• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре. Валиева Р.М.

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

  Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.

   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш сөючәнлек сыйфатлары тәрбияләү бурычы куела. Аларны ике юл белән: өлкәннәр хезмәте белән таныштыру аша һәм баланың үзен җиңелрәк хезмәткә турыдан-туры катнаштыру юлы белән хәл итү күздә тотыла.

  Безнең I нче кечкенәләр төркемендә балаларның хезмәт төрләре  һәм аның эчтәлеге билгеләнгән, хезмәтне оештырганда хәл ителергә тиешле бурычлар алдан хәзерләнә.

  Кечкенәдән өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт уен аша формалаша. Без анны шөгыльләр вакытында уен аша балаларга җиткерәбез. Шулай  УК рольле-сюжетлы уеннар аша балаларда хезмәт тәрбиясен бирү бик уңай юнәлеш ала. Бигрәктә: «Шофёр», «Шифаханә», «Кибетче», «Чәчтараш» һ.б.уеннар аша. Шулай ук кулдан килгән кадәр хезмәткә катнашу. Бу шөгыльләргә хәзерлек  вакытында тәрбиячегә булышу, төрле материаллар белән эшләү, табигатьтә һәм участокта эшләү күнекмәләре аша башкарыла.  Хезмәткә өйрәтүне иң мөһим юлы баланың үз-үзенә  хезмәт күрсәтүе, киенә-чишенә алуында зур чагылыш таба.

  Баланың уен барышында эшен ахыргача башкару зур роль уйный. Бу исә уйнап туйганнан  соң бала үз уенчыкларын үз урынына җыештырып куя белүендә чагылыш таба.

  Бала яшьтәшләре белән янәшә уйный белергә, эшли белергә күнектерү ел дәвамында алып барыла.