• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ "Детский сад № 290 с обучением и воспитанием на татарском языке" Советского района г.Казани (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 420061 г.Казань, ул Новаторов 4а
Телефон: +7(843)-272-11-52;+7(843)-272-20-85
E-Mail: madou290@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №290" Советского района г.Казани
У нас учатся: 143
У нас учат: 13

Валиева Раиля Марсовна. Ачык дәрес конспекты "Куянкайга ярдәм итик"

Тема:    « Куянкайга ярдәм итик».
Максатлар:1.Бәйләнешле сөйләм үстерү,балаларнын үз фикерләрен бәйләнешле итеп әйтү күнекмәләрен формалаштыру.
Тышкы кыяфәт кайчак алдаучан булу турында төшендерү.
Балаларны юл чатларында җәяүлеләрнең хәрәкәтен регламентлаучы билгеләр белән таныштыру.
Ашарга яраклы hәм агулы гөмбәләр турында булган белемнәрне ныгыту.

Бурычлар:Тышкы кыяфәтнен алдавыч икәнен төшендерү;җәяүлеләрне hәм транспорт йөртүчеләрне хәвеф турында кисәтүче юл билгеләре турында белемнәр системасын формалаштыру;җәяүлеләрне hәм транспорт йөртүчеләр өчен булган юл билгеләрен аерырга өйрәтү.
Агулы hәм ашарга яраклы гөмбәләрне аерырга өйрәтү.
Киңлектә ориентлашу кунекмәсен устерү.Кагыйдәләргә буйсындыру күнекмәсен тәрбияләү.

Алымнар:сюрпризлы момент, әңгәмә,табышмаклар әйтү,драматизация,шигырь уку,дидактик уеннар.

Җиhазлау:Уенчык куян,магнитофон,әтәч,песи,төлке маскалары,өй,гөмбәләр рәремнәре,урман картинасы,мәгълүмат бирүче билгеләр: “ Җәяүленең юлны җир өсте аша чыгу урыны”, “Җәяүленең юлны җир асты аша чыгу урыны”;кисәтүче hәм махсус күрсәтмә бирүче билгеләр: “Җәяүлеләр чыгу урыны”, “Балалар”; җәяүлеләр hәм машиналар өчен светафор рәсемнәре; “Дөрес светафорны тап”уены.

                                      
                   
