• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: Ds155.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Кыш турында шигырьләр

Минем максатым балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру юнәлешен тормышка ашырудан тора. Ул түбәндәгеләр:
-балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү;
-бәйләнешле сөйләмне үстерү;
-тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау (тоемлау) сәләте булдыру.
Матур әдәбият әсәрләрен уку, эчтәлеген сөйләү, ятлау кебек эш формалары кулланып оештырам. Укыту методик комплексында (УМК) тупланган материаллар кулланып, сөйләм үстерү, тирә-юнь, матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатыдна гына түгел, ә рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперимент эшләре, кисеп ябыштыру, музыка, физкультура эшчәнлекләрендә, иртән балаларны кабул ит, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти-әниләр белән бердәм эшчәнлектә иҗади якын килеп кулланам һәм ныгытырга өметләнәм.
“Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланмасы укыту методик комплексында (УМК) балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт – итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хөзмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр дип ошанасы килә.
 
Үз лабораториямне булдырдым:
-Папкалар “Казан-минем республикам”, “Татар халкының традициәләре”, “Татар бизәкләре”;
-Уеннар картотекасы (УМК);
-Физик шөгыльләр картотекасы;
-Бармак уеннары өчен курчаклар, атрибутлар;
-Әкият геройлары маскалары;
-Дидактик уеннар, таратма рәсемнәр “Яшелчәләр”, “Бөҗәкләр”, “Киемнәр” һ.б.;
-Туган як альбомы;
-Татарстан символикасы (герб, флаг, гимн);
-Татар кызы, малае белән почмак;
-Татар әкиәтләре җыентыгы;
-Татар язучылары җыентыгы;
-Г Тукай иҗаты почмагы.
Җиләк – җимеш
Минем әйләнә – тирәм
Ана телен өйрәнәбез
Татар телендә сөйләшәбез
Ел фасыллары
Төрле халыкның милли киемнәре
Халык әкиятләре
Татар халык киемнәре
Достопримечательности города Казань
Национальные праздники
Детский фольклор
Мой родной край
Татарские национальные блюда
Русские, татарские  писатели
Татарские национальные узоры
Сказки татарских писателей
Скороговорки
Предметные картинки по тематическим группам:
Животные жарких стран
Домашние животные и птицы
Овощи
Фрукты
Насекомые
Деревья
Посуда
Птицы
Профессии
Виды спорта
 
Дидактик уеннар:
Син кем, Бу кем, Өйдә кем яши, Бел, Кем юк, Әйдәгез танышабыз, Исемеңне җырлап әйт, Мин малай, мин кыз, Кем анда, Кил монда, Әйе, юк, Хатаны төзәт, Дөрес әйт, Бел, әйт, Мин кемне уйладым?, Хәлләр ничек?, Гаилә, Әби күчтәнәче, Бармак уены “Гаилә”, “Бабай күчтәнәче”, Әйткәнне күрсәт, Кәрзингә сал, Сыйла, Рәхмәт әйт, Тәмле алма, Кунак сыйла, Мә туп, Зур туп, Зур, кечкенә, Зур песигә зур туп, кечкенә песигә кечкенә туп.
 
Бармак уннары (“Карга килер-казан ясар”, “Баш бармак-балан иян”) Җырлар (Кояшкаем чык, чык, чума үрдәк, чума каз) такмаклар (яңгыркаем яу-яу, игеннәр дә күп булсын) мавыктыргычлар (әби коймак пешерә, бабай кабык пешерә; кәк-күк, кәк-күк) тизәйткечләр, шаян җырлар, әкиятләр (курчак театры, бармак театры, фланелеграфта әкият күрсәтү) “Тавык, тычкан һәм кертлек”, “Казлар-аккошлар”, эндәшләр (Тилгән, әтәч-конкрет образлы фикерләвен үстерү), әйтемнәр, сынамышлар өйрәтү белән шөгылләнәм
Индивидуальһәмкүмәккабатлаугабасымясыйм. Күбесе рус балаларыбулганлыктантәрҗемәбелән татар телендәдә рус телендәдәкабатлауаларөченкызыгракта.
