• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Әкият аланында (ачык шөгыль конспекты)

Әкият аланында

Бурычлар:

1.      Матурәдәбиятка, әкиятләргә кызыксыну уяту. Әкиятләрнең эчтәлеге буенча белемнәрен ныгыту. Хәтерне арттыру.

2.      Балаларның коммуникатив сыйфатларын үстерү, диалогик сөйләмне камилләштерү.

3.  Балаларда артистлык сыйфатлары тәрбияләү, театральләштерелгән              тамашалар аша иҗади потенциалларын ачу.    Күңелле, тойгылы халәт тудыру.

Сүзлек:Шүрәле,Су анасы,сертотмас үлдәк,каян кызы,елга,тау,тарак,тиен,төлке,әтәч,урман.

Җиһазлар:Сәяхәт картасы,шарлар,тылсымлы елга (зәңгәр материал),күпер (сетка), тылсымлы таяк, “Төлке,куян һәм әтәч”әкияте атрибутлары,костюмнар,таулар рәсеме,аланлык һәм тылсымлы көләм өчен материаллар.

Музыканы компьютерда кулану: җыр “Маленькая страна”, “Урманга бару”, елга тавышы,кошлар һәм урман тавышлары, Э.Григаның “Утро” этюды,тылсымлы көй,физкультминутка өчен музыка, аз хәрәкәтле җырлы уен өчен музыка,әкият өчен һәр геройга музыкалар,проекторда дидактик уен картиналары.

Алымнар:

1.      Сюрприз моменты : Шар белән карта барлыкка килә.

2.      Сүзле уен: “Без барабыз-барабыз”

3.      Дидактик уен: “Яраткан әкиятеңне әйт”

4.      Дидактик уен: “Булсаң зирәк әйт тизерәк”(тылсымлы әкиятләрне атау)

5.      Дидактик уен: “Әкиятнең исемен әйт”

6.      Табышмаклар

7.      Җырлы уен “Менә шундый урман”

8.      Әкият тетрына килү

9.      Индивидуль әш

10.  Әкияттән өзек кую

11.  Физкультминутка «Без барабыз урманга»

12.  Сүзле уен : “Без барабыз барабыз”

13.  Дидактик уен: “Кайсы герой артык”

14.  Дидактик уен: “Кайсы әкият юллары”

15.  Математик уен: “Дөрес итеп яса”

16.  Көләмгә утыру,төркемгә кайту.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Балалар “Маленькая страна” музыкасы астында керәләр һәм түгәрәккә төзелеп басалар.

Тәрбияче: Ерак таулар,елга-күлләр һәм куе урманнар артында бер бик зур ил бар,аның исеме –Балачак.Ул илгә машина беләндә барып булмый,пороходта да йөзеп барып булмый,ракета белән дә очып барып булмый. Ләкин анда күзалдына китереп,үзең уйлап чыгарып,моңҗиза канатларында гына эләгеп була.

Ул илдә Җир шарындагы барлык балаларда булганнар, сезнең әти-әниләрегездә ,әби-бабайларыгызда кечкенә чакларында булганнар.Балачак илендә алар үзләренең дуслары-әкиятләр белән танышканнар.

Зәлинә шигырь сөйли:

Әкият өйрәтә безне

Батыр,тырыш булырга.

Әдәплелек сыйфатларын

Үзеңдә булдырырга.

Матурлыкка,дөреслеккә

Өйрәтә ул әкият.

Усаллыкны, явызлыкны

Фаш итә ул әкият.

Тәрбияче:Балалар ә сез әкиятләр яратасызмы?(балалар җавабы)

Әйе чыннанда сез әкиятләрне бик яратып тыңлыйсыз һәм карыйсыз,ә кайвакыт үзегездә уйлап чыгарасыз. Бүген мин сезгә шул әкият иленә сәяхәткә барарга тәгъдим итәм.

Әйдәгез басыгыз,минем артымнан кабатлагыз.

