МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)
Визитная карточка
| Адрес: | 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а |
| Телефон: | +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85 |
| E-Mail: | Ds155.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани |
| У нас учатся: | 143 |
| У нас учат: | 13 |
Отчет Ганеевой Г.Ф. и Салахиевой Р.М.
Отчет педагогов Ганеевой Г.Ф. и Салахиевой Р.М.
1. Быелгы 2012-2013 уку елы дәверендә без түбәндәге программаларны кулландык:
· Общеобразовательная программа МАДОУ №290
· Программа “От рождения до школы” Руководители авторского
коллектива - доктор психологических наук, профессор, декан факультета дошкольной педагогики и психологии МГЛУ – Н. Е. Веракса; доктор педагогических наук, профессор, заслуженный деятель науки РФ, заведующая кафедрой эстетического воспитания МГТУ им. М. А. Шолохова – Т. С. Комарова
· Программа воспитания и обучения в детском саду М. А. Васильева, В. В. Гербова, Т. С. Комарова. – М.: Мозайка-Синтез, 2009
Региональный стандарт:
· Балалар бакчасында тәрбия һәм укыту программасы . Төзүчеләр: Ф.И. Юсупов, З.Ф. Камалова, Р.А. Борханова, А.Ш. Әсәдуллин, Р. Н. Ярмиев, М.Ә. Вәлиуллин. I,II кисәк. Чаллы, 1994
· Р. А. Бурганова, К. В. Закирова «Балаларбакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы” Казан: Казан нәшрияте, 2000
· Школа 2000-2100 Л. Г. Петерсон Раз-ступенька, два-ступеньк
· Региональная программа дошкольного образования Р.К.Шаехова. - Идел-Пресс, 2012, 207с.
2. Методик кулланмалар:
· Занятия по изобразительной деятельности во второй младшей группе детского сада / Т.С.Комарова, МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2010. -96с.
· Занятия по ознакомлению с окружающим миром / Дыбина О.В., МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2010. -64с.
· Занятия по развитию речи / В.В. Гербова, МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2010. -96с.
· Развитие игровой деятельности / Н.Ф. Губанова, МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2010. -144с.
· Физкультурные занятия в детском саду / Л.И. Пензулаева, МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2010. -80с.
· Занятия по формированию элементарных математических представлений / И.А. Пономарева, В.А. Позина, МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2010. -48с.
· Занятия по формированию элементарных экологических представлений / О.А. Соломенникова, МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2010. – 48с.
· Обучение детей дошколҗного возраста правилам безопасного поведения на дорогах / Р.Н. Минниханов, И.А. Халиуллин, Казанҗ, 1995.
· Аппликаөия с детьми 3-4 лет. / Д.Н. Колдина, МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2011. – 56с.
· Рисование с детьми 3-4 лет / Д.Н. Колдина, МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2010. – 48с.
· Методическое пособие для воспитателей дошкольных образовательных учреждений “Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак”.
· Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма / Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибуллина И.Җ. – Казан: Фолиант, 2013. – 224б.
· Уйный-уйный үсәбез (Балалар бакчасында уеннар); Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К.В. Закирова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2010ю – 175б.
· Туган телем-бөек анам теле. Тәрбиячеләр өчен методик кулланма / З.М. Зарипова, Яр-Чаллы, 2004, 126 б.
Хрестоматияләр:
· Гөлбакча. балалар бакчалары өчен хрестоматия. Төзүчеләре .И. Юсупов, З.Ф. Камалова, Р.А. Борханова. Казан, ТКН, 1990
· Иң матур сүз. Хрестоматия. Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен. Төзүчесе К.В.Закирова. Казан, “Мәгариф”, 2000.
· Закирова К.В., Гаффаров С.М. Әткәм-әнкәмнең теле. Казан, “Мәгариф”, 1997
· Балачак аланы. Хрестоматия. Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен. – Казан: Редакционно – издательский центр,2011. – 256б.
· Хрестоматия для воспитателей дошколҗных образовательных учреждений и родителей “На поляне детсва”
3. Быелгы уку елында түбәндәге яңа методик кулланмаларны кулландык:
· Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма / Хәзрзтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибуллина И.Җ. – Казан: Фолиант, 2013. – 224б.
