• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

"Саулык зур байлык" Валиева Р.М.

Үсеп килүче яшь организмның эшчәнлегенә,сәламәтлегенә,хәрәкәт активлыгына йогынты ясаучы факторларның берсе ул хәрәкәт. Бу баланың төрле яклап үсеше өчен төп шарт булып тора.
Һәр көн саен 10-12 минутлык иртәнге гимнастика ,көндезге йокыдан соң физик күнегүләр кертеп һава процедуралары,зур акыл эшчәнлеге таләп ителгән шөгльләр вакытында 2-3 минутлык физминуткалар үткәрү дә хәрәкәт активлыгын үстерү  өстендә эшләргә мөмкинчелек бирә.
Физминуткаларның максаты-төрле эшчәнлек вакытында балаларга кыска ял вакыты тудыру;ишетү,күрү органнарын,гәүдә мускулларын,кул чукларын ял иттерү.
Хәрәкәтле уеннар,физик күнегүләр,спорт һәм балаларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып сайланган халык уеннары,айга бер мәртәбә үткәрелүче хәрәкәтле ял вакыты,күңел ачу һәм спорт бәйрәмнәре дә хәрәкәт активлыгын үстерә.
Балаларны дөрес итеп хәрәкәтләнергә өйрәтүдә иң элек балаларда көндәлек хәрәкәт эшчәнлегенә ихтыяҗ формалаштыру.
Һәр төр эшчәнлектә гәүдәне туры,төз тотарга өйрәтү.
Төп хәрәкәтләрне башкару осталыгын камилләштерү:хәрәкәтләрне җиңел,төгәл,дөрес итеп башкара белү.
Йөргәндә һәм йөгергәндә,бер алган темпны саклый белү.
Йөгереп килеп йомшак түшәмәгә,биеклеккә һәм озынлыкка сикергәндә,йөгерү белән этелеп алга ыгылуны яраштыру
Ыргыту вакытында кул чуклары хәрәкәтен камилләштерергә өйрәтү дә хәрәкәт активлыгын үстерүдә зур йогынты ясый.
Без үз чиратыбызда баланың һәрьяклы үсешен тәэмин итү өстендә эшлибез. Түземлелек,үз дигәнендә нык торучанлык,тәвәкәллек,кыюлык,оешканлык,мөстәкйллек тәрбияләргә тырышабыз. Мөстәкыйльрәвештә  хәрәкәтле уеннар оештырырга,үз уеннарын,уен вариантларн уйлап табарга өйрәтәбез.
Саф һавада булу- режим моментларының иң мөһиме. Монда балалар чагыштырмача шактый күп хәрәкәтләнәләр. Бу момент шулай ук хәрәкәтле уеннар һәм индивидуаль эш үткәрү өчен дә уңайлы.
Хәрәкәтле уеннар йөгерүле,сикерүле,ыргытулы һ.б. шундый төрләргә бүленәләр.
Йөгерүле уеннар балаларда туры һәм төрле юнәлештә йөрү,йөгерү күнекмәләре булдыру,сигнал буенча хәрәкәт башкара белүләрен үстерү.бер-бер артлы төзелеп йөрү һәм йөгерү.
Сикерүле уеннар ярдәмендә балалар бер урында,ике аякта берюлы,югарыдан түбәнгә,озынлыкка сикерергә өйрәнәләр; балаларда хәрәкәтне күрү сигналы белән яраштыра белү күнекмәләре үстерелә.
Ыргытулы уеннар ярдәмендә без балаларны тупны тәгәрәтергә,бер-берсенә туп тапшырырга,гәүдәне уңга һәм сулга борырга,билгеле бер ноктага атып тидерергә өйрәтәбез.
Саф һавага чыккач без түбәндәгеләрне дә  исәпкә алабыз:
Әгәр алдагы дәресләр нинди булу.әгәр алар хәрәкәт активлыгына бай икән  без прогулканы күзәтүдән яки балаларның үзлектән эшеннән башлыйбыз. Әгәр шөгылләр хәрәкәтчән булмаган икән саф һавада йөрүне без хәрәкәтле уеннардан яки уен һәм спорт күнегүләреннән башлыйбыз. Хәрәкәтле уеннарны,уен күнегүләрен сайлаганда без һава торышын да исәпкә алабыз. Әгәр көн салкынча булса  активырак хәрәкәтле уеннар сайлыйбыз,йөрү,йөгерүне гади йөрү,үрмәләү белән чиратлаштырабыз. Болай эшләү балаларны туңудан һәм тирләүдән саклый.
Йокыдан соң үткәрелүче гимнастика һава ванналары балаларның  кәефләрен һәм мышечный тонусны күтәрә.аяк табанындагы нарушениеләргә профилактик чара булып тора. Монда без гадәттә 4-5 төрдәге имитацион күнегү кулланабыз.Аякларга массаж ясау максатыннан чыгып массажлы дорожкадан йөрибез.
Физик тәрбия шөгыльәре атнага 3 тапкыр үткэрелә. 1 се саф һавада 2се залда. Монда гомум үстерешле күнегүләр:
 Кул чуклары һәм иңбашы мусскулларын ныгыту үстерү өчен күнегүләр;
Арка мускулларынныгыту һәм үстерү умырткабаганасының сыгылмалылыгы өчен күнегүләр.
Корсак прессы һәм аяк мускулларын ныгыту,үстерү өчен күнегүләр һ.б.
шулай ук баланың индивидуаль мөмкинлекләре дә хәрәкәт активлыклары да исәпкә алына.
Ә үзлектән хәрәкәтләнү эшчәнлеге баланың үз теләге буенча барлыкка килә. Ул көннең төрле вакытында оештырылырга мөмкин: иртә белән иртәнге ашка кадәр,шөгылләр аралыгында,көндезге йокыдан соң, яки прогулка вакытында. Үзлектән  хәрәкәт эшчәнлеге тынычырак  тымпта булырга тиеш. Һәм балаларның үз-узләрен ничек хис итүләрен ,характер үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Үзлектән хәрәкәтләнү эшчәнлеген оештыру өчен  дөрес шартлар тудыру да бик мөһим. Монда җиһазлар да инвентарлар да төрле һәм җитәрлек булуны кайгыртырга  һәм аларны ничек куланнып булуны күрсәтү кирәк.
Шулай-итеп югарыда әйтеп үтелгән физик тәрбия төрләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торып бер-берсен тулыландыралар һәм баланың бакчада булу дәверендә кирәкле хәрәкәт активлыгын үстерүдә зур ярдәм итәләр.