• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Уртанчылар төркемендә әхлак тәрбияләү. Сагдеева Ф.И.

Уртанчылар төркемендә әхлак тәрбияләү Сагдеева Ф.И.нең эше

Уртанчы яшьтәгеләр төркеме белән эшләү дәверендә балаларда әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү юнәлешендә зур җаваплылык белән башкарылды. Үзара дуслык, бер-берең турында кайгырту, әти-әнигә хөрмәт, өлкәннәргә ярдәмләшү, туган якка, туган илгә мәхәббәт теләге тудыруны без тәрбиячеләр ачык, аңлаешлы итеп балаларга җиткерә белергә тиешбез. Без моңа шөгелләрдә, уеннарда, иҗади сәнгать (рәсем, аппликаөия, әвәләү), матур әдәбият укыганда, шигырьләр ятлап сөйләгәндә, туган ягыбыз белән туган шәһәребез белән танышканда, туган телдә аралашканда ирешәбез. Халык авыз иҗаты, җырлар, эндәшләр, такмаклар. “Чума үрдәк, чума каз”, “Әй чулпысы, чулпысы”, “Әби коймак пешерә”. (Татар халык традицияләрен дәвам итү, татар арнаментларын саклап калу, татар халкының культурасына якынайту, әдәплелек тәрбиясе бирүгә шөгелләр: “Кешеләр белән сөйләшү әдәбе”, “Иң якыным, иң кадерлем-әнием һәм әтием”, “Әби-бабайларга хөрмәт”, “Икмәк кадере”, “Җыйнаклык”, “Олылар хезмәте” “Хезмәткә мөнәсәбәт”, “Сакчыллык”, “Юл йөрү кагыйдәләре”, “Матур авазлар дөньясы”, “Китаплар белән кызыксыну”, “Үз-үзеңә хезмәт күрсәтүдә мөстәкыйллек”, “Табын янында матур утыру”, “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман”, “Дуслык”, “Яхшы күңеллелек, юмартлык”, “Без кунаклар көтәбез”, “Кунакка килдем”, “Әдәплелеккә өйрәтүдә халык иҗаты”, “Халкыбыз мирасы белән кызыксынучанлык”, “Табигатьне саклыйк”, “Үсемлекләр”, “Кошлар безнең дуслар”, “Кыргый хайваннар”, “Табигать күренешләре”, “Туган җирне, туган якны ярату”. Кулланылган әдәби әсәрләр: “Тавык, тычкан һәм көртлек”, монда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, кем эшләми шул ашамый мәкален кулланып, “Карт һәм төлке” шулай ук эшләп кенә тамакны туйдырып булганлыгын аңлату. “Балыкчы аю” (татар халык әкияте), “Йомры күмәч”, “Конфет ашап тамак туямы?” (корея әкияте). Рәсем сәнгатендә “Матур чәчәкләр”, “Төсле шарлар”, “Аквариумда балыклар”, “Үзем яраткан уенчыклар”, “Туры сызыкта әләм бизәү”, “Матур кош”, “Йортсыз куян”, “Минем яраткан кояшым”, “Син яшәгән йорт” – әйләнә тирә белән танышу, матурлык тудыру, балаларга җәнлекләр турында кеше кайгыртуын аңлату. Ябыштыру сәнгате: “Матур әләмнәр”, “Кулъяулыкны бизәү” (татар орнаменты), “Елгада көймәләр йөзә”, “Әнигә матур чәчәк яса”, “Гөмбәләр җыйдым”. Әвәләү сәнгате: “Алмалар һәм җиләкләр”, “Гөмбәләр”, “Үрдәк үрдәк бәбкәләре белән”, “Кәҗә бәтие”, “Песи баласына тәлинкә”- табигатькә, хайваннарга, туган якка мәхәббәт.

Сюжетлы-рольле уеннар уйнап: “Курчак өчен өстәл әзерлибез” (максат: өстәлне кунаклар килешкә дөрес итеп әзерләп куя белү, этикет кагыйдәләре белән таныштыру: кунакларны каршы алу, өстәл янына чакыру, үз-үзеңне өстәл янында тоту). “Алсуның нәрсә эшлисе килә” (көнкүреш инструментлары белән эшли белү: юу, пешерү). “Кемгә нәрсә кирәк” (профессияләр белән таныштырып, мөһим икәнлеген аңлату). “Эш сайлыйбыз” (профессияләр турында белемнәрен арттыру)

Әкиятләр: “Хәйләгә каршы хәйлә”, “Ата каз”, “Калач”.

Шигрият: Г.Тукай “Көз”, Л.Лерон “Яфрак бәйрәме”, М.Хөсәен “Пескәем”, Я.Игнәй “Чебиләр сөенделәр”, Б.Рәхмәт “Бакчага килгәч”, З.Туфайлова “Аның өчен оялам”, Ә.Бикчәнтаева “Минем әнием”, Р.Бәшәр “Светофор”, Р.Вәлиева “Уяталар”, Р.Харис “Юмартлар”

Чәчмә әсәрләр, әдәби әсәрләр: Хәйдәр “Керпе туны”, Ә.Хәсәнов “Балалар бакчасында”, Г.Гомәр “Чуар тавык”, Батулла “Аю Әппәс”, Г.Вәлиева “Дуслык күпере”, Л.Толстой “Зирәк үрдәк”, В.Осеева “Начарлык”, К.Ушинский “Хайваннар бәхәсе”, “Тавык һәм үрдәкләр”, А.Әхмәт “Минеке тимә”

Яттан өйрәнү өчен: К.Нәҗми “Көз”, Г.Тукай “Елның дүрт фасылы”, Җ.Тәрҗеманов “Йомшак су, йөгрек су”, “Кояш, чык, болыт, кач...”, татар халык авыз иҗаты