• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Сценарий новогоднего утренника в 3 группе

Сценарий Нового года 2013 в 3 группе (вторая младшая) “Хуш киләсең яңа ел” Алып баручы: Исәнмесез кадерле кунаклар, хөрмәтле әти-әниләр, әби- бабайлар, нәни дуслар. Барыгызны да киләсе Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез һәм шул чираттан, балар белән бергә әзерләгән бәйрәмне карап үтегез. Бетен кеше ашкынып, Сагынып коткэн бэйрэм бу! Кешелэргэ Яна ел Алып килгэн бэйрэм бу! Котлы булсын Яна ел! Бэйрэм булсын мобарэк! Ап-ак мамык карлар ява Акка тереп доньяны. Буген безне уз янына Яшел чыршы жыйнады. Чакырыйк без бар дусларны Булсын бездә күңелле Кыңгыраулы чаналар да Килеп җитә шикелле. Балалар “балалар чанада шуып керәләр” (кечкенә кыңгыраулар белән балалар чабып керә). Чыршы янында туктыйлар. Алап баручы: Исәмесез, балалар! Менә без урман аланына килеп җиттек. Карагыз әлә, нәни дуслар, нинди матур монда.... Ә сез беләсезме, нинди бәйрәм бездә бүген? Балалар: Яңа ел бәйрәме. А.б.: Дөрес, Яңа ел. Ул бар кешеләрнең яраткан бәйрәме, бу көнне бөтенесе җырлыйлар, бииләр һәм күңел ачалар. Яңа ел һәр вакытта да тылсымлы, бу көнне төрле-төрле могъҗизалар була, яңа ел бәйрәмендә генә безгә кунакка матур чыршы килә. Әйдәгез, балалар, чыршыны карап әйләник. Исәнме, чыршыкай!!! (Балалар исәнләшәләр). Яшел Чыршы, бизэнеп Быел тагын килгэнсен. Синсез бэйрэм кунелсез Булыр иде, белэмсен? Жырлап-биеп тирэндэ Эйлэн-бэйлэн уйнарга Курэсенме, никадэр Нэни дустын жыйналган?! Бизэклэрен тагын да Матуррак балкысын, Сэйлэннэрен нур сипсен, Жем-жем утлар кабынсын! А.б.: Балалар, Безнең чыршыбыз нинди?Зурмы әллә бәләкәйме ул? Дәрес, зур. Чыршыкайга безнең бәйрәмдә күңелсез булмасын өчен, әйдәгез, без аңа җыр буләк итәбез. Җыр: “Чыршы янында” А.б.: Балалар, нишләп безнең чыршыбызда утлар янмый, әйдәгез, сорап карыйк! Балалар белән бергә: Чыршы чыршы чыршыкай утларыңны кабызчы! А.б. Әйдәгез чыршы белән уйнап алабыз, без аңа өрәбез һәм утлары сүнәчәк. Балалар каты итеп өрәләр, чыршы сүнә. А.б.: Бергәләшеп әйтәбез: бер –ике-өч! Безнең чыршыбызда Бик тылсымлы көч. Кабыз чыршы утларыңны! (Чыршы утлары кабына) Уен ике тапкыр кабатлана. А.б. Бүген безнең бәйрәмгә кунаклар киләчәк, әйдәгез аларны чакырыйк һәм бергәләшеп кул чабыйк (балалар кул чаба). Беркем килмәде... Бәлки алар безне ишетмәгәндер? Әйдәгез җыр җырлап алабыз. Бәлки безне ишетеп кар кызы килер Җыр: “Кар кызы кил безгә” Кар кызы керә, балалар утыралар. Кар кызы: Исәнмесез, нәни дуслар, Шытмын сезне күрергә. Буламын мин - Кар кызы, Бәйрәм итик без бергә. Сез идегезме мине чакыручы? Балалар: Әйе! К.к.: Мин бик биергә яратам. Карагыз әле, минем белән бергә куян малайлары да килде! Бию: “ Куяннар” (малайлар) Уен: “Зайчики и лиса” А.б.: Балалар, ә кая соң безнең кыш бабай? Әйдәгез чыршыкайдан сорыйк. Чыршыкай, чыршыкай, Кайда безнең кыш бабай? (чыршы дәшми) Юк, балалар, чыршы белми кыш бабайның кайда икәнен. Бәлки кунакларыбыз беләдер. Кадерле кунаклар, күрмәдегезме безнең кыш бабайны? Кунаклар: Юк шул, күрмәдек. К.к.: Кунакларыбыз да күрмәгән кыш бабайны. Балалар, мин белән кемнән сорарга, кар бөртекләреннән – алар бөтен җирдә очып йөриләр, шулай булгач күргәннәрдер безнең Кыш бабайны. Бию: “Снежинки” (Кар кызы залда эленеп торган кар бәртекләре янына килә һәм алардан сорый). Менә миңа ни сөйләде Безнең кар бөртекләре: Кыш бабай барган атлап, Матур урманнар буйлап. Боз тикшергән елгада, Туңмасын дип балыклар. Кар белән каплаган ул, Нәни чыршыларны да. Ашаткан ди, куянны, Карга, песнәк, тычканны... Төшеп калган шунда аның , Кулыннан бияләе... А.б: Балалар, карагыз әле, нәрсә ята ул чыршы төбендә? Карагыз әле, бу бит кыш бабайның бияләе икән! Бу бияләй генә түгел, ә әкияти теремкәй бу! (Бияләйне зал уртасына куя). Әкият: А.б.: Менә чаба тычкан дус, Тели йортка керергә. Тычкан: (Азалия):Тук, тук, тук, ачыгыз, Кем яши бу өйдә А.б.: Өлгермәде ябырга, Куян килгән каршыга. Куян: (Олег) Тук.тук,тук, ачыгыз, Кертегез, булышыгыз, Телкедән коткарыгыз. А.б.: Кем елый тәрәз төбендә, Тизрәк кер өй эченә. Бергә: Бизәкле теремкәйдә, Яшиләр бик дус бергә. А.б.: Яши башлаган болар, Менә чаба ди телке, Күргән ди кинәт өйне. Телке: (Регина, залина) Ах, нинди матур өй! Яшәргә ярыймы? Тук.тук,тук, ачыгыз. А.б.: Кер, тик бел, кирәк монда. Яшәргә бик дус кына. Бергә: Бизәкле теремкәйдә, Яшиләр бик дус бергә. А.б.: Яши башлаган болар, Күп тә үтмәгән вакыт, Тапкан ди өйне бүре. Бүре: (Кәдрия): тук,тук,тук, ачыгыз! Бүре урман яшене! Ачыгыз тизрәк ишекне А.б.: Кирәкми усал бүре, Ябыгыз ишекне кире. Бүре: Төнлә булды бик салкын, Өшеттем мин колакны. Җылыныйм мин, төрелим, Кирәк булырмын сезгә. Бергә: Бизәкле теремкәйдә, Яшиләр бик дус бергә. А.б.: Яши башлаган алар, Килә бер-вакыт аю, Күрә тора өй матур. Аю: (Камилла): Тук,тук,тук, ачыгыз, Кулларымны җылытыйм. А.б.: Әзәйде бездә урын, Куркыныч тавышың да. Сыймыйсың безнең өйгә! Аю: Кайгы миңа, һаман кайгы, Куалар аюкайны. К.к.: Җитте инде аюкай, Еларга һәман болай. Әйдә киттек биергә, Балалар белән бергә. Балалар салкыннан курыкмыйлар, алар җылыны беләләр. А.б.: Ничек ул? К.к.: Хәзер алар кәрсәтеп бирәләр. Оркестр с бубенчиками. Икенче куплетта кыш бабай керә. Кыш бабай: Исәнмесез, минем кадерлеләрем, Исәнмесез, минем нәни дусларым. Яңа ел белән котлап Телим сезгә уч-учлап: Бәхет, шатлык, юаныч, Булсын сездә һәр чак көч! К.к. Әйдәгез, Кыш Бабай турында җыр җырлыйк, аны куандырыйк! Җыр: “Кыш бабай кил тизрәк” К.к.: Минем биисем килә, бәлки биеп күрсңтерсез?! Бию: “В лесу родилась ёлочка” Балалар урыннарында калалар. А.б.: Кыш бабай, бу синең бияләйме? К.б.: Бу бияләй - минеке, Хәзер тотам мин аны! Уен: “Бияләй” Уен: “Догонялки” (кар кызы кача, кыш бабай тота). А.б: Кыш бабайга җыр җырлыйк әле! Песня: “У тебя дед Мороз” К.б.: Ох, бик эссе булап китте миңа. (Кар кызы Кыш бабайга утырып торырга тәкүдим итә). К.