· Уйный-уйный үсәбез (Балалар бакчасында уеннар); Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К.В. Закирова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2010ю – 175б.
· Оригами с детьми 3-7 лет: Методическое пособие. – М.: МОЗАИКА-СИНТЕЗ, 2012. – 128с.
· Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы: Методик күрсәтмәләр / Авт.-төз.: Г.А.Галеева, С.М.Гаффарова, З.Г. Ишниязова, Р.Ш. Ахмадиева һ.б. – Казан: “Балаларның тормыш иминлеге фәнни үзәге” ДУ нәшрияте, 2010
· От навыков к творчеству . Обучение детей 2-7 лет технике рисования . Учебно методическое пособие. / Е.В. Баранова, А.М. Савельева – М.: МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2009. – 64с.
· Конструирование и ручной труд в детском саду. Программа и методические рекомендации. / С.Н. Теплюк – М.: МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2010. – 64с.
· Нравственно-трудовое воспитание в детском саду. Для работы с детьми 3-7 лет. Пособие для педагогов дошкольных учреждений. / Л.В.Куцакова– М.: МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2008. – 144с.
· Три сигнала светофора: Ознакомление дошкольников с правилами дорожного движения: Для работы с детьми 3-7 лет. / Т.Ф Саулина. – М.: МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2010. – 112с.
· Ребенок и окружающий мир. Программа и методические рекомендаөии. / О.В. Дыбина– М: МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2010. – 80с.
· Развитие речи в детском саду. Программа и методические рекомендации. – 2-е изд., испр. и доп. - МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2010. – 64с.
Уку елы башында ФГТ таянып перспективный план төзелде. Перспективный план календарь планы белән туры килә. Һәр дәрес дәрес челтәре буенча, интегрир рәвештә алып барылды, кайбер төшеп калган дәресләр дәрестән тыш уздырылып үтәлде.
4. Быелгы уку елы дәверендә түбәндәге яңа технологияләрне кулландык:
- проект эше технологияләре:
· уен проектлары ( опытлы уеннар “Кар эрү”, «Торган суны эчәргә ярыймы?” «Суда әйләнә тирә предметларының чагылуы”, «үтә куренмәле су”, «Табигатҗтә су әйләнеше”, “Суның ага торган сыйфаты”, «Бата-батмый”, “Суның кирәклеге”, “Су тамчысы кайда яши?”
· иҗади проектлар (Дуслык атнасы, көз, кыш, яз темаларына рәсемнәр).
- Эзләнүле технологияләр ( бодай орлыклары чәчү, аларны аларның усешләрен, усентенең төзелешен өйрәнү, күзәтү, үскән вакытта, кипкәч нинди төсмердә булуын искәртү, хәтердә калдыру; арахис чикләвекләре утырту, аның чәчәк атуын күзәтү; чәчәк үсентеләре утырту, аларның үсүен күзәтү, ускән вакыттагы үзгәрешләрне искәртү; төрле агачларның ботакларын суга утыртып бөре ничек шытканын күзәтү; суган утырту, аның үсешен күзәтү, төзелешен өйрәнү.
- Компьютер технологияләре:
· бөтендөнья Интернет челтәре куллану бу төрле иллюстратив материаллар (анимациияләр, видеоматериаллар, төрле темалар буенча рәсемнәр, буяу ).
· Мультимедиа презентацияләре куллану, аларны Pover Paint программасында эшләү: «Җиләк-җимеш», «Яшелчәләр», «Киемнәр», “Йорт җиһазлпры», «Бөҗәкләр», «Йорт хайваннары», «Кыргый хайваннар», «Үсемлекләр үсүе», «Чисталык - сәләмәтлек»,
5. Самообразование: быелгы 2012-2013 уку елында үз белемемне үстерү (нәфәсәти үсеш) буенча түбәндәге юнәлешләр буенча эшләдем:
- Балалар әйләнә-тирәдәге предметларның һәм табигатьнең матурлыгын сүрәтләп бирү.
- Карандаш, фломастер, пумаланы, мускулларны киеренкеләндермичә һәм бармакларны каты кысмыйча, дәрес итеп тотарга өйрәтү, рәсем ясаганда карандаш һәм пумала тоткан кулларның иркен хәрәкәтләнүенә ирешү.
