• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 272 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Советского района г.Казани / Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420100 г.Казань, ул.Академика Сахарова, д.11
Телефон: +7(843)-263-03-02
E-Mail: dou_272@mail.ru; ds272.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад№272"
Руководитель: Вафина Гузель Анасовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 266 детей
У нас учат: 22 педагога

Балалар бакчасы турында

Балалар бакчасы турында

Балалар бакчасы турында мәгълүмат

    Адрес: 420100, Казан шәһәре, Академик Сахаров урамы, 11 йорт (микрорайон «Азино-1»,  № 63,83,89,77,31,30,46 автобуслары белән «Рәшид Вагапов» тукталышына кадәр).

    Телефон, факс: (843) 263-03-02

    e-mail:dou_272@mail.ru;     ds272.kzn@tatar.ru

    Төзелеш датасы:  2000 ел

    Урыннар саны - 240, факттагы тулылык - 285 бала.

Учреждениенең рус телендә тулы рәсми атамасы: Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №272 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Советского  района г.Казани.

Рус телендә кыскартылган исеме  МАДОУ «Детский сад №272».

Татар телендә тулы исеме: Казан  шәһәре Совет районының  «Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар  бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем  учреждениесе.

Татар телендә кыскартылган исеме: МАМБУ «272 нче  балалар  бакчасы».

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең  эш  режимы:  5 көнлек эш атнасы,  шимбә, якшәмбе - ял көннәре.

Мәктәпкәчә белем бирү  учреждениесенең  эш графигы:  10,5 сәгать булган төркемнәр-7.00 дән 17.30 га кадәр.

Балалар бакчасында 13 төркем эшли, шуларның:

  • татар телендә тәрбия һәм укыту   - 4 төркем;
  • логопедлар -  3 төркем;
  • ике дәүләт телендә тәрбия һәм укыту  - 7 төркем.

 Бинаның гомуми мәйданы - 2513,5 кв.м., территория - 10114 кв.м.

 Верандалар саны- 13, спорт мәйданчыгы -1

   Балалар бакчасында тәрбия - белем бирү, коррекция һәм сәламәтләндерү эшләрен оештыру, үткәрү өчен музыка һәм спорт залы; методик кабинет; татар теле кабинеты; логопед кабинеты; психолог кабинеты; автокласс; медицина кабинеты җиһазландырылган һәм эшли.

Балалар бакчасы мөдире -  Вафина Гүзәл Әнәс кызы.

Барлыгы педагоглар – 22, аларның:

    татар телен өйрәтү буенча тәрбияче -1;

    физик  инструктор -1;

    логопед-укытучылар -3;

    музыкаль җитәкчеләр - 2;

    өлкән тәрбияче – 1;

    тәрбиячеләр -14.

Балалар бакчасы педагогларының белем бирү һәм категория дәрәҗәсе:

Белем:          югары - 21 кеше (95%)

                      урта махсус- 1 кеше (5%)

 Квалификация категориясе:        югары -  8 кеше ( 36%)

                                                            беренче -  9 кеше (41%)

                                                             вазифа ярашлылыгы (СЗД) – 2 кеше (9%)

                                                             категориясез - 3 кеше (14%)

Белем бирү дәрәҗәләре:

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, балалар, 272 - нче номерлы балалар бакчасында,  мәктәпкәчә белем бирү гомуми белем бирү системасында 1 дәрәҗәне үзләштерәләр.

 Гамәлгә ашырыла торган укыту формалары:

 «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 29 декабрь, 2012 ел, № 273-ФЗ, ФГОС № 17.10.2013 ел, «272-нче номерлы балалар бакчасы» уставы, балалар бакчасында ата-аналар килешүе нигезендә мәктәпкәчә белем алуның көндезге формасы билгеләнгән.

 Норматив укыту вакыты:

Балалар бакчасында балаларны белем һәм тәрбияләү 1 яшьтән башлана.

Медицина-педагогик комиссия карары буенча коррекция төркемнәрендә сөйләмне коррекцияләү буенча эш биш яшьтән алып барыла.

Укуның һәр этабында (төркемдә) булу дәвамлылыгы һәм сроклары баланың яше, аның сәламәтлеге һәм ул булган төркемнең холкы белән билгеләнә.

Балаларга мәктәпкәчә белем бирү ата-аналар килешүе өзелгәннән соң туктатыла.

 

 

Муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем  учреждениесендә гамәлгә ашырыла торган программалар

Белем бирү процессы эчтәлегенең нигезендә:

Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартына туры китереп, Казан  шәһәре Совет районының  «Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар  бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем  учреждениесе төркеме тарафыннан эшләнгән, 1 нче номерлы педагогик советта кабул ителгән һәм 2023 елның 1 сентябреннән гамәлгә ашырылган, төп белем бирү программасы.

 Өстенлекле юнәлешләр :

сөйләм  бозылу очракларын коррекцияләү;

социаль-шәхси үсеш.

-  Сөйләм бозылу очракларын коррекцияләү:

Коррекция программасы: Н.В. Нищевның сөйләме бозылган балалар өчен компенсацияләүче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре программасы.

- Этно-мәдәни региональ өлеше:

«Мәктәпкәчә белем бирү региональ мәгариф программасы «Сөенеч»- «Радость познания», автор   Р. К. Шаехова, изд. «Магариф – Вакыт», 2016ел ,

Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплекты:

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү буенча комплект "Татарча сөйләшәбез" - "Говорим по-татарски", Зарипова З.М., Кидрячева Р.Г. җитәкчелегендәге иҗади төркем.

Татар телле балаларны туган телгә өйрәтү буенча комплект "Туган телдә  сөйләшәбез", Хазратова Ф.В. җитәкчелегендәге иҗади төркем.

 

 

 

 

 

 

 

 

Казан  шәһәре Совет районының  «Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар  бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем  учреждениесе мөдире турында мәгълүмат

 

 

Вафина Гүзәл Әнәс кызы

 

Вазифа:  Мөдир

Квалификация күтәрү:  2023 ел

Тема/Квалификация күтәрү проблемасы: Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында белем сыйфаты белән идарә итүнең актуаль проблемалары

Белем бирү оешмасы:  «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе

Һөнәри  әзерлек

Һөнәри әзерлек юнәлеше: Мәгарифтә менеджмент

Һөнәри белем дәрәҗәсе: Югары

Белгечлек (диплом буенча):  Тарих

Квалификация: Югары квалификация категориясе

Гомуми стажы: 46 ел

Педагогик стажы: 42 ел

Әлеге вазифадагы стаж: 23 ел

Бүләкләр, исемнәр:  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы " 2008 ел; "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, 2016 ел;

Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы, 2020 ел.