Образларгакерепякиятилендәяшибез. Түгәрәкшөгелентүземсезлекбеләнкөтәторалар
Әкиятгеройларыбулыпуйнауөченмаскаларәзерләдем
Шушыдәвердә мин балаларбелән
1.     “Үзеңуйлапчыгарганәкият” сөйләү;
2.     “Ахырынуйла” уены
3.     “Кызкайдабарыргаҗыена?” (үзеуйлапчыгарыпхикәятөзеп, каршыдагырәсемдәәкиятгеройларынкертеп)
4.     “Песинеңтөшенәнәрсәкергән, йокывакытында” (сюжетлы-рольлеуен)
5.     Әкиятнеистәкалдырһәмсөйлә
6.     Сәнгатьлеитепсөйлибелү
7.     Күңелачуларгакызыксынууяту, сәхнәләштергәнәкиятләрдәкатнашуларынаирешү, рухикүтәренкелекбулдыругаирешү
Кулланылганәдәбият
1.     “Иңматурсүз” К.В.Закирова
2.     “Балачак аланы”
3.     “Балачак-уйнапкөлепүсәрчак”
4.     “Татар балалар фольклоры” Р.Ягъфаров
5.     Н.Исәнбәт “Балалар фольклоры һәмҗырлы-сүзлейөзтөрлеуен
6.     Закирова К.В. “Әткәм-әнкәмнең теле”
7.     Галеев “Татар халыкуеннарыһәмбәйрәмнәре”
8.     Миңлекәй С. “Балаларөченҗырлыуенна”
9.     Мортазина Л.Р. “Уйныйкәлебергәләп”
10. Татар халыкәкиятләреҗыентыгы
Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюңетлы- ролҗле уеннар оештыру, гомумән, балаларның актив сөйләмен үстерү зарур. Татар телендә сөйләшергә өйрәтү өчен мөмкин булган кадәр балаларны аралашуга җәлеп итәргә кирәк. Тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе- туган телгә, ана теленә, халыкның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, милли үзаңына игътибар көчәю. УМК кулланып камилләшкән, бәйләнешле сөйләм- эчтәлекле, логик эзлекле, дөрес сөйләм ул. Ул өйрәнгән материалны аңлаешлы ана телендә әйтә белү, уйны ачык һәм төгәл итеп белдерә алу. Безнең әби- бабаларыбыз тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә, сөйләмдә чит-ят сүзләр буталып йөрүен яратмаган., татарның татар белән  саф татарча сөйләшүен, үз анаң телендә милләтеңә хәленнән килгәнчә хезмәт итүне, алга өндәүне таләп иткән.
Үз белемне арттыруда практикада УМКдан файдаланып эшлим. Татар телен камилләштерү, сүзлек запасын баету, татар сөйләмен үстерү, грамматик яктан дөрес сөйләшүгә ирешү, балаларга шәхес буларак  та үсүләрен кайгыртып , әхлак тәрбиясе бирү, эстетик зәвыкларын камилләштерүдә, уңай хис-тойгылар, фикер эшчәнлеге өчен тиешле шартлар тудыруда УМК күз уңында тотыла. ” Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү прогаммасы” нигезендә З.М.Зарипованың УМК буенча методик әсбааплар:
1.      “Туган телдә сөйләшәбез”( яшь үзенчәлекләренә карап);
2.     “Үстерешле уеннар”;
3.     “Әй уйныйбыз, уйныйбыз”;
4.     “Балалар бакчасында әдәп- әхлак тәрбиясе”;
5.     “Методик әсбап өчен аудио кушымта”;
6.     “Шомабыз”;
7.     Аудиокушымта.”УМК буенча яшьүзенчәлекләренә карап татар бию хәрәкәтләрен өйрәтү”;
8.     Күрсәтмә һәм таратма рәсемнәр;
9.     Эш дәфтәре “туган телдә сөйләшәбез”;
10. Изучаем русский язык;
11. “Балачак аланы”;
12. “Иң матур сүз”;
13. Ф.В.Хәзрәтова “Туган телдә сөйләшәбез”;
14. Р. Ягъфарова “тарар балалар фольклоры”;
15. К.В. Закирова “Әткәм- әнкәмнең теле”;
16. С.Г. Исмәгыйлева “Туган тел- оочар канат”;
17. Харрасова “Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәтик”;
18. Р.А Борханова “Татар теле өйрәнә нәниләр”;
19. “Гөлбакча”
20. М.Ф. Кашапова “Иң татлы тел- туган тел”.
