Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 181 комбинированного вида Советского района г. Казани"
Визитная карточка
Адрес: | 420025,Республика Татарстан,г.Казань,ул.Джаудата Файзи,д.13 |
Телефон: | +7(843)-276-46-39 |
E-Mail: | ds181.madou@yandex.ru, Ds181kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 181 комбинированного вида" Советского района г. Казани |
Руководитель: | Майорова Ирина Юрьевна |
Год основания учреждения: | 2008 |
У нас учатся: | 362 воспитанника, 4 - иностранных граждан |
У нас учат: | 28 педагогов |
Копилка воспитателя по обучению татарскому языку
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение
«Детский сад №181 комбинированного вида»
Советского района города Казани
Сценарий театрализованного представления старших дошкольников:
“Теремкәй“
Составил сценарий: воспитатель
по обучению татарскому языку
Шамсутдинова А.М.
Казань 2012
Әкият «Теремкәй»
Максат: Балаларда рус халык әкияте “ Теремкәй” аша кешелеклелек, ярдәмчеллек хисләре, ягымлылык тәрбияләү. Балаларга дуслыкның көче турында төшендерү,бер-беренә карата иптәшлелек-дуслык хисләре тәрбияләү. Балаларның иҗади сәләтләрен ,рольләрне башкару осталыкларын үстерү,матур сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
Ярдәмлелек: рус халык әкияте” Теремок”.
Җиһазлар: театр атрибутлары, костюмнар, көй язылган дисклар.
( Күңелле көй астында алып баручы ике бала чыга.)
Алып баручы 1.Әкиятләр яраталар
Балалар да,зурлар да!
Әкиятсез яшәп булмый,
Сиңа да ,миңа да.
Алып баручы2. Әкиятләр өйрәтәләр
Бары тик яхшылыкка:
Бу дөньяда яшәргә
Дус-тату булып кына!
Алып баручы 1.Борын-борын заманда
Ерак тугел ,якында,
Алып баручы2 . Безнен урман артында
Бер теремкәй торган ди…
(Көйгә тычканнар чыга)
1 нче Тычкан : Без тычкан балалары
Юл буйлап барабыз.
Алтын башакларны
Кәрзиннәргә салабыз.
(Теремкәйне курделәр)
2 нче Тычкан: Ой,нәрсә бу?
Матур теремкәй тора.
Кечкенә дэ,зур да түгел
Кем яши икән монда?(шакыйлар)
Бергә: Терем- теремкәй,
Теремкәйдэ кем яши?
Беркем дә юк? Юк!
Әйдә керик,без яшик!
(Тычканнар теремкәйгә керәләр)
(Көйгә бакалар чыга)
Бакалар: Мин бака,мин дә бака
Кычкырабыз ква-ква-ква,
Аяклар куллар өши.
Теремкәйдә кем яши?(шакый)
(Тәрәзәдән карап)
Тычканнар: Без тычканнар. Ә син кем?
Бакалар: Без бакалар.Кертегез әле безне.
Тычканнар.Керегез,бергә яшәрбез.
(Көйгә куяннар керә)
1 нче Куян: Без куяннар,куяннар,
Озын колак –шаяннар.
2 нче куян: Юл буйлап сикерәбез,
Уйныйбыз һәм көләбез.
3 нче куян: О ,нинди матур Теремкәй!
4 нче куян: Кечкенә дә,зур да тугел…
Бергә: Терем-теремкәй
Теремкәйдэ кем яши?
(Тәрәзәдән карап)
Тычканнар: Без Тычканнар.
Бакалар: Без бакалар.
Бергә: Ә сез кем?
Куяннар: Без куяннар-шаяннар.
Кертегез әле безне.
Бергә: Керегез,бергә яшәрбез.
(Көйгә тиеннәр керә)
1 Тиен: Без чикләвек җыябыз ,
Кәрзиннәргә салабыз .
2 Тиен: Кәрзиннәