• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Консультация для родителей "Нәфис әдәбият" Гиниятуллина Г.М.

Консультация; тема: Нәфис әдәбият әхләк сыйфатлар формалаштыра. Билгеле бер кичерешләр нәтиҗәсендә балаларда тойгылар барлыкка килә. Яңа кичерешләр йогынты астында тойгылар үзгәрергә мөмкин. Безнең илдә үсеп килүче яшь буынны әхлак тәрбиясе белән тәрбияләү үткен сорау булып тора. Балаларга әхлак тәрбия бирү, тәрбиячеләрнең бурычы булып тора. Без тәрбиячеләр һәм гаилә балаларда яхшы, киң күңелле, булуны кече яшьтән тәрбияли башлыйбыз. Бу тәрбия балада гомер-гомергә кала. Балалар бакчасында тәрбия бурычлары- өлкәннәрне хөрмәт итү, әхлак гадәтләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бу гадәтләр тәрбияләнә.Аеруча 5-6 яшлек балада әхлак тәрбия, туган иленә, авылына, бертуган шәһәренә ярату тойгылары, мөнәсәбәтләре формалашу зур урын ала. Әйләнә-тирә белән танышу процессында балаларда үз иленә мәхәббәт, иптәшләренә яхшы мөнәсәбәт, гаделлек тойгысы формалаша, дус эшләү һәм уйный белү, киң күңеллеккә, гүзәллеккә омтылу тәрбияләнә. Әдәби әсәрләр балалар өчен шатлык почмагы гына түгел, ул шулай ук бөтен яктан тәрбияләү чыганагы да. Ул әйләнә -тирә белән таныштыра, балалар да кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне, яхшылык һәм явазлык, дөреслек һәм гаделлек һ.б.ачыклый Һәм әлбәттә, балаларнын унай эмоцияләрен тәрбияләүдә, иң күп мөмкинчелекләр әкияттә. Һәр әкияттә яхшылык белән усаллык арасында чик салынган. Алар килешмәүче дошманнар. Алар һаманда керәштә, ләкин киң күңеллек һәрвакыт җиңә. Шуна күрә әкиятнен йогынтысы баланын рухи дөньясына тәэсир итүе көчле. Әгәрдә, Одоевскийнын “Мороз Иванович” әкиятендә әйбәт кыз коега төшә, ул аны хезмәт һәм кайгыртуы өчен көмеш һәм брильянтлар белән бүләкли, ялкау кызны ул боз белән бүләкли.Бу аңа ялкаулык һәм тупаслык өчен җәза. Рус халык хәйләсез әкияттә “Шалкан” буыннан буынга күчә. Аны балалар һәм өлкәннәр сөйлиләр, театрда күрсәтәләр. Ул шуның белән үзенә тарта бабай үстерде бик зур шалкан, ә аны җирдән тартып чыгарырга ярдәм итте кечкенә тычкан – нәниләр әкиятне шулай аңлыйлар. Әкият аша балаларда игелеклелек, тыңлаучанлык, батырларның язмышлары өчен кичереш тәрбияләнә.Әкиятләр аша балаларга әхләк тәрбиясе бирәбез. Әкият аша балаларда игелеклелек, тыңлаучанлык, батырларның язмышлары өчен кичереш тәрбияләнә. 1. “Казлар-аккошлар” Кыз үзенең энесен убырлы карчыктан коткарган. Аңа ярдәм иткән. 2. “Төлке, куян һәм әтәч” Әтәч, кыюлык, батырлык күрсәткән. Хәйләкәр төлкене куян өеннән куып чыгарган,куянга булышкан. Бу әкият киң күңеллек, яхшылык сыйфатын тәрбияли. 3. “Тату туганнар” (Корея халык әкияте) Бу әкияттә туганнар бер-берсен хөрмәт итүне тәрбияли. 4. “Шалкан” Шалканны бергәләшеп тарткач кына чыккан. Авыр эшне күмәкләшеп эшләгәч кенә җиңеп булуны тәрбияли. Бүгенге әкиятләр дус-тату, тыңлаучан, юмарт булырга өйрәтә. Без дә үзебездә шушы сыйфатларны булдырырга тырышыйк. 5. “Чукмар белән Тукмар” Алар баштан тату яшәмәгәннәр соңыннан дуслашканнар. Бер-берсен хөрмәт итүне тәрбияли. 6. “Өч кыз” Дустыңа, иң якын кешеңә карата мәрхәмәтлелек тәрбияли. Ул өч кыз турында бара. Бер кыз киң күңелле, ягымлы була. Тиен аңа бәхет тели. 7. В.Осеева “Бер әби” дигән хикәядә балаларга өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, ихтирамлылык кебек сыйфатлар тәрбияли. 8. “Тавык, көртлек һәм тычкан”әкияте балаларда эш сөючәнлек, мөстәкыйльлек, җаваплылык хисләре тәрбияли. 9. Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” хикәясе төрле ситуация проблемалы сораулар аша яхшылык, шәфкатьлелек, дуслыкны тәрбияли. 10. “Ике кыз” әкиятендә бер кыз бик акыллы киң күңелле, шәфкатьле була. Ул үзенең актык ипиен аюга, куянга, төлкегә биргән. ә җәнлекләр аңа тун бүләк итәләр. ә икенчесе бүлешмәгән. Җәнлекләр аны таяк белән кыйнаганнар. әгәр яхшылык эшләсәң, үзеңәдә яхшылык эшләгәннәр. Начарлык эшләсәң начарлык үзеңә кайтар. Балаларга рәсем аша әхлак тәрбия бирү буенча түбәндәге темалар үткәрелде 1. “Кышкы бәсле агач” Максат: Кышның матурлыгы белән соклану, үзенең туган ягының табигатен, аңа яратуны һәм сакчыл карашны тәрбияләү. 2. “Безнең яраткан уен “Йортсыз куян”” Максат: Көчсезләрне саклауны тәрбияләү. 3. “Безнең бакчада чыршы бәйрәме” Максат: бәйрәм күңел күтәренкесе, шатлык хисләре тәрбияләү. 4. “Читек бизәү”;”Алъяпкыч бизәү”; “Калфак бизәү” Максат: балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбызның йолаларына хөрмәт тәрбияләү. 5. “Городец бизәге” Максат: башка халыкның рәсем сәнгате белән таныштыру, бизәкләрнең матурлыгына соклануны тәрбияләү. 6. Натурадан карап ясау “Миләш ботагы” Максат: табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. 7. “Әни үз баласы белән урамда йөри” Максат: әти-әнигә хөрмәт тәрбияләү. 8. “Кичке Казан” Максат: Төрле-төрле утлар яна, кичке шәһәрнең матурлыгына соклану үзең яшәгән шәһәрне яратуны тәрбияләү.