Балалар түгәрәккә басалар:

Без бастык түгәрәккә(түгәрәкә басып)

Бергәләшеп уйнарбыз (кулга кул тотынышып)

Әкияти илгә барырбыз,

Матур җырлар җырларбыз. .(үзтирәли әйләнәләр,күзләрне йомып,келәмгә утырып)

Музыка волшебсто

Төркемдә шарларга әләктерелгән әкияти карта барлыкка килә.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле!Нәрсә икән бу? Бу бит әкияти илнең картасы. Карта ярдәмендә нишләп була балалар?Бик дөрес әйтәсез.Аның ярдәмендә сәяхәткә барып була.Картага күз салыйк әле балалар.Иң беренче безнең юлыбызда тылсымлы елга.Аның аркылы чыгарга кирәк,моның өчен безгә “Тылсымлы таяк” уенын уйнап яраткан әкият исемнәрен әйтергә кирәк,шул вакытта гына монда күпер барлыкка киләчәк.Тылсымлы таякны бер-беребезгә биреп,яраткан әкият исемнәрен атарга кирәк булачак.

Балалар яраткан әкият исемнәрен атап чыгалар.

Тәрбияче:Бик әйбәт балалар.Менә күпердә барлыкка килде.Әйдәгез күперне игътибарлы гына чыгабыз.(балалар елганы чыгалар).Ә без юлны дәвам итербез.Картаны карык әле.Кая таба юл алып бара?Бу бит тылсымлы урман балалар карагыз әле.

Балалар : Без барабыз-барабыз,без барабыз урманга.Бер-бер артлы тезелеп,йөгреп-йөгреп уйнарга.

Фонограмма кошлар һәм урман тавышы белән.

1 нче слайд: Урман рәсеме.

Тәрбияче: Балалар менә без сезнең белән тылсымлы урманга килеп җиттек. Әйдәгез әле урман аланлыгына утырышик әле.(идәндә яшел келәм ябылган)Тылсымлы урманда тылсымлы үсемлекләр,тылсымлы кошлар һәм хайваннар яши.Балалар әйтегез әле нинди тылсымлы үсемлекләр һәм хайваннар беләсез сез?

Балалар җавабы:Су анасы,Шүрәле.(конек-горбунок,жар птица).

Тәрбияче:Әйдәгез балалар тылсымлы урманны һәм анда яшәүчеләрен күз алдына китерик әле.

Э.Гира музыкасы астында.

2 нче слайд(балалар җавабыннан соң)

1.Кем басмага утырып алты чәчләре тараган? (Су анасы).

3 нче слайд(балалар җавабыннан соң)

2.Минемдә бит синең белән кытый-кытый уйныйсым килә! (Шурәле).

4 нче слайд(балалар җавабыннан соң)

3.Китте болар.Бара,һаман бара,бара,күренмидер күзләренә ак һәм кара.(Кәҗә белән Сарык).

5нче слайд(балалар җавабыннан соң)

4.Бердән-бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышаннар һәм канга батышканчы сугышканнар.(Тукмар белән чукмар)

6 нчы слайд(балалар җавабыннан соң)

 5.Аягың төзәлгәч,киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма,сүзне тыңла,тагын начар хәлгә калма. (Куян кызы).

Балалар келәмнән торып басалар.

Тәрбияче: Ә без балалар юлыбызны дәвам итик.

Музыка урманга барабыз.

Тәрбияче: Ә елганы чыгар өчен безгә табышмакларга җавап бирергә кирәк.

1. Мин кечкенә, миңа тимә,

Тисәң, авыртты димә! (бал корты)

Кайсы әкият герое? (“Нечкәбил”)

7 нче слайд

2. Су коена инештә,

Оча алса да, җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә. (үрдәк)

Бу кайсы әкияттән? (“Сертотмас үрдәк”)

8 нче слайд

     3. Көлтә-көлтә койрыгым

  Селки-селки барамын

  Кетәкләргә кереп, мин

  Тавык-чеби аламын. (төлке)

9 нчы слайд

    4. Башы – тарак, койрыгы – урак. (әтәч)

10 нчы слайд

    5. Яшел чирәм өстендә

Кырт-кырт кыртлар

Канатларын җәеп

Балаларын туплар. (тавык)

11 слайд

  6. Барадыр аугалап,

   Колакларын салгалап,

   Талмас беләге,

   Армас йөрәге. (аю)

12 нче слайд

  17. Сорыдыр төсе, үткендер теше,

      Урманда йөри, бозаулар эзли. (Бүре)

  13 слайд

Тәрбияче: Балалар сез бик күп беләсез икән.Ә хәзер әйдәгез уйнап-җырлап алыйк әле.

Бу вакытта Р.Х. басма җәеп куя.

Җырлы уен: “Менә шундый кечкенә”.