- Төс исемнәрен белүне ныгытуда (кызыл, зәңгәр, яшел, сары, ак, кара), төсмерләр белән таныштыруда эш алып бардым (алсу, зәңгәрсу, соры). Сүрәтләнүче предметка туры килгән төсне сайлап алырга өйрәнүдә эш алып барылды.
- Сызык, штрих, буялыш (мазки), тимгел-тимгел тапларны ритмик рәвештә төшерергә өйрәтү (агач яфраклары коела, яңгыр ява, җиргә ап-ак кар ява, “тып-тып-тып итә эре-эре тамчылар...”)
- Гади предметларны сүрәтләргә, төрле юнәлештә туры сызыклар (озын, кыска) сызарга, аларны кисештерергә (тасмалар, юллар, койма шакмаклы яулык һ.б.) өйрәтү.
- Төрле формалы (түгәрәк, турыпочмаклы), төрле форма һәм сызыклардан торган предметларны сүрәтләргә (аумас курчак, кар бабай, чеби, арба, вагон һ.б.) өйрәтү.
- Төрле предметларны, бөҗәкләрне һ.б. сүрәтләп (чирәмдә коңгыз һәм суалчаннар үрмәли, юлдан кабартма тәгәри, чыршыдагы шарлар һ.б.) калаулы булмаган сюңетлы композиөияләр иҗат итү күнекмәләре формалаштыру.
Әвәләү буенча:
- Балчык һәм пластилин кисәкләрен туры һәм әйләнүле хәрәкәтләр белән әвәләү, турыга әвәләгәндә барлыкка килгән таякчыкны боҗра ясап тоташтыру, шарны басып яссыландыру.
- Әвәләгән предметларны, башлы таякчык (шырпы) кулланып бизәк төшерергә, 2-3 кисәктән торган предметларны, бер берсенә кысып ябыштыру юлы белән әвәләргә өйрәтү.
- Баларны берничә кисәктән торган катлаулы булмаган предметлар әвәләргә өйрәтү (аумас курчак, чеби, пирамида һ.б.).
- Балаларга әвәләнгән фигуралардан коллектив композиөия төзәргә тәгүдим итү (алмалар, тәлинкәдәге коймаклар, аумас курчаклар әйлән-бәйлән уйныйлар һ.б.)
Кисеп ябыштыру буенча:
- Әзерләнгән төрле формадагы, зурлыктагы һәм төрле төстәге кисәкләрне кагазҗгә алдан таратып салырга һәм билгеле бер тәртиптә тезеп предметны төзергә, килеп чыккан сүрәтне кагәзҗгә ябыштырырга өйрәтү.
- Баларда үзләре сүрәтне кагазҗгә ябыштырырга өйрәтү.
- Балалрны төрле формадагы кагәзҗләрдә (квадрат, розета) геометрик фигураларны һәм табигый материалларны форма һәм төсләре буенча чиратлаштырып, предметлы гына түгел, ә декоратив композиөияләрдә төзәргә өйрәтү. Ритм хисен үстерү
6. Уку елы барышында түбәндәге ачык дәресләр үткәрелде:
Әти-әниләр белән:
· Чуар тавыкка кунакка барабыз (Математика һәм сөйләм телен үстерү буенча)
· Кар бабай (Аппликация)
· Иҗади сәгать буенча ачык дәрес “Рисуем, лепим, творим”
7. 2012-2013 елда түбәндәге пед. Советта катнаштым:
· “Создание мотивационных установок в формировании двигательных навыков, культурных навыков”
· “Системный подход в формировании двигательных навыков и развитии физических качеств детей”
· “Художественная литература в формировании нравственных качеств у детей”
· “Интегрированный подход в формировании компетенций у дошкольников”
8. Ата-аналар белән эш:
Ата-аналар белән түбәндәге темалар буенча әңгәмәләр, җыелышларда чыгышлар алып барылды:
- “Задачи воспитания, развития и обучения детей третьего и четвертого года жизни – методик рекомендацияләр”
- “Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү”
- “Балалар сәламәтлеген кайгырту – төп бурыч”
- “Ата-аналар балалары өчен җаваплы”
- “Профилактика кишечных заболеваний – тренинг”
- “Сенсорное развитие ребенка – тренинг”
- “Как правилҗно общаться с детьми – тренинг”
- “Воспитание культурно-гигиенических навыков детей, навыков самообслуживания = консультация
- “Закаляйте ребенка – методические рекомендации”
Уку елы дәверендә ата-аналар шәһәр күләмендә, балалар бакчасында, группада оештырылган күргәзмәләрдә, конурсларда, бәйрәмнәрдә актив катнаштылар: “Көз”, “Яңа ел” темаларына поелкалар ясау; “Яңа ел”, “Яз килә”, “Көз җитте”, “Дуслык атнасы” кебек темаларга рәсемнәр күргәзмәләр оештыру; “Тукайның туган көне” нә балалар белән бергә рәсемнәр ясадылар; “От вежливого пешехода, к вежлливому водителю” конкурсында катнаштык.
