• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: Ds155.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

4 нче зурлар төркеме өчен УМК кулланып сөйләм телен үстерү

Бала дөрес итеп сөйләшкәндә генә, әдәби тел нормаларын сөйләмдә кулланганда һәм сөйләмендә эзлеклелек булганда гына аның зиһене, логик фикерләү сәләте, игътибары, танып белү эшчәнлеге үсә. 
Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. 
Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Еш кына балаларның оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Без үз чиратабызда төрле бәйрәмнәрдә кечкенә генә инсценировкалар куябыз. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша- яңа сүзләр белән баетыла. Аның хәтере үсә. 
Бәйләнешле сөйләм үстерүнең тагын бер нәтиҗәле чарасы булып курчак театры карау hәм аның буенча әңгәмә оештыру, үзебез куеп карау тора. 
Сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшырды, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары артты, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туды. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсте. 
Балалар шулай ук сюжетлы рәсемнәр белән эшләргә яраталар. Бер-берсен бүлдерә – бүлдерә сөйләргә ашыгалар. 
Балалар бакчаларында балаларны туган телгә өйрәтү, аларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен, белем һәм тәрбия бирү татар телендә алып барыла торган мәктәпкәчә учреждениеләрне заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар белән тәэмин итәргә кирәк. 
Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк сөйләмгә җәлеп итәргә кирәк. Бу юнәлештә мин яңача методик алымнар һәм чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио- һәм видеоматериалларны файдалануның яхшы саныйм. 
Бәйләнешле сөйләм үстерү матур әдәбият белән таныштыру аша да гамәлгә ашырыла. Бу юнәлештәге эшчәнлек мультимедиа чаралары, «бармак» уеннары, «җанлы» сурәтләр, борып хәрәкәткә китерелә һәм «сөйләшә» торган уенчыклар, мультфильмнар, сөйләм-хәрәкәтләнү күнегүләре, аваз ияртемнәре кергән уеннар, халык авыз иҗаты әсәрләре, сәхнәләштерү уеннары, иллюстрацияләр куллануны күздә тота. Бу юнәлештә “ Балачак аланы” хрестоматиясе бик әйбәт. Җыентыкта тупланган әдәби әсәрләр шөгельләр өчен генә түгел, ә бала бакчага килгәннән кайтып киткәнче кулланырга мөмкин булган материал тупланган.