Тәрбияче: Балалар менә елга үзенең басма ишекләрендә ачкан.Әйдәгез юлны дәвам итик.

Балалар: Без барабыз-барабыз,без барабыз урманга.Бер-бер артлы тезелеп,йөгреп-йөгреп уйнарга.

Тәрбияче:Монсында булдырдыгыз балалар.Алга карагыз әле без сезнең белән әкияләр костюмерныена килеп җиткәнбез.?Әйдәгез карыйк әле нинди костюмнар бар икән монда?

Балалар белән берлектә һәр кием исеме әйтелә.(төлке,әтәч,аю,эт,куян,керпе).

Тәрбияче: Бу нинди әкият костюмнары икән балалар? (Төлке,куян һәм әтәч әкияте) Әйдәгез киемнәрне киеп,әкият уйнап карыйк балалар.

Маскалар кию.

Тәрбияче: Ә без тылсымлы келәмгә утырып әкият куючыларны карарабыз.Әйдәгез тылсымлы келәм яныны килегез әле.Ләкин шыпырт кына,чөнки ул тылсымлы.

Музыка волшебство

Әкият көйләре уйный башлый.

 Алып баручы: Булган ди Төлке белән Куян. Төлке боздан, куян кайрыдан өй салганнар.

Матур яз җиткән. Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе hаман шул килеш калган. Төлке куян янына киткән.

(Төлке кайгырып башын тота: «Ай-hай-hай»).

Төлке: Куян, чык әле. (Куян чыга). Минем өем эреде. Синдә кунып чыгым әле.

Куян: Ярый, кер.

Алып баручы: Иртән Төлке Куянны  куып чыгарды.

Төлке: Куян, чык, бар кит!

Алып баручы: Куян елый-елый бара икән. Аңа эт очарган.

Эт: Һау-Һау! Куян, нигә елыйсың?

Куян: Нигә елмаска? Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан иде. Төлке кунып чыгарга рөхсәт сораган иде, үземне куып чыгарды.

Эт: Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын. Киттек!

(Китәләр).

Һау-Һау- Һау! Төлке, чык, бар ит!

Төлке: Балта кайрым, пычак кайрым, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын.

Алып баручы: Эт курыккан да чыгып качкан. Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа Аю очарган.

Аю: Нигә елыйсың, Куян?

Куян: Нигә елмаска? Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан иде. Төлке кунып чыгарга рөхсәт сораган иде, үземне куып чыгарды.

Аю: Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын. Киттек!

Куян: Юк, куа алмассың. Эт куып чыгара алмады. Син дә куып чыгара алмассың.

Аю: Мин куармын. Киттек! Төлке, чык, бар ит!

Төлке: Балта кайрым, пычак кайрым, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын.

Алып баручы: Аю курыккан да чыгып качкан. Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа Үгез:  очарган.

Үгез: Нигә елыйсың, Куян?

Куян: Нигә елмаска? Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан иде. Төлке кунып чыгарга рөхсәт сораган иде, үземне куып чыгарды.

Үгез: Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын. Киттек!

Куян: Юк, куа алмассың. Эт куып чыгара алмады.Аю куып чыгара алмады. Син дә куып чыгара алмассың.

Үгез: Мин куармын. Киттек! Төлке, чык, бар ит!

Төлке: Балта кайрым, пычак кайрым, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын.

Алып баручы: Үгез курыккан да чыгып качкан. Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа җилкәсенә чалгы салган Әтәч очраган.

Әтәч: Кикри-күк! Куян, нигә елыйсың?

Куян: Нигә елмаска? Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан иде. Төлке кунып чыгарга рөхсәт сораган иде, үземне куып чыгарды.

Әтәч:  Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын. Киттек!

Куян: Юк, куа алмассың. Эт куып чыгара алмады.Аю куып чыгара алмады. Үгез куып чыгара алмады.  Син дә куып чыгара алмассың.

Әтәч: Мин куармын. Киттек!  (Әтәч тәпиләре белән тибенгән, канатлары белән кагынган).

Әтәч: Кикри-күк! Җилкәмдә чалгы китерәм, Төлкене чабып үтерәм. Төлке төш мич башыннан, хәзер үк чыгып кит моннан!

Төлке: Хәзер, аягыма киям!

Әтәч: Кикри-күк! Җилкәмдә чалгы китерәм, Төлкене чабып үтерәм. Төлке төш мич башыннан, хәзер үк чыгып кит моннан!