Методик  әсбаплардан дөрес файдаланып, балалар белән УМК кулланып эшләү:
Сөйләм телен үстерү өстендә эшләгәндә “Безнең уенчыклар”,
“Песи балалары белән” дигән  сюжетлы картина карау, “Гаилә”, “Синең куркынычсызлыгын-синең кулларда”, “Кыш бабай” турында хикәя төзү, “Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары”, “Чыршыкай-купшыкай”, “Ап-ак тунлы кыш”, “Кыргый хайваннар”, “Хәрби хөнәрләр”, “Очучылар”, “Иң яхшы әти”, “Әниләр бәйрәме”, Эт көчекләре белән дигән картина буенча хикәя төзү, “Бияләй һәм перчатка”, “Аюның Язгы маҗаралары”, “Урман күлендә”, “Яз”, “Халык җәүхәрләре”, “Җиңү бәйрәме”, “Транспорт", “Бөҗәкләр” (Ф.В.Хәзрәтова буенча Туган телдә сөйләшәбез, 4-5 яшь; Методик әсбап)
Тирә-юнь белән таныштыру, танып белү өстендә эшләгәндә “Без балалар бакчасында”, “Безнең китаплар”, “Безнең яраткан апабыз”, “Юасуга бару”, “Куян күчтәнәчләре”, “Көзге яфраклар”, “Күгәчрен”, “Әти-әни һәм мин”, “Мин һәм кешеләр”, “Мин-үзем өчен иң кадерле кеше”, “Минем шәһәрем, минем Ватаным”, “Минем туган илем-Рәсәй”, “Яңа ел бәйрәме”, “Яңа ел уенчыклары”, “Яңа ел килә”, “Киемнең үткәне һәм бүгенгесе”. “Хуш киләсең карлы кыш”, “Миләш һәм балан җиләкләре”, “Кыш билгеләре”, “Кар бабай”. “Җәнлекләр кышка әзерләнә”, “Җәнлекләр кышкы урманда”, “Ватанны саклаучылар көне”, “Без-солдатлар”, “Безнең армия”, “Бакчабызның балта остасы”, “8 март-әни бәйрәме”, “”Музыка җитәкчесендә кунакта”, “Әнием турында сөйлим”, “Халык җәүһәрләре”, “Савыт-саба”, “Яз”, Кар бабай язны эзли”, “Яз бүләкләре”, “Яз килә, яз”, “Татарстан байрагы”, Җиңү бәйрәме”, “9 майны каршылап”, “Чәчәкләр”. “Үрдәк бәбкәсе Бак-бакны тасвирла”
 Матур әдәбият белән танышу өстендә эшләгәндә Ә.Хәсәновның “Балалар бакчасында” хикәясен уку, Т.Лотфиның “Ул бакчаны ярата” шигырен ятлау, Л.Леронның “Яфрак бәйрәме” шигырен уку, Г.Гомәрнең “Аю Әппәс” әкиятен уку, Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен ятлау, Ә.Кариның “Кыш” шигырен уку, Хәйдәрнең “Керпе туны” әкиятенең эчтәлеген сөйләү, К.Булатованың “Солдатлар” шигырен ятлау, Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку, “Без якият яратабыз”, “Халык җәүһәрләре”, К.Ушинскийның “Хайваннар бәхәсе” әсәрен уку, Ә.Рәшитнең “Кояшлы ил” шигыре5н яттан өйрәнү, “Тавык, тычкан, көртләвек” татар халык әкиятен сөйләү, “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку.
 Уен-дөньяны танып белү һәм физик чыныгу чарасы. Уен вакытында балаларның иҗади мөмкинлекләре ачыла, оештыру сәләтләре, мөстәкыйлекләре арта. Уен ярдәмендә балага физик тәрбиясе ягъни хәрәкәтнү осталыгы бирелсә, икенче яктан эстетик тойгылар (сәнгатьлелек, төрле образларны сүрәтләр өхлакый сыйфатлар тәрбиясе дә бирелә.
