• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Открытое занятие Гиниятуллина Г.М. "Туган җирем"

Тәрбияче;Гиниятуллина.Г.М. Интегрирлашкан конспект занятия ( аралашу һәм кисеп ябыштыру буенча;) Тема; «Минем туган жирем». (мәктәпкә әзерлек төркеме өчен ачык дәрес) Максат;1.Yстерелешле диалог ,сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. 2.Балаларның республикабыз hәм анын символикасы турындагы мәгьлүматларын арттыру.Шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру.Сөйләмдә герб,флаг, гимн сүзләрен активлаштыру. 3.Читеккә татар халык бизәкләрен кисеп ябыштыруны өйрәтү. 4.Игътибарлылыкны,уй-фикерләү сәләтен үстерү. 5.Туган шәhәребезгә карата горурлык хисе тәрбияләү. Якынча эш: 1Татарстан республикасы гимн тыңлау,2“Мин яратам сине Татарстан”җыр тыңлау,3 шәһәрнең кунакчыл урыннары иллюстрацияләр карау, 4 “Милли киемнәр” альбом карау.5Д/уен “Телевизор карыйбыз”,6дуен “Сүзләр чылбыры” 7д\уен”Уйла һәм әйт”.8 уен “шешә тәгәрәтеш”;9 җырлы биюле уен “читекче”. җиһаз: пиктограмма.фотосүрәтләр,хат,аудиоязма,герб,флаг. Әшчәнлек барышы 1.Хат уку: Тәрбияче: «Исәнмесез балалар! Сезгә Мәскәү балалары хат яза .Без Казан шәhәренә үзебезнен дуслар янына танышырга килмәкче идек.Сезнен туган шәhәрегез белән якыннанрак танышасыбыз килә.Зинhар очен ,булышыгыз әле. балалар» Тәрбияче: Балалар, Мәскәү дусларыбызга булышабызмы? Балалар: Әйе булышабыз. Тәрбияче: Безнең илебез ничек дип атала? Балалар:Безнең илебез Россия ,туган жиребез Татарстан Республикасы. Тәрбияче: Татарстан Республикасының башкаласы нинди шәhәр ? Балалар: башкалабыз Казан шәhәре. Тәрбияче:Безнен адрес ничек ? Балалар:Татарстан Республикасы Казан шәhәре. Тәрбияче:Мин сезгә «Казан» дигән бер риваять сойлим тынлагыз.Бер кыз, юарга дип алып тoшкән казанын иделгә тошереп жибәргәч, ачыргаланып «Казан, ай Казан» - дип кычкырган.Анын үзәк өзгеч тавышын тирә – юньдә яшәүчеләрдә ишеткәннәр. Тиздән бу тирәдә яшәүче халык үзе торган жирне, үсеп килүче каланы «Казан» дип атый башлаган. Бу исем ботенесенә охшаган. Шул ерак заманнардан бирле безнен башкалабыз Казан дип атала. Д/уен ”сүзләр чылбыры” Тәрбияче: БалаларТарстанда нинди шәһәрләр бар? (Яр Чаллы,Яшел Үзән, Әлмәт.Алабуга Һ.Б.) Тәрбияче: Балалр бу рәсемнәргә игътибар итегез әле, аларда нәрсә сүрәтләгән?(Балалар рәсем янына чыгып сойлиләр) Бала: Татарстан символикасы, герб, флаг, гимн. 1 бала. Бу рәсемдә Татарстан гербы, гербты Ак Барс сүрәте тoшерелгән. Барснын ун аягы бераз күтәрелгән, ул анын боеклеген анлата. Ул үзенен канаты астында барлык кешеләрне яклый.Гербның кырыйлары яшел төстә.Ул җирдәге тормышны характерлый.Кызыл төс кояш энергия чыганагы көч һәм матурлык. 2 Бала. Бу рәсемдә Татарстан республика флагы. Ул яшел, ак, кызыл тосләрдән тора. Яшел тос – яшәү яшәрү ,билгесе. Ак тос – чисталык, намуслык.яктылык билгесе. Ә кызыл тос – азатлык ,бәйсезлек.матурлык билгесен анлата. Тәрбияче: Татарстанның тагын бер символы гимн бар, Бүген без сезнеңТататарстан гимн тыңларбыз .Гимн ул тантаналы музыка һәр илнең үз гимны бар .Аны төрле тантанада тыңлап үтелә. Гимның музыкасын копазитор Рөстәм Яхин язган.