Төлке: Хәзер, тунымны киям!

Әтәч: Кикри-күк! Җилкәмдә чалгы китерәм, Төлкене чабып үтерәм. Төлке төш мич башыннан, хәзер үк чыгып кит моннан!

Алып баручы:  Төлке өйдән чыгып качкан. Әтәч белән Куян өйдә рәхәт- рәхәт тора башланганнар әле дә шунда торалар.

 

Тәрбияче: Молодцы балалар.Әйдәгез бергәләшеп ял итеп алабыз.

 

Музыка физминутка.

 

Физкультминутка.

Бергәләшеп җыйналып,

Без барабыз урманга.

Хәерле юл теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Канатларын җилпи-җилпи

Күбәләкләр очалар

Ал,кызыл,сары,зәңгәр-

Нинди матурлар алар.

Ак каенның төпләреннән

Без гөмбәләр эзләдек.

Агач башында уйнаган

Тиеннәрне күзләдек.

Матур чәчәкләр кочып

Гөмбәле кәрзин тотып

Без кайтабыз урманнан,

Бераз гына арылган.

Тәрбияче: Ә без юлыбызны дәвам итәбез.

Музыка урман тавышы.

Тәрбияче: Безнең елганы чыкканчы алдагы биремне үтәргә кирәк.Мин сезгә әкият геройларын әйтәм,ә сез кайсысы артык табып бирерсез.

14 нче слайд.

1.      Төлке,торна,тәлинкә,кувшин,бүре.(Хәйләгә кршы хәйлә)

 

15нче слайд

 

2.      Кәҗә, соры бүре,шүрәле,кәҗә бәтиләре,тимерче.(Кәҗә бәтиләре һәм бүре)

16 нчы слайд

3.      Йомры икмәк,тиен,буре,аю,төлке.(Йомры икмәк)

17 нче слайд

4.      Чуар тавык, бүре,әби,тычкан(Чуар тавык әкияте)

18 нче слайд

 

Балалар: Без барабыз-барабыз,без барабыз урманга.Бер-бер артлы тезелеп,йөгреп-йөгреп уйнарга.

Тәрбияче: Балалар менә без тауларга да килеп җиттек,ә тауны кичеп чыгар өчен алдагы биремнәргә җавап табарга кирәк.Мин сезгә сораулар бирәм , ә сез җавап эзләрсез.

 

1.      Былтыр исемле егет –кайсы әкият герое (Шүрәле)

19 нчы слайд

2.Кәҗә белән Сарык капчыгында нәрсә булган (Бүре башы)

20 нче слайд

3.Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган? (Кувшин)

21 нче слайд

5.      Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы нәрсә булган (Песи)

 

22 нче слайд

5.Алтын таракны кем урлаган.(Малай)

23 нче слайд

Тәрбияче: Балалар әйтегез әле ,урлашырга ярыймы? Чыннан да кешенең әйбеләренә сораусыз тияргә ярамый,карыйсың килә икән рөхсәт сорарга кирәк балалар.

Тәрбияче: Ә хәзер безгә тылсымлы келәм янына эләгергә кирәк,моның өчен без сезнең белән бер күнегү ясарбыз.

Күнегу: Ике адым алга

5 тапкыр сикерергә

Бер адым артка

Үзтирәли әйләнәбез

Һәм сул якка ике адым ясарбыз.

Менә келәм янына килеп тә җиттек. Балалар сезгә сихри илдә ошадымы?Ә хәзер безгә төркемгә кайтыр вакыт җиткән ,әйдәгез тылсымлы келәмгә басыйк һәм минм арттан тылсымлы сүзләрне кабатлыйк.

Балалар түгәрәккә басалар:

Бер-ике-өй-дүрт-биш (бармакларын бөгеп)

Без бастык түгәрәккә(түгәрәкә басып)

Әкият белән саубуллашабыз (кулга кул тотынышып)

Һәм төркемгә кайтабыз.(үз тирәли әйләнәләр,күзләрне йомып,келәмгә утырып)

Музыка волшебство

 

 

 Әкият аланында

Бурычлар:

1.      Матурәдәбиятка, әкиятләргә кызыксыну уяту. Әкиятләрнең эчтәлеге буенча белемнәрен ныгыту. Хәтерне арттыру.

2.      Балаларның коммуникатив сыйфатларын үстерү, диалогик сөйл