Әти-әниләр үз теләкләре буенча ел башында төркемгә уенчыклар, уку китаплары, математика һәм пропись буенча дәфтәрләр, канц. товарлар, йорт кирәк яраклары, дидактик уеннар алдылар, шул очрактан аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
9. Уку елы барашында балалар белән дәресләрдә түбәндәгеләрне үзләштердек:
Физик үсеш дәресендә ел әйләнәсендә үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр:
- Тәрбияче әйткән юнәлештә, аякны сөйрәмичә, туры юнәлештә йөрү; тәрбияченең биремнәрен үтәү (туктарга, утырырга, борылырга).
- Тәрбияче күрсәтмәләре буенча тигезлекне саклап, юнәлешне, темпны үзгәртеп йөгерү.
- Билгеле бер арада, предметлар аша атлап үтеп, тигезлекне саклап йөрү һәм йөгерү.
- Мүкәләп йөрү, күчерелмә баскычка, гимнастика стенасына үрмәләп менү.
- Көч белән этелеп, ике аякта алга таба сикереп бару; 40см дан да ким булмаган ераклыкка урыннан сикерү.
- Бирелгән юнәлештә 1,5 м арадан туп тәгәрәтү; тупны күкрәк турысыннан, баш артыннан ыргыту; тупны идәнгә бәрү, 2-3 тапкыр рәттән тупны өскә ыргыту һәм тотып алу; предметларны уң һәм сул кул белән 5 м да ким булмаган ераклыкка ыргыту.
- Күнегүләрне иҗат һәм фантазия элементлары күрсәтеп башкару.
Танып белү дәресендә ел әйләнәсендә үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр:
- Якын-тирәдә җиңел ориентлаша белү: еш очрый торган әйберләрне танып, аларның кулланышы турында әйтү; аларга хас кайбер билгеләрне (төсе, формасы, нинди материаллдан булуы һ.б.) әйтә белү.
- Предметларның нинди материалдан (агач, тукыма, кәгазҗ, балчык) эшләнгәннәрен белү.
- Предметларның кеше куллары белән эшләнгәнлеген белү.
- Үзең яшәгән шәһәрнең (бистә, авылның) исемен белү, сине кайгыртучы өлкәннәргә ышыныч белән карау.
Сөйләм теле үстерү дәресендә ел әйләнәсендә үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр:
- Үзләре теләп яки өлкәннәрнең соравы буенча күргәннәре, кайларда булулары, нәрсә эшләүләре һ.б. турында сөйли белү.
- Сюңетлы рәсемнәрне кызыксынып карау.
- Өлкәннәрнең тирә-юнҗгә кагылышлы төрле сорауларына, сөйләмнәрендә барлык сүз төркемнәрен кулланып, гади һәм тиңдәш кисәкле җөмләләр белән җавап бирү.
- Өлкәннәр ярдәме белән, өстәл театры фигуралары кулланып, таныш әкиятләрнең кайбер өлешләрен сәхнәләштерүдә катнашу.
Математик күзаллауны үстерү дәресендә ел әйләнәсендә үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр:
- Төсе, формасы, зурлыгы буенча предметларны төркемләү (барлык кызыл, барлык зур, барлык түгәрәк предметларны сайлап алу)
- Өлкәннәр ярдәмендә аерым предметларны бер төркемгә җыеп берләштерә, төркемнән бер предметны аерып ала белү.
- Әйләнә-тирәдәге бер һәм күп санлы бердәй предметларны таба белү.