б.: Балалар, мин бик тә шигырьләр тыңларга яратам, сез аларны өйрәнеп килдегезме соң? Шигырьләр: Азалия: Йомшак кына кар яуды Бөтен җирне каплады. Ап-ак булды болыннар Ап-ак булды киң кырлар. Кәдрия: Матур бәйрәм җырыбыз Яңгырагач еракка Кыш бабабыз ишетеп Килгән безгә кунакка Булат: Чыршы, чыршы без сине Сагынып көттек ел буе Син тагы да матурырак Бизәлгәнсең бу юлы. Камиль: Cesr бабай кил безгә, Яңа ел бәйрәменә. Чыршы әйләнәсендә Җыр җырлап әйләнергә. Мадина: Кыш бабай, кыш бабай, Безгә бик таныш бабай. Сакал мыек ап-актан, Килгән безгә ерактан. Мәликә: “Әни” диеп исем яздым, Яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый, “Әни” сүзен таптарга. Г. Зәлинә:Уянып бүген иртән, Карасам тәрәзәгә, Ак сакаллы кыш бабай. Кар алып килгән безгә. Камилла: Каршылыйк дуслар бергәләп, Яңа ел килә безгә. Әнә күпме кунак килгән, Әйләнә тирәбезгә. Диләрә:Салкын кыш килде, Ап-ак кар яуды, Буран уйнады, Таулар ясады. Тимур:Салкын саф һава, Йошак кар ява. Урамга чыксаң, Битләр кызара. Регина:Ап-ак йомшак карлар ява, Акка төреп дөнүяны. Бүген безне үз янына, Яшел чыршы җыйнады. Ш.Залина:Втали девочки в круңок, Встали и примолкли, Дед мороз огни зажег, На высокой елке. Вероника:Елка наряжается Праздник начинается Новый год у ворот, Ребятишек елка ждет. Н. Максим:Ах какой хороший, Добрый дед мороз. Елку нам на праздник, Из лесу принес. Саид:Что такое новый год Это дружный хоровод Это смех ребят веселых Возле всех нарядных ёлок Амина:Как весело, как весело, Как радостно кругом Давайте мы для девочек Песенку споем. Олег:Здравствуй, елочка наш друг, Собрались мы все вокруг. Песни петь и танцевать, Дружно новый год встречать. Рауль:Здравствуй ёлочка лесная, Серебристая густая. Ты под солнышком росла И на праздник к нам пришла. Карина:Кыш бабай, кил безгә, Яңа ел бәйрәменә. Чыршы әйләнәсендә Җыр җырлап әйләнергә. Алина: Игрушки разноцветные Она для всех развесила И все глядят на ёлочку, И всем сегодня весело. Ш.Максим: Огоньки сверкают, Красный голубой, Хороша та ёлка, Весело с тобой. Мирон: На верху звезда, Бусы в 2 ряда Пусть не гаснет ёлка Пусть горит всегда (Чыршыда утлар сүнә). К.к.: Карагыз әле, чыршының утлары нишләп янмый? К.б: Балалар, миңа булышыгыз! 1,2,3, чыршы кабыз утларыңны! (Чыршы утлары кабынмый!) К.б.: Әйдәгез, балалар, тагын бер кат! 1,2,3, чыршы кабыз утларыңны! Елка: Не хочу, не буду! К.б.: Әйдәгез аяклар белән тыпырдыйк, кулларны чабыйк, 1,2,3, чыршы кабыз утларыңны! Утлар кабына (Таня кабыза) Балалар утыралар. А.б.: Балалар, хәзер без кар кызы белән уйнап алабыз! Уен: “Жмурки с колокольчиками» Играют 2 раза Балалар утыралар. А.б.: «Кыш бабай, син безгә бүләкләр алып килдеңме?” К.б.: Кая минем атым, бүләкләрем минем чанада иде! Ат керә, чана белән. Кыш бабай бүләк күрсәтә һәм саубуллаша. К.б.: Сау булыгыз балалар, Безгә китәргә вакыт, Матур җырлар өйрәнеп, Киләсе елларда да, Безне көтеп торыгыз. Сау булыгыз, балалар! К.к.: Бэхетле булсын Бала чагыгыз! Рэхмэт, Чыршыкай! Рэхмэт, Кыш бабай! А.б.: Жырларга оста Барча кыз-малай! Куллар тотыштык, Дуслар, эйдэле, Чыршы тирэли Жырлап эйлэник. Хоровод: “Маленькая ёлочка” А.б.: Саубуллаша.