыктан уеннарга ярыш элементлары кертелә. Балалар башкалар белән эш- гамәлләрен килешеп башкарырга, иптәшләренең фикерләренә колак салырга, максатларына ирешү юлларындагы каршылыкларны җиңә белергә өйрәнәләр.
6-7 яшьлек балалар туплар, сикергечләр, кыршаулар белән яратып уйныйлар. Ярышлы уенарга игътибарлары арта: алар бик теләп командаларга, звеноларга бүленәләр. Төрле физик күнегүләр, спорт һәм халык уеннары балаларның хәрәкәт эшчәнлегенә булган ихтыяҗын канәгатьләндерүдә әһәмиятле чара булып тора. Балалар белән сигнал буенча хәрәкәт башкара белү, пространствода үз урыннарын таба белергә, өлгерлек, җитезлек, игътибарлылык кебек ихтыяри сыйфатлар тәрбияләүгә булышлык итүче уеннар уйнала. Халкыбызның борынгыдан килгән бура, городки кеҗек уеннарын өйрәтергә мөмкин. Футбол, хоккей, баскетбол уены хәрәкәтләре балаларның хәрәкәт эшчәнлеген камилләштерүгә, иҗади сәләтләрен үстерүгә булышлык итә.