                                      Дәрес барышы:
Т:Исәнмесез,балалар.Балалар буген мин эшкә килгәндә бер куян баласын курдем.Ул таныш булмаган берәүгә ияреп киткән. Ә ул аны безнен шәhәр урамында адаштырып калдырган.Әйтегез әле,куянкай дөрес эшләгәнме?(Балаларнын җаваплары тынланыла).
Т:Дөрес,балалар,беркайчанда таныш булмаган кеше белән сөйләшергә,ул биргән әйберне алырга,гомумән,анын белән сөйләшергә  ярамый. Ә менә сез әти-әниегез ойдә ишеккә звонок бирсәләр яки телефон шалтыраса нишлисез?( Балаларнын җаваплары тынланыла).
Ә менә безнен куянкай бу кагыйдәләрне бөтенләй белми икән. Инде мөгаен башка бу кагыйдәләрне исеннән чыгармассың име,куянкай?.
Балалар,без сезнен белән бик күп әкиятләр укыдык. Алар арасында куянкайга охшаган игътибарсыз геройлар булган нинди әкиятләр беләсез?
Б: “Бүре hәм кәҗә бәтиләре”, “Әтәч,песи hәм төлке”.....
Т:Әйдгез эле “Әтәч,песи hәм төлке” әкиятен искә тошереп алыйк (Әкияттән эзек уйналына).
Т: Куянкай менә курдеңме инде,беркайчан да таныш булмаган кешеләргә ышанырга ярамый.
Т: Ә хәзер әйдәгез әзрәк ял итеп,хәл җыеп алыйк.
                            Физ.минутка
Т:Менә ял да итеп алдык.Ә хәзер инде куянкайны авылдагы урманга озатып куярга кирәк. Чөнки ул бөтенләй юлны белми. Гомумән шәхәр урамында ул беренче генә тапкыр икән. Юл аша чыкканда чак кына машина астына керми калган. Я,балалар куянкайга ярдәм итәбезме?(әйе ярдәм итәбез).
Т:Алайса әйдәгез юлга кузгалыйк. Без куянкайны урманга җәяү генә озатырбыз. Димәк,без сезнен белән кемнәр булабыз инде?(Җәяүлеләр булабыз). Балалар,ә җәяүлеләр кайдан йөри?(Тротуардан йөриләр).
            Тротуар-минем юл ул.
             Кеше купме булса да,
            Аннан бара торган юл-
             Бары уң якта гына.
Т:Әгәр җәяүле юлы hәм тротуар булмаса нишләргә?(Димәк,юл кырыеннан барырга кирәк).
Т:Дөрес. Буочракта җәяүлеләр автотранспорт хәрәкәтенә каршы барырга тиешләр. Балалар,юлда йөрүче бөтен җәяүле дә игътибарлы тугел. Менә мин хәзер сезгә бер шигырь укыйм. Ә сез игътибар белән тынлагыз. Соңыннан шигырьдәге геройнын нинди ситуацияләргә эләгүен hәм урамны аркылы чыкканда нинди кагыйдәләрне онытып җибәрүен әйтерсез.
Урамнын каршы ягында
Дустым Сабирҗан тора.
Кулларын болгый-болгый
Үз янына чакыра.
-Хәзер,- диеп кычкырам,
Янына уктай очам.
Катып калдым куркудан.
-Тукта,- диде Сабирҗан.
Каян килеп чыкты сон бу
Үзбушаткыч машина?
Нинди могҗиза белән мин
Керми калдым астына?
Шофернын карашы усал:
 -Борыл хәзер үк артка!
Дустың бераз көтеп торыр,
Юлга әйбәтләп кара!
(Тәрбияче шигырь буенча сораулар бирә,балаларнын җаваплары тыңланыла).
Т: Ә хәзер мин дә сезнен игтибарны сынап карыйм. Сез дә бу малай хәленә калмассызмы?
Уен  “Машина һәм балалар”
Т: Балалар,карагыз әле мин хәзер сезгә 2 төрле билге курсәтәм. Сез аларны чагыштырып карагыз әле. Ничек уйлыйсыз бу нинди билгеләр булыр икән? (Балалар җавап бирә).
Т: Дөрес. Болар “Җәяүленең юлны җир өсте аша чыгу урыны” һәм “Җәяүленен юлны җир асты аша чыгу урыны”дигән мәглүмат бирүче билгеләр. Бу билгеләр якында гына юлны җир өсте күпере аша чыгу урыны һәм җир асты аша чыгу урыны барлыгына һәм җәяүленең бары тик шул урыннарда гына юл аркылы чыгарга тиешлегенә ишарә ясый.
Бу иң хәвефсез юлны аркылы чыгу урыны,чөнки җәяүле юлы белән транспорт юлы кисешми.  Җәяүлеләр юл аша транспорт юлының өстеннән яисә астыннан чыгалар. Җир өстекүпере аша чыгу урыннары,гадәттә,җәяүлеләр тимер юлларны аркылы чыкканда үзләрен куркыныч астына куймас өчен файдаланыла. Шуна күрә мондый юллар иң куркынычсыз юл булып санала.
Т: Балалар, сез ничек уйлыйсыз җәяүлеләргә юл аша чыкканда тагын кем һәм нәрсә ярдәмгә килә ала? Табышмакларны чишә алсагыз,сез җавапны бел алырсыз.
Көн дә,төн дә утларым
Сигналлар биреп тора.
Минем өч төрле төсем бар,
Йә әйтегез,кем булам?(Светафор)
-Светафорнын төсләре  нәрсә турында хәбәр итә? (Балалар җавап бирә).
Тагын бер табышмак:
Машинаны бер кул белән
Юлда туктатыр.
Кайсыгыз әйтә ала:
Бу нинди батыр? (регулировщик)
(Тәрбияче полиция фуражкасы кия).
Т.(И):Таныш булыйк,мин- ЮХИДИ инспекторы булам. Мин  сезне бүген яна билге белән таныштырырмын.Ул өчпочмак формасында һәм ана ике кеше ясалган. Әлеге юл билгесе (“Балалар!”)кисәтүче төркемгә керә,ул машина йөртүчеләр өчен. Әгәр сез мондый билге күрәгез икән-якында гына мәктәп яисә балалар бакчасы бар. Димәк,шоферга игътибарлырак булырга кирәк. Бу билге сезнең юл аша чыкканда ярдәмчегез булыр.
Тынып кала моторлар,
Игътибарлы шоферлар,
“Мәктәп! Балалар бакчасы!”-
Дип билгеләр торсалар.
-Бу билге ничек атала? (“Балалар”). Ә нинди светафорлар була?(җәяүлеләр өчен,шоферлар өчен).
Балалар,күптән түгел генә минем янымда белмәмеш булып китте. Ул бөтен светафорларны да бутап бетергән.Әйдәгез дөрес светафорны эзләп табыйк әле.
           Уен: “Дөрес светафорны тап”.
Т.(И).Булдырдыгыз,молодцы. Курәм сез каядыр барасыз. Сак булыгыз,юл кагыйдәләрен бозмагыз.(Балалар җавап бирә).
Т:Менә куянкай шәһәр урамында йөрү ничек катлаулы. (Музыка янгырый)
Т: Ой,балалар без сезнен белән  каядыр килеп җиттек. (ватманда ясалган урман рәсемен күрсәтәм). Карагыз әле рәсемдә ниләр күрәсез?(...)
Т: Димәк,без сезнең белән кая килеп җиткәнбез?(...)
Балалар,карагыз әле күпме гөмбә үсеп утыра. Нигэ аларны берәү дә җыймаган икән? (Бу бит поганка һәм чебен гөмбәсе)
Ә аларны ашарга ярыймы сон?(....)
Дорес,балалар балалар. Бары тик ак гөмбәне,волнушка,масленок,лисичка гөмбәләрен генә ашарга ярый.
 Т: Менә куянкай без сине урманыңа алып килдек. Я,куянкай буген син нинд кагыйдәләр белән таныштың инде?( ....)
Т: Балалар,сез дә игътибарлы булыгыз , Куянкай хэленә кала күрмәгез.
     Бугенге дәрес өчен рәхмәт,сау булыгыз.