Отчет работы Валиевой Р.М.
Еллык анализ.
Мин Валиева Раиля Марсовна 2011-2012 уку елында зурлар төркемендә (№6 группада) эшләдем. Эшемне «От рождения до школы» Премерная основная общеобразовательная программа дошкольного образования. Под Н.Е Вераксы. Т.С.Камаровой. М.А.Василевой. М.Синтез2010г.
«Балалар бакчасында тәрбия hәм белем бирү программасы» Закирова Р.А.,Борhанова Р.А.
«Воспитание обучение в детском саду» Под редакцией М.А.Васильевой,В.В.Гербовой,Т.С.Комаровой.2008г.
Программа «Школа2100» кебек программаларга таянып алып бардым.
Шулай ук түбәндәге методик әсбапларны кулландым:
«Раз-ступенька,два-ступенька…» Л.Г.Петерсон,Н.П.Холина.
«Туган телем-Бөек анам теле» ЯрЧаллы,1994
«Иң матур сүз» К.В.Закирова. «Мәгариф» нәшрияты,2000
«Программа экологического воспитания». Н.Т.Калегина.
«Наш дом-природа» Н.А.Рыжова
«Иң татлы тел-туган тел» М.Ф.Кашапова. « Мәгариф» нәшрияты,2005
«Читая-учимся творить» Р.К.Шаехова. Казань,1996
«Обучение грамоте в детском саду» Л.Е.Журова .М.:Педагогика,1974.
«Занятия по изобразительной деятельности» Т.С.Комарова. М.: Мозаика-Синтез,2011 һ.б
Уку елы барышында югарыда әйтеп үтелгән программаларга һәм перспектив планга таянып 3 тапкыр диогностика үткәрелде.Бу уку елы башында,уртасында һәм азагында.
Уку елы башында исемлек буенча төркемдә 25,уку елы уртасында 23,уку елы ахырында 21 бала йөрде.
Шөгылләргә нәтиҗә ясаганда:
Иҗади сәнгать.Рәсем.
Барлыгы 70 шөгыль үткәрелде.Әлеге шөгыльләрдә балалар татар халык бизәкләре,гжель,хохлома,городец,дымково мотивлары белән таныштылар.Тулы биттә,тугәрәк эчендә,полосада рәсем ясау алымнарын үзләштерделәр.
Шулай ук әкиятләр (Куян өе,Г.Тукай әкиятләре һ.б.),бәйрәмнәр буенча сюжетлы рәсемнәр ясарга,төсләрне куша белергә өйрәнделәр. Гомумән алганда рәсем буенча куелган максатка ирешелде дип саныйм.
Тулаем дөнья картинасын күзаллауны формалаштыру.
Барлыгы 37 шөгыль үткәрелде.
Әлеге шөгылләрдә балалар Россия,Татарстан,Казан,төрле һөнәр ияләре,юл кагыйдәләре,кошлар,үсемлекләр,милли ризыклар һ.б.турында яңа мәгьлүматлар алдылар.Шулай ук,транспорт төрләрен танып әйтә белү;көнкүрештә кеше хезмәтен җинеләйтүче,яшәү өчен уңайлыклар тудыручы әйберләрне белү,предметларны төркемли,аларның нинди материалдан эшләнгәнен әйтә белү. Бу материалларның сыйфатлары һәм үзенчәлекләре буенча тасвирлый белү кебек белемнәрне үзләштерделәр.
Танып белү.
Барлыгы 36 шөгыль үткәрелде. Бу бүлектә балалар экология,обж,пдд,кеше организмы, витаминнар турындагы темалар белән таныштылар. Минемчә,алдагы көннәрдә төп игътибарны кеше организмы,әгъзаларын өйрәнүгә юнәлтергә кирәк булыр.
Иҗади сәнгать. Аппликация,әвәләү.
