МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)
Визитная карточка
| Адрес: | 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а |
| Телефон: | +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85 |
| E-Mail: | Ds155.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани |
| У нас учатся: | 143 |
| У нас учат: | 13 |
Отчет проекта "Неделя дружбы" вторая младшая группа. Нухова А.Р.
"Дуслык атнасы" проектына отчет
6 нчы февральдан 13нче февральга кадәр төркемдә “Дуслык атнасы” уздырылды. Бу проектка атналык план алдан ук әзеләнеп куелды. Атна дәвамында балалар белән дуслыкка кагылышлы уеннар, шигырләр, җырлар, мәкалләр өйрәндек. Төрле формадагы рәсемнәр ясадык: бармаклар ярдәмендә, кисеп ябыштырып, карандашлар белән. Шулай ук дуслык темасына кагылышлы әкиятләр укыдык.
Дуслык атнасының беренче көнен уен формасында узды, теманың исемедә “Әйдәгез исәнләшәбез”. Аның максаты буенча без балаларны бер-бересе белән һәм олылар белән үз теләге белән исәнләшергә өйрәттек ”Дуслар бәлә килгәндә сынала” дигән мәкалне өйрәнеп эчтәлеген өйрәндек. Һәм дәреснең азагын хәрәкәтле уен “Син минем дустым һәм мин синең дустың “белән тәмамладык. Икенче өлеш кич “Дуслык турында”дәресе уздырылды. Дәреснең төп максаты балаларда “Төлке, әтәч, мәче”әкияте аша бер-береңә, нәниләргә, олыларга карата дус, тату мөнәсәбәттә булу теләген уяттык. Дәрес азагын “От улыбки “ җыры белән тәмамладык.
Икенче көн “Дракон” уены белән башлап җибәрдек. Уенның максаты булып колоннага басып бер-береңнең җилкәсенә тотынып басарга өйрәнү һәм бер-берең дус мөгаләмәдә аралашу күнекмәләрен булдыру. Икенче өлеш “Яхшы гамәл дәресләре”темасына сюжетлы рәсемнәр каралды. Бер-берсе арасында дуслык тойгылары тәрбияләнде.
Өченче көн шулай ук уен белән башланып җибәрелде. Уен “Мин синең белән дус булырга телим”. Максат: бер-береңә дус, тату мөнәсәбәттә булу теләген үстерү. Балалар түгәрәккә утырп бер-берсенә йомгак бирәләр. Йомгак бала кулында булганда ул үзенең дусты турында сөйли һәм "мин синең белән дус булырга телим" дигән сүзләр белән йомгакны дустына бирә, икенче бала җепне бармагына чорный сүзләрен әйтеп өченче балага суза, уен шулай дәвам итә. Соңыннан идәнгә яталар, күзләрен йомалар, әкрен генә кулларын күтәрәләр һәм тарталар. Төп максат ахырдан “Бер-берең белән бик таныш бәйләнешкәнбез, чөнки без үз-ара бик тату “дигән фикергә килдек. Икенче өлеш В.Маяковскийның “Нәрсә яхшы, нәрсә яман” шигырен укыдык. Максат:нинди гамәл эшләсәң начар икәнен аңлаттык. Бер-береңә нинди мөнәсәбәттә булганда синең белән дус булырлар һәм яратырлар, шул турында әңгәмә алып барылды.
Дүртенче көн “Дуслык” дәресе уздырылды. Дәрес тыныч музыка һәм шигыр укудан башланды. Хикәя укылды һәм хикәягә карап кагыйдәләр төзелде. Максат уйнаганда уенчыклар белән бүлешә белергә өйрәтү, бер-береңне бүлдереп сүз башларга ярамый һәм гомумән бу күренеш матур түгел икәнен, үз уеңны әйткәч сорау бирергә “син минем белән ризамы?” дигән кагыйдәләрне кулланырга өйрәндек. Икенче өлеш уен “Дустыңны тап”. Максат: балаларны бер-берсе өчен кайгырыга, уйларга, шатланырга өйрәнү. Өченче өлеш кисеп ябыштыру “Минем дустым”. Максат: киселгән кул рәсеменә дутыңның йөзен ясап ябыштыру. Дуслык тойгыларын тәрбияләдек.
Бишенче көн: ”Безнең тату гаилә” рәсеме буенча күргәзмә оештыру. Максат: әти-әни ярдәме белән гаилә рәсемен ясап алып килүләренә ирешү.
Дуслык атнасы бик күңелле, кызыклы итеп уздырып җибәрдек. Балалар “дус” дигән төшенчәнең мәгнәсен тулысынча үзләштерделәр, дәресләрдә актив катнаштылар. Шулай үк ата –аналар да үзләренең активлыгын күрсәтте, гаилә рәсемнәрен бик кызыклы итеп ясап алып килделәр.
Ата -аналар өчен “Балалар дуслыгы” турында папка ясалды, һәр ата-ана папка белән танышты. Алар бик кәнәгат калдылар.

