• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Открытое занятие Гиниятуллина Г.М.

Тәрбияче: Гиниятуллина.Г.М. Конспект: тема «Әкиятләр аланы» (мәктәпкәчә яшьтәге төркемендә аралашу белем бирү өлкәсе буенча ачык дәрес) Максат;1.Таныш әкиятләрне балаларның хәтерендә ныгыту,аларны иллюстрацияләр , өзекләр ,табышмаклар буенча танып белүне, әкиятне рольләргә бүлеп уйнауны өйрәтүне дәвам итү.2.Уйлау сәләтен,күзаллауны, хәтерне үстерү..3.Җөмлә өстендә эшләүне дәвам итү(анализлау, схема рәвешендә язу) . 3.Әкиятләргә карата кызыксыну тәрбияләү. Якынча эш; Д/уен “Син миңа – мин сиңа”. Уен. Әкиятне табышмак буенча бел. Уен “Картина буенча әкиятне бел”. Д/уен. “Әкиятне геройлары буенча бел”. Уен“Картина буенча әкиятне бел”. Д/уен “Дөрес сайла”. Д/уен “Әкият геройларының җырлары”. Д/уен “Тартмалы әкият”. “Дусларын тап” уены. Җиһазлар; Әкиятләргә карата илюстрацияләр—“Кәҗә бәтиләре һәм бүре” ;”Чуар тавык”,”Золушка” һ.б. Әкият буенча китап күргәзмәсе.;туп; Эшчәнлек барышы.. Тәрбияче: Бүген безнең дәрескә кунаклар килде, әйдәгез исәнләшәбез алар белән. Ә хәзер мин сезнең белән исәнләшәм. Исәнмесез күңелсез балалар. Нәрсә мин дәрес әйтмәдемме ? Алайса башкача әйтеп карыйм. Исәнмесез татусыз балалар. Тагын шулай түгелме? Ну алайса: Исәнмесез бернәрсәдә белми торган балалар.(Юк белә торган балалар) Ә белә торган, алайса дәресебезне башлыйбыз, сезнең белемегезне тикшерәбез. Бүген без сезнең белән әкиятләр турында сөйләшербез. Сез әкиятләр яратасызмы? (Әйе). Сез инде күп әкиятләр беләсез инде. Бүген сезнең белән, тагын бер мәртәбә яраткан әкиятләрне искә төшерү өчен җыелыштык. Сезнең кайсыгыз күбрәк әкият белә икән. Шулай итеп әкиятләр иленә сәяхәтне башлыйбыз. Шигырь укыла. Әкиятләр нинди була? Әиятләр---батырлар, Бар бит анда ак аюлар, Көчле камыр батырлар. Әкиятләр нинди була? Әиятләр---шаяннар, Йөгерешә җилаяклар, Чакмый торган чаяннар. Әкиятләр нинди була? Әиятләр---хәйләле, Чөнки анда зирәк Батыр, Тагын елак шүрәле. Д/уен “Син миңа – мин сиңа”. (Балалар түгәрәкләнеп утыралар. Алып баручы хайван исемен әйтеп тупны балаларга ыргыта. Балалар чиратлашып җавап бирәләр, нинди әкияттә бу герой очрый). Мәсәлән: Срык – “Кәҗә белән сарык әкияте; бүре -.... ; Бака-...; Каз-…; Тәлке--…; Тавык-…; Куян---… ;. конек - … .” һ.б Молодцы, Әкиятләр күз алдына китереп булмый торган могҗизалар, маҗаралар турында сөйлиләр, алар төрле була, авторныкы һәм халыкныкы. Тәрбияче: Балалар сез ничек уйлыйсыз, ни өчен әкиятләрне халыкныкы дип атыйлар? (Чөнки аны халык язган). Әйе, чөнки әкиятләр бер кешедән икенчегә күчкән, шуның өчен әкиятләр халык авыз иҗатына керә. Ни өчен әкиятләрне авторныкы дип атыйлар (чөнки аны бер кеше уйлап язган). Әкиятләр киң күңелле. Һәр әкияттә киң күңелелек җиңә, ә начарлык һәрвакыт җиңелә. Уен. Әкиятне табышмак буенча бел. Тәрбияче: балалар сез күп әкиятләр беләсезме? (Әйе). Хәзер тикшерербез. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез әкиятнең исемен атагыз. 1. Появилась девочка в чашечке цветка. И была та девочка чуть больше ноготка. (Дюймовочка) 2.Сакаллы килеш туа Берәүдә гаҗәпләнми. (Гали белән кәҗә) 4.