Гимн ул хезмәтне ,хезмәт сөйгән халыкны данлый.Без үзебезнең туган ягыбызны яратабыз аның белән горурланабыз.Шуңа күрә без гимны аягүрә басып , баш киемен салып тыңлыйбыз. (Аудиоязма, ). Тәрбияче: Ык, зоя, мишә, чулман, кама, волга, идел. Бу сузләр нәрсәне анлата.? Балалар: Татарстандагы зур елагалар. Тәрбияче: Ә безнен Казан шәhәрендә нинди зур елга бар?. Балалар: Казансу елгасы бар. Тәрбияче: Ә нинди зур кул бар? Балалар: Кабан куле бар. Физкультминут”Без шулай ял итәбез” д\уен”Уйла һәм әйт” Тәрбияче: Балалар безнен шәһәребездә нинди истәлекле урыннар бар? Балалар: 1 Цирк .2 Опера балет театыры.3 Курчак театр. 4 Кремель.5 Кол шәриф мәчете.6 Соембикә манарасы. 7 кырлай паркы.8. спорт сарае.9 Камал театыры.10 Спасс башнясы.11 Милли музей. 12 Стадион.13 Зоопарк.14 Казань Арена. Уен”шешә тәгәрәтеш” Биремнәр.1.нинди татар халы бәйрәмнәре бар? 2.шигырь сөйләү. 3.нинди мәкальләр беләсез? Тәрбияче: Безнен президент кем? Балалар: Ростәм Минниханов. Тәрбияче ;Әлек заманда Соембикә хатын кыз ил беән идәрә иткән.. Анын хормәтенә бик матур манара тозегәннәр. Ул ничә каттан тора? Балалар: Ул жиде каттан тора. Уен «Телевизор карыйбыз» (Слайд курсәтелә). 1. Кремль кайсы урамда урнашкан? – кремль урамында урнашкан. 2. Тукай музей йорты кайсы урамда урнашкан? – Тукай урамында урнашкан. 3. Туган авылым кайсы урамда урнашкан? – Лукова урамында урнашкан. 4. Камал театыры кайсы урамда урнашкан? – Татарстан урамында урнашкан. 5. Курчак театыры кайсы урамда урнашкан? Петербург урамында урнашкан. 6. Муса Жәлил Оперы Балет театыры кайсы урамда урнашкан? – Ирек майданы урамында урнашкан. Тәрбияче:Бер сүз белән бу урыннар ничек атарга мөмкин.(Казанның истәлекле урыннары). д\уен”Кем зирәк әйт тизрәк” Тәрбияче; Мин сезгә табышмак әйтәм. Тыңлагыз! Җырлый җырлый сәхнәләрдә, Аларның биер чагы. Кызларга бик килешә Башынднгы......( калфагы). Әнием ак сәйлән белән. Чиккән яшел бәрхетне. Ул үзем кебек бәләкәй, Ә исеме --...(түбәтәй) Яңа гына идем итек “Ч”өстәгәч булдым.... (читек). Тәрбияче;Әйе дөрес,әйдәгез әле мәскәү дусларга бүләк итеп читек ясап бирик әле.(балалар читеккә бизәкләр кисеп ябыштыралар ) Тәрбияче:Молодец булдырдыгыз(кисеп ясалган читекләрне карыйлар). Уен “читекче” Итек читек әнә без. Матур итеп тегәбез Кирәкмиме, алмыйсызмы, Әллә киеп карыйсызмы?Кая бир.! Мәскәү дусларыбызны шәһәребез белән таныштырдык, кунакка рәхим итсеннәр. Тәрбияче: Бүгенге дәресебез тәмам. Без Мәскәү дусларыбызны үзебезнен Казан шәhәребез белән таныштырдык, кунакка рәхим итсеннәр.Тагын беркат искә төшерик Казан нинди шәhәр әле? Балалар: Казан матур борынгы шәhәр. Тәрбияче: Безнең Тарастанда нинди шәһәрләр бар ?Без кайсы илдә яшибез?. Бер сүз белән бу урыннарны ничек атарга мөмкин? (Казанның истәлекле урынары) . ( Балалар җавабы) Тәрбияче: Балалар хәзер пиктограммага карап мәкальләрне әйтегез. Балалар: Туган илем –туган өем. Үз илем—үземә кадерле. Туган ил ул—була бергенә, Туган илнең кадерен белгенә. Тәрбияче: Балалар бүгенге дәрестә актив катнашуыгыз очен барыгызга да рәхмәт. Дәресебезне Казан турындагы жыр белән тамамлыйбыз (Мин яратам Сине Татарстан җыры).Хушыгыз сәламәт булыгыз.