 Уеннар күптөрле хәрәкәтле “Песи-тычкан, көтүчеләр”, “Кем тизрәк”, “Аю урманында”, “Җиләк-җыям-как-җыям”, матур уен “Серле чәчәк”, “Иң җитез”, “Төсле чәчәкләр”, “Без урманга барган идек”, “Чыкчыклар”; сюжетлы-рольле “Курчак җелән уен”, “Алиянең туган көне”, “Чәй сервизын бизә”, “Гараж”, “Аш бүлмәсендә”, “Зоопарк”, “Шифаханәдә”, “Китапханә”, “Татар халык уеннары”, “Чума үрдәк-чума каз”, “Кулъяулык”, “Син уртада, без кырыйда”, “Түбәтәй”, “Габдулла”, “Бас кызым әпипә”
Дидактик уеннар аша “Кызыклы сәгать”, “Истә калдыр”, “Серле чәчәк”, “Парын тап”, “Кабатла”, “Төсле машиналар”, “Нинди төстә”, “Дәвам ит”, “Хатаны тап”
Бармак уеннары “Песи балалары”, “Йозак, бу бармак әби”. “Солдат бармаклар”, “Кошларны сыйлау, җиләкләр”
Уеннарны, әкиятләрне сәхнәләштереп, театрализаөия белән эшләү балаларда бигрәк шатлык тудыра, “Өч аю”, “Шалкан”, “Кәҗә белән Сарык”, “Бала белән Күбәләк”, “Керпе туны”, “Өч кыз”, “Бикбатыр һәм Биккуркак” әкиятләрен бик яратып рольләргә бүлек тә, бармак театры, фланеграфта, курчак театры аша бирелә.
Татар халык бәйрәмнәре, татар халык уеннарын, гөреф-гадәтләрен искә төшерү, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар, санамышлар, тел шомарткычларны, көндәлек режим вакытларында, иртәнге гимнастика, төшке ялдан соң чыныктыру, туклану вакытында; татар телендә аралашу, диалогик сөйләм, кул эшләре (конструкцияләү); иҗади сәнгать (рәсем, кисеп ябыштыру, әвәләү); саф һавада физик тәрбия-программа нигезендә, УМК белән тормышка ашырыла. Ноутбук, проектор, аудиоязмалар, “Татар халык әкиятләр җыентыгы” дисклары, “Казан турында альбом”, татар халык фольклоры, татар халык язучылары, шагыйрьләре турында әңгәмәләр-болар барысы да минем балаларга татар сөйләмен баету ярдәмчеләре.
Сөйләм телен үстерүдә УМКдан файдаланып үз белемемне күтәрү өчен:
o   ачык дәресләр бирү( “Сабыем”, “Үчтеки” сайтларына язылу);
o   презентация “Театр”( пед.советта күрсәттек);
o   РМО,КМОда катнашу ( детский сад № 50);
o   Конкурс, конференцияләрдә катнашу, балалар эшләрен конкурсларда тәкъдим итү; катнашып ,сертификат, дипломнар яулап алу;
Үз лабораториямне булдырдым:
o   Папкалар “ Казан- минем республикам”, “Татар халкының традицияләре”, “Татар бизәкләре”;
o   Уеннар картотекасы;
o   Физик шөгыльләр картотекасы;
o   Бармак уеннары өчен курсаклар, атрибутлар;
o   Әкият геройлары маскалары;
o   Дидактик уеннар, таратма рәсемнәр “Яшелчәләр”, “Бөҗәкләр” , “Киемнәр” һ.б.;
o   Туган як албомы;
o   Татарстан символикалары( герб. Флаг, гимн);
o   Татар кызы, малае белән почмак;
o   Татар әкиятләре җыентыгы;
o   Татар язусчылары җыентыгы;
o   Г.Такай  иҗаты почмагы;
Әти- әниләр белән  “Татар телендә сөйләшәбез” әңгәмәсе; сайтта ата- аналар өчен “Ана телендә сүзләр”, “ Мин татар миләтеннән”, “Татарча сөйләшик” консультацияләре. Әти- әниләр җыелышында “Татар телем- анам теле “ чыгышы; татар телендә ачык дәрес – белем бирү өлкәләрендә эш алып барылды.
Әти- әниләр белән дә беррәттән эш алып барыла.”Татарча сөйләшәбез”, “Татар телем – туган телем”, “Туган телдә сөйләшәбез” дигән темаларга консультацияләр үткәрдек. Әти- әниләр җыелышында “И  туган тел, и матур тел “дигән чыгыш ясадым. “Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел” дигән әти-әниләр өчен папка булдырылды.Әти-әниләр ярдәме белән балалар эшләре буенча “татар милли бизәкләре” дигән презентация ясалды, конкурсларда катнашылды, кул эшләре башкарылды.
Йомгак: Үз эшемдә, алга таба да балаларның сөйләмен үстерүне, баетуны  һәм камилләштерүне күз алдымда тотам.