Возле леса, на опушке Трое их живет в избушке Там три стула и три кружки Три кроватки, три подушки – Угадай без подсказки Кто герой этой сказки. (Три медведя) 5.Чуар йомшак күлмәге Тотсаң уңа бизәге Тоттырмый, китә очып Я кала җирдә посып. (Бала белән күбәләк) 6.Лечит маленьких детей Лечит птичек и зверей Сквозь очки свои глядит Добрый доктор… (Айболит) 7.Туннарга киендерә Җылыта, сөендерә Тоягы булса ярык Исеме аның сарык. (Кәҗә белән сарык) 8.Вымолвим словечко Покатилась печка Прямо из деревни К царю и царевне И за что не знаю Повезло лентяю. (По щучьему велению) 9.Жила – была девочка Имя забыла она свое давно Так как однажды ей бабушка подарила шапочку И все стали ее звать (Красная шапочка) 10.Нәкъ кеше кебек үзе Бар маңаенда мөгезе “Былтыр кысты” дип – акыра Туганнар чакыра. (Шүрәле) 11.Кычкырадыр “Качма качма, тукта тукта и карак...” (Су анасы) 12. Белолица, черноброва Нраву краткого такого И жених сыскался ей – Королевич Енисей. (Сказка о мертвой царевне и семи богатырях) Уен “Картина буенча әкиятне бел”. Тәрбияче; Бик яхшы табышмак буенча әкиятне белдегез. Ә хәзер әкиятне иллюстрация буенча белегез. (Тактага иллюстрацияләр эленә “Бүре һәм кәҗә бәтиләре”, чуар тавык.......һ.б. 1. Балалар карагыз, әйтегез иллюстрация кайсы әкияттән ( “Бүре һәм кәҗә бәтиләре” иллюстрациясен күрсәтә). Безне бу әкият нәрсәгә өйрәтә.? (Чит кешегә ишекне ачмаска, әнине тыңларга, усал булмаска бүре кебек, ә киң күңелле булырга кирәк) 2. Карагыз һәм әйтегез бу иллюстрация кайсы әкияттән? –(чуар тавык әкиятеннән иллюстрация күрсәтә). Бу әкияттә чуар тавык нинди - яхшымы, начармы? (Тавык яхшы. Әби белән бабайга ул алтын күкәй бүләк итте, ә инде аны тычкан ваткач, ул аларны кызганды, аларга гади йомырка салды). Д/уен. “Әкиятне геройлары буенча бел” Тәрбияче: Мин сезгә әкият геройларын атыйм, сез әкиятнең исемен исегезгә төшерегез,. 1. Бабай, жучка, онык, тычкан. (Шалкан) 2. Тычкан, әби, йомырка. (Чуар тавык әкияте) 3. Бик кечкенә кыз, май коңыгызы, карлыгач, тычкан. (Дюймовочка) 4. Патша, өч улы, ук, сазлык. (Царевна лягушка) Балалар сезнең алда әкият геройлары (рәсемнәр куела), куян, бүре, төлке, аю, йомры икмәк. Кайсы әкият герое биредә артык? (йомры икмәк). Калган геройлары ничек дип атарга атарга мөмкин? (кыргый хайваннар) Кайсы геройларны өстәргә мөмкин? (бабай, әби) Бу әкият ничек дип атала? ( Йомры икмәк) Д/уен “Дөрес сайла”. Кайсы әкияттә бүре юк? Өч дуңгыз; шалкан;кызыл башлык. Кайсы әкияттә аю юк? Өч аю; теремкәй; кар кызы. Кайсы әкияттә төлке юк? Мәче, әтәч, төлке; Василиса Прекрасная; Төлке һәм бүре. Кайсы әкияттә кыз юк? Золушка; кар кызы; добрыня и змей. - Д/уен “Әкият геройларының җырлары”. (Белергә кирәк бу кайсы әкият персонажы җыры): 1. У меня не усы, а усищи, Не лапы, а лапищи Не зубы, а зубищи, Я никого не боюсь! (Заяц хвастун) 2. Не садись на пенек, Не ешь пирожок Неси бабушке, Неси дедушке. (Маша) 3. Мин бабайдан киттем Мин әбидән киттем Төлке синнәндә китәм. (Йомры икмәк) 4. Әйдәле Акбай, өйрән син Арт аягың белән тор. Аума, аума, туп – туры тор, Төз утыр, яхшы утыр. (Кызыклы шәкерт). 5. Ясни, ясни на небе звезды Мерзни, мерзни, волчий хвост. (Лиса ) 6. Аленушка, сестрица моя, Выплынь на бережок Костеры горят высоки Котлы кипят чугунные Ножи точат булатные Хотят меня зарезать.( Иванушка) 7. Несет меня лиса, За темные леса За быстрые реки За высокие горы Котик – братик Спаси меня. ( петух, ) 7 .Скажи и всю правду доложи Я ль на свете всех милее Всех румяней и белее?(царивня) 8. Мы поем и веселемся” Злого волка не боимся Кто построил прочный дом Жить без страха может в нем!(поросенки) . 9. Бәтиләрем, балакайларым Ачыгыз ишекне ачыгыз Сезнең әнкәгез кайтты Сезгә сөт алып кайтты.(әни кәҗә) Физкултьминут ”кояш” Д/уен “Тартмалы әкият”. Тәрбияче; Менә сиңа тартма, шуңа дустым әкият сал. (уйнаучыларга тартмага үзләренең яраткан әкиятләрен салырга куша). Балалар: Мин тартмага “Кот в сапогах” әкиятен салам. Мин тартмага “Кәҗә белән сарык” әкиятен салам. Мин тартмага “Золушка” әкиятен салам.һ.б. Уен ситуация. “Җөмлә төзибез”, «Җөмләне график схема рәвешендә язу.». Тәрбиче ;Балалар мин сезгә әкият героен күрсәтәм, ә сез аны танып әйтергә һәм шул сүз белән төрле җөмлә төзергә кирәк. Мәсәлән : Аю (Аю бал ярата). Бу җөмлә ничә сүздән тора?( Бу җөмлә өч сүздән тора, бала җөмләнең схемасын тактада яза). Шалкан,Песи,Тычкан. Бабай, шалкан чәчкән, Песи Жучканы чакырган, тычкан мәчегә тотынган. 1./-- -- -- . 2./-- -- -- . 3./-- -- -- . Бу кайсы әкияттән өзек (Шалкан), молодцы! “Дусларын тап” уены. Тәрбияче: ка, ре, ку, ру,ры, ла, на, ба, бү иҗекләрен әйтә. - Балалар, бу иҗекләр дусларыннан аерылганнар. Әйдәгез, аларның дусларын табыйк, күңелсезләнеп йөрмәсеннәр. Аларны очраштырыйк. Балалар шушы иҗекләр белән сүзләр әйтәләр: кара, бүре, бару, сары, сара, кура, кала, куна. Бик яхшы! Тәрбияче: Балалар, без барыбыз да әкиятләр яратабыз. Искә төшерик әле, без сезнең белән нинди әкиятләр укыдык? (Саныйлар) Ишек шакыйлар. Бер кыз бала керә, исәнләшә. Кыз: Балалар, минем сезгә сөйлисе зур хәсрәтем бар. Әтием белән әнием базарга киткәндә миңа кечкенә энемне карарга кушканнар иде. Мин энемне ишек алдына чирәмгә утырттым да, иптәш кызларым белән уйнарга чыгып киттем. Уен белән мавыгып, энем турында бөтенләй онытканмын. Ә кайтып керсәм, ишек алдында энем юк. Мин аны эзләп карадым, таба алмадым. Сез миңа ярдәм итмәссезме икән? Тәрбияче: Балалар, безгә таныш бит бу кыз. Ул кайсы әкияттән килгән соң? (Казлар – аккошлар). Ә энесе кая китте икән? Балалар: Аны казлар – аккошлар алып киткәннәр бит. Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, эзләшик кызның энесен, булышыйк әле аңа. Юлга чыгарга сез әзерме? Ә нәрсәгә утырып барырбыз икән? Әкиятләрдә нәрсәгә утырып йөриләр соң? (Җаваплар). Әйдәгез, тылсымлы келәм – самолетка утырып, әкият иленә киттек. (Утыралар, күзләрен йомып, “очалар”). Тәрбияче табышмак әйтә. Үзе ак күлмәк кигән, Башы түшәмгә тигән. Ул нәрсә? (Мич) Ерактан мичне күреп алалар, ковер – самолет белэн “җиргә төшәләр”. Мич янына киләләр. Тәрбияче: Мич, мич әйт әле,Казлар – кайсы якка очтылар? Мич: Минем табышмагыма җавап таба алсагыз, мин сезгә юлны күрсәтермен. Үзе түгәрәк, Урыны түрдәрәк, Бар нәрсәдән дә кадерлерәк. Ул нәрсә? (Икмәк) Мич: Дөрес уйлыйсыз, балалар. Тапкырлыгыгыз өчен мин сезгә казларның кайсы якка киткәнен әйтәм. Әнә ул якка очтылар. Балалар мич күрсәткән якка баралар, алмагач янына киләләр. Тәрбияче: Алмагач, алмагач, әйт әле, казлар кайсы якка очтылар? Алмагач: Минем сезнең зирәклелегезне сынап карыйсым килә. Бар сорауларыма да җавап бирә алсагыз, мин сезгә ярдәм итәрмен. Әйтегез әле, минем алмаларым нинди? (Әче). Ни өчен? (Кыргый алма әче була). Ә минем җимешләремнән кешеләр нәрсәләр эшлиләр, белмисезме? (Компот ясыйлар, бәлеш пешерәләр, кайнатма ясыйлар, как коялар). Миңа үсү өчен нинди шартлар кирәк? (Су, җылылык, яктылык). Ярый, бу сорауларыма җавап бирә алдыгыз, ә хәзер табышмакларымны тыңлап карагыз. 1. Нинди агач җилсез шаулый? (Усак) 2. Сабакларым энәле, миңа кагылма яме. Ә җимешем файдалы, кайнатып эч син аны. (Гөлҗимеш) 3.Җәен киенә Кышын чишенә. (Агач) Миңа бик ошадыгыз. Шатланып ярдәм итәм сезгә.Алмагач балаларны зирәклекләре өчен мактый, аларга юл күрсәтә. Балалар сөт елгасына килеп чыгалар. Балалар: Елга, елга, әйтче, казлар кайсы якка очтылар? Елга: Балалар, минем турында нинди табышмаклар беләсез? 1. Кыш буенча тик тора, Яз җиттеме, котыра. (Елга) 2. Су өстендә җәяү йөрим, Тып – тып басып атлыйм мин. Иң тирән җирләрдән үтәм, Әз генә дә батмыйм мин. (Боз белән капланган елга) Табышмакларны белдегез. Ә хәзер минем сорауларыма җавап биреп карагыз. 1. Суда нинди таш булмый. (Коры таш) 2. Үрдәк судан чыккач нишли? (Коры җиргә баса) 3. Суны кайчан иләк белән ташып була? (Су карга яки бозга әйләнгәч) - Рәхмәт. Ә сез мин китергән файда турында беләсезме? - Елгаларда балыклар яши. - Елгаларда коенабыз. - Электр энергиясе дә су ярдәмендә алына. - Кешеләр теплоходларга, метеорларга, көймәләргә утырып, елга буйлап кирәкле җирләргә баралар һ.б. Елга: Сез тапкыр, зирәк, миңа бик ошадыгыз. Шатланып ярдәм итәм сезгә. Юл күрсәтә. Балалар убырлы карчык йортына киләләр. Аларның каршысына шәл белән төренгән убырлы карчык чыга. Ачуланып: Убырлы карчык :Авырып ятканда да бер тынычлык юк. Нишләп йөрисез мине борчып? Тәрбияче: Әбекәй, синең кай җирең авырта соң? Бәлки без ярдәм итә алырбыз? Убырлы: Суык тиердем, тамагым авырта. Тәрбияче: Борчылма, әби, безнең балалар суык тигәннән дәвалау серләрен беләләр. Әйдәгез, балалар, әбигә ярдәм итик. 1б. Йөткерсәм дә, карлыксам, Әни миңа кич – иртә, Бераз гына бал кушып, Балан суы эчертә. 2б Кура җиләге менә Дару дисәң дә ярый. Кызыл доктор дип аңа Исем бирсәң дә ярый. 3.б.Суык тисә вареньесын Чәеңә салып эчәсең Шабыр тиргә төшәсең. 4.б. Кем дә белә анысын!.. Ул булмаса, әгәр дә Юкә чәчәгеннән дә Яхшы дару бармы соң?! Бала :. Әбекәй, менә бу үлән суын эчеп җибәр әле. Файдасы тими калмас. Убырлы эчә. Ай рәхмәт яугырлары, сез бик шәфкатьле балалар икәнсез. Шундук җиңеләеп киттем. Яхшылыгыгызга яхшылык белән җавап бирәсем килә. Сез бу кызның энесен эзләп йөрисез бугай. Бу явызлыгымны кичерегез. Мин сезгә малайны кире кайтарам. (Алып чыга).Кыз энесен кочаклап ала. Балалар кайту юлына чыгалар. Тәрбияче: Балалар, сезнең тапкырлыгыгыз, зирәклегегез, яхшы күңелле, ярдәмчел булуыгыз кызга энесен табарга ярдәм итте. Тапкырлык, зирәклек кыен хәлләрдән чыгу өчен иң зур ярдәмче ул. Молодцы бөтен әкият геройларыннан сезгә рәхмәт әйтәсем килә.Сез әкиятләрне яхшы беләсез , сезнең һәр кайсыгызның да иң яраткан әкияте бадыр дип мин уйлыйм. Шушының белән дәресебез тәмам. Рәхмәт сезгә балалар.