Барлыгы 39 шөгыль үткәрелде. Әлеге шөгыльләрдә балалар кәгазьне 2гә бекләп,туры почмаклыкның,квадратның почмакларын түгәрәкләп кисә белергә ерткалап ябыштырыру алымын кулланып предметларны сурәтли һәм катлаулы булмаган сюжет композицияләре иҗат итергә өйрәнделәр.,әвәләүдән чеметү,тарту,сузу,тәгәрәтү,сыту һ.б.ысулларын кулланып фигураларның пропорцияләрен,торыш һәм хәрәкәтләрен чагылдырып зур булмаган сюжет композицияләре иҗат итергә, төрле фигуралар әвәләргә өйрәнделәр. Кәгазьне берничәгә бекләп кисү буенча берничә бала белән аерым эшләү кирәк.(Захаров,Гилязов С.)
Коммуникация. Матур әдәбият әсәрләрен уку.
План буенча 70 шөгыль алынды.Монда балалар татар,рус һәм башка милләт халыкларынын әкиятләре белән таныштылар.Шулай ук,картиналар буенча тасвирлап,хикәя төзеп сөйләргә өйрәнделәр.Әлеге шөгыльләрдә балаларны татар халык язучылары (Г.Тукай,А.Алиш һ.б.) аларнын хикәяләре,әкиятләре,шигырьләре белән дә танышып үттеләр.
Башлангыч грамотага өйрәтү буенча балалар сузык,тартык авазларны аера, Сүзләрне иҗекләргә бүлә,иҗекләрнең урынын аера,сүзгә аваз анализы ясый белергә,берничә сүздән торган җөмләләр төзә белергә өйрәнделәр. Төп эшне татарча дөрес,матур итеп сөйли белергә юнәлтергә кирәк. Чөнки татарча эчтәлек сөйләү авыр үзләштерелде.
Элементар математик күзаллауларны үстерү.
Барлыгы 34 шөгыль. Балалар 10 кадәр тәртип буенча-кирегә санарга, 5 эчендә куша һәм ала, саннарның ясалышларын белергә,тигезлекне,тигезсезлекне аера, пронстранстводагы күренешләрне:арасында,уртасында,аста,өстә,өстендә,эчтә,тышта һ.б.,предметларны бер төркегә туплый,чагыштыра белергә өйрәнделәр. Санлы кисемтә белән эшләү балаларга авырырак бирелде.
Ел дәвамында балалар белән берлектә төрле бәйрәмнәргә карата рәсемнәр ясалды,алардан кургәзмәләр төзелде.
Ата-аналар белән берлектә көз һәм кыш тематикасына карата поделкалар эшләнде,шулай ук күргәзмәләр ясалды. Кыш тематикасына караган күргәзмәдә төркемдәге барлык ата- аналар да бик теләп катнаштылар,үзләренең бай фантазияләренә нигезләнеп ясалген кул эшлэрен алып килделәр.
“Алтын көз”, “Яңа ел”, “8 март”, “Язлар алып килә Тукайны” кебек бәйрәм кичәләрендә балалар белән бик күп шигырьләр өйрәндек,биюләр,әкиятләр куйдык.(“ Башак”, “Кәҗә белән сарык” һ.б.)
Төркемебез эчендә Туган көннәрне күнелле итеп бәйрәм иттек, “Куян өе”, “Теремкәй”, “Карт белән төлке”әкиятләрен,Г.Тукай шигырьләрен сәхнәләштердек,Әкиятләр буенча викториналар,табышмаклар кичәсе үткәрдек.
Ата-аналар өчен уку елы башында,уртасында,ахырында ата-аналар җыелышы,ачык дәресләр үткәрелде. Ел дәвамында “Ата-аналар почмагында” алар өчен консультацияләр,рекомендацияләр урнаштырып барылды.
Ел дәвамында үз белемемне үстерү буенча эшне дәвам иттем. Максатым: Балаларны мәктәпкәчә яшьтән мәктәпкә әзерләү,хәтер,игътибарлылык,уйлау сәләтен,сөйләм телен үстерү иде.Монын өчен без балалар белән «200 занимательных упражнений...»китабыннан күнегүләр эшләдек,дидактик уеннар уеннар, «Иң татлы тел-туган тел» китабыннан хәтер,игътибарлылык,уйлау сәләтен,сөйләм телен үстерүгә караган уеннар,кулны язуга әзерләү өчен төрле штрихоквалар,буягычлар һ.б. белән эшләдек. Әлеге тема буенча үз лабораториямне дә тулыландырдым,уеннар кортатекасы,папкалар ясадым. Үземнең тема буенча ата-аналар өчен консультацияләр әзерләдем,анкеталар,индивидуаль әңгәмәләр үткәрдем.
Уку елы барышында педагогик киңәшмәләрдә,ата-аналар җыелышларында чыгыш ясадым,ачык дәресләр күрсәттем.
Шулай ук әлеге төркемдә мин балаларның иҗади сәләтләрен ачу,үстерү,татар балалар әдәбиятының бер асыл бизәге булган әкиятләр белән таныштыру максатыннан түгәрәк алып бардым.Ул “Матур әдәбият белән балаларны драматизация аша таныштыру ” дип атала.
Эшемдә мин түбәндәге әдәбиятларны кулландым:
-“Әкиятләр” Казан.”Мәгариф” 2000ел.
-“Балалар фольклоры” Казан.”Мәгариф” 2000ел
-“Гөлбакча” Казан тат.китап нәшрияты.1990ел.
-М.Ф.Кашапова “Балалар бакчасында сөйләм үстерү программасы”
Казан.”Мәгариф” 2004ел
А.И.Камалова «Туган телем-бөек анам теле».
Яр Чаллы 2004
А.И.Камалова «Туган телем-бөек анам теле». Яр Чаллы 2004
К.В.Закирова,Р.Ә.Кадыйрова «Әхлак нигезе-матур гадәт».
Казан.Мәгариф 2004
Т.А.Фалькович,Л.П. Барылкина «Развитие речи.»
В.В.Гербова «Занятия по развитию речи с детьми 4-6 лет»
Москва «Просвещение» 1987
Минем эшемнең максаты балаларны татар һ.б. халык әкиятләре белән драматизация аша таныштыру,аларда матур әдәбиятка карата кызыксыну уяту иде.
Уку елы дәвамында без балалар белән “Теремкәй”, “Карт белән төлке”, “Башак”, “Төлке,куян һәм әтәч”, “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык”, “Шүрәле” әкиятләре, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Карлыгач”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һ.б.шигырьләр белән таныштык. Шулай ук,рольләргә бүлеп әкият геройларының характерларын ачыкларга,әсәрне сәхнәләштерү аша аның эчтәлеген аңларга өйрәндек.
Әкиятне сәхнәләштерү аша балаларда тыңлый белү сәләтен,өлкәннәргә,хезмәткә карата хөрмәт,икмәккә сакчыл караш тәрбияләү кебек хисләр тәрбияләргә тырыштым.
Эш барышында әкиятләр буенча викториналар үткәрелде. Монда балаларның әкиятләр буенча булган белемнәре тикшерелде.
“Матур әдәбият белән балаларны драматизация аша таныштыру ”, “Сөйләм телен үстерүдә матур әдәбиятны куллану” кебек темалар буенча:
-доклад
-консультация
-тренинг
-анкеталар
-индивидуаль әңгәмәләр үткәрелде.
Әкиятләрне без “Алтын көз”, “Яңа ел”,”8март”, “Язлар алып килә Тукайны” бәйрәмнәрендә,төркемебездә күрсәттек.
Балалар түгәрәктә бик теләп,кызыксынып шөгыльләнделәр.
Әкият өчен махсус маскалар,битлекләр ясадык.
Түгәрәктә балалар әкиятләр ,шигырьләр белән танышу белән бер рәттән халкыбызның милли бизәкләре,борынгыдан калган бик зур мираслары булган табышмаклар,мәкаль-әйтемнәре,сынамышлары,такмак-такмазалары,тизәйткечләре белән дә таныштылар.
Минемчә,әлеге юнәлештә эшләү балаларның сөйләм телләрен үстерүгә зур ярдәм булды. Балалар шулай ук татар телендә аралашырга өйрәнделәр,үзләренең сүзлек запасларын баеттылар.
Үзләренең сәләтләрен үстерделәр.
Ел дәвамында төркемебездә ата-аналар тарафыннан хәйриячелек оештырылды. Уку елы башында алар ярдәме белән төркемебезгә ремонт ясалды.