- Бер предметны икенчнсенең өстенә, астына, янына кую юлы белән зурлыклары төрле булган ике предметны чагыштыру: кайсы предметның озынрак – кыскарак, киңрәк- таррак, биегрәк – тәбәнәгрәк булуын күрсәтү.
- Түгәрәк, квадрат, өчпочмак, почмак, почмаклы һәм түгәрәк формалы предметларны танып әйтә белү.
- Түбәндәге сүзләрнең мәгүнәләрен аңлау: өстә-аста, алда – артта, сулда-уңда, өстендә-астында, өске-аскы.
Матур әдәбият уку дәресендә ел әйләнәсендә үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр:
- Таныш һәм яңа әкиятләрне, шигырҗләрне, хикәяләрне кызыксынып, игүтибар белән тыңлау.
- Тәрбияченең сорауларына, китаптагы рәсемнәргә нигезләнеп, әсәрнең эчтәлеген сөйләү.
- Әсәрдән өзек тыңлап, аның исемен атый белү.
- Зур булмаган шигырҗне мөстәкыйлҗ рәвештә яттан сөйләргә тырышу.
Рәсем дәресендә ел әйләнәсендә үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр:
- Ясый торган материалларның, программада бирелгән төсләрнең, халык уенчыкларының исемнәрен белү һәм атау (матрешка, Дымково уенчыклары һ.б.)
- Композиөиясе буенча катлаулы булмаган сюжетларны, аерым предметларны сүрәтләү, сүрәтләнә торган предметларга туры килгән төсләрне сайлый белү, карандаш, фломастер, пумала һәм буяуларны дөрес куллана белү.
Әвәләү дәресендә ел әйләнәсендә үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр:
- Сыгылмалы материалларның (балчык, пластилин) , үзлекләрен белү, алардан нинди предметлар әвәләп булуын күзаллау.
- Зур кисәктән кечкенә кисәкләрне өзеп алып, туры һәм әйләнүле хәрәкәтләр белән тәгәрәтә, төрле ысуллар кулланып, 1-3 кисәктән торган предметлар әвәли белү.
Рәсем дәресендә ел әйләнәсендә үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр:
- Әзер фигуралардан предмет сүрәтләре китереп чыгару, төрле формадагы әзер материалларны бизәү, предметка туры китереп, төс сайлый белү, материалларны кулланганда пөхтәлене саклау.
Конструкцияләү дәресендә ел әйләнәсендә үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр:
- Төзү материалының деталҗләрен белү, атау, куллан белү.
- Кирпеч һәм пластилиннарны вертикаль буенча урнаштыра белү.
- Корылмаларны өстәп кору яки бер деталҗне икенчнсе белән алыштыру белән үзгәртү.
- Корылма өлешләрен зурлыклары буенча аеру (зур – кечкенә, озын – кыска, биек-тәбәнәк, киң- тар).
10. Диагностика
Балалар белән критерияләр буенча быелгы уку елы ахырында диагностика үткәрелде, шуның буенча түбәндәге нәтиҗәләр:
- Физкультура дәресе балаларның 88%норма күләмендә булса,12% нормадан түбән
- Әвәләү дәресе буенча 88%норма күләмендә булса,12%түбән норма
- Кисеп ябыштыру буенча 88%норма күләмендә булса,12%түбән норма ,
- Рәсем ясау буенча 82%норма күләмендә булса ,18%нормадан түбән,
- Конструирование буенча программа 100% норма беән үтәлде.
- Экологик тәрбия буенча 94%норма күләмендә булса,6%нормадан түбән
- Сөйләм телен үстерү буеча 88%норма күләмендә булса,12%нормадан түбән
- Математика дәресе буеча 88%норма күләмендә булса ,12%түбән норма
11. Сайт: уку елы дәверендә edu.ru сайтында актив эш алып бардым:
“Безнең группа”, “Көз бәйрәме”, “Яңа ел”, “Әниләр бәйрәме”, “Дуслык атнасы” темаларына алҗбомнарга фотокарточкалар урнашырдык. Әти-әниләр өчен татар телендә сүзлек, Өйдәге, урамдагы куркынычзызлык, Урамда үз-үзеңне тоту, сөйләм үсеше, Грип һәи ОРВИ профилактикасы, “Тәрбия турында” темаларына, иҗади сәнгатҗ, кисеп ябыштыру өлкәсендә “Кар бабай” темасына конспект, “Дуслык атнасы” турында сайтта мәгүлүмәт урнаштырылды.
12.Быелгы уку елы дәверендә мин эш лабораториясенә түбәндәге папкалар әзерләдем:
- “Җиләк-җимешләр”, “Яшелчәләр”, “Агачлар”, “Киемнәр”,”Музыкаль кораллар”, “Йорт җиһазлары”, “Бөҗәкләр”, “Йорт хайваннары”, “Кыргый хайваннар”, “Диңгез җәнлекләре”, “Кошлар”, “Йорт кошлары”, “Чәчәкләр”, “Яфраклар”, “Ашханә әсъбабалары”, “Дымково унчыклары”, “Хохлама”, “Төрле халыкның милли киемнәре” темаларына тематик папкалар.
- “Яхшы гамәл дәресләре”, “Сөйләм телен үстерү” өлкәсе буенча сюжетлы картиналар, рәсемнәр.
13. Уку елы барышында Оригами буенча төркемдә кружок алып барылды. Ел дәверендә бу юнәлеш буенча түбәндәгеләрне өйрәндек:
- Оригаминың җиңел төп формалары ясау (китап, өчпочмак, ишек).
- оригаминың авыррак төп формаларын ясау (коймак, ике катлы өчпочмак).
- Оригами формаларын ясый белүне кулланып бака, тычкан, самолет ясарга өйрәндек, көймә, ябалак ясарга өйрәнеп киләбез. Әлегә балалар кече группадан булганлыктан, ныклы итеп киләсе уку елында, уртанчы төркемгә күчкәч бу юнәлеш буенча эш алып барылачак.
14. Төркем балаларының әти-әниләренә ел дәверендә булышканнары өчен, төркем мероприятияләрендә, җыелышларда актив катнашканнары өчен, булган үтенечләрне кире какмаганнары, кирәк чакта ярдәмгә килүләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, бигрәк тә Исмаилова Елена Дженадиловнага, Нестеров Валерий Александровичка, Галимова Лилия Фаритовнага, Афанасьева Альбина Назиповнага.
Уку елы нәтиҗәсе буенча балаларның программа үзләштерүе әйбәт дәрәҗәдә диеп исәлим, булган җитешсезлекләрне киләсе уку елында тиешле дәрәҗәдә үтәргә тырышырбыз, кайбер критерияләр буенча нормадан түбән булган балалар белән индивидуаль рәвештә актив эшләрбез.
Икенче кечкенәләр төркемендә үзләштерелергә тиешле өлкәләр буенча диагностика үткәрелде:
Физик күнегүләр:
Балаларның 97 % программаны норма күләмендә үзләштерелгән
2% - нормадан түбән (Ибрагимова Д., Сенҗкина Алина, Стояров О.). – бу балалар еш авырыйлар, шул сәбәпле дәресләре беленерлек дәрәҗәдә күп кала, программаны нормада үзләштереп өлгермиләр.
Әвәләү дәресе:
97% әвәләү буенча программаны нормада үзләштергән.
2% (Столяров О. Хазеева М.) – нормадан түбән (Столяров О. Еш бу елны еш авырды, Хазеева М. – еш балалар бакчасына төрле сәбәпләр аркасында килми)
Кисеп ябыштыру дәресе:
98% - кисеп ябыштыру дәресе буенча нормада үзләштергән
2% - нормадан түбән (Гатина К., Хазеева М.) - балалар бакчасына еш йөрмиләр.
Рәсем дәресе:
97% - нормада үзләштергән
3% - нормадан түбән ( Ибрагимова Д., Столяров О., Шигапов К.) – еш авырту һәм кйннәрне калдыру сәбәпле.
Конструирование дәресе:
100% - программаны нормада үзләштергән.
Экологик тәрбия бирү дәресе:
99 % - программаны нормада үзләштергән
1% (Ибрагимова Д.) – нормадан түбән.
Математика дәресе:
98% - нормада үзләштергәннәр
2% - нормадан түбән (Хазеева М., Шигапов К.)
Сөйләм телен үстерү:
98% - нормада үзләштергән
2% - нормадан түбән (Столяров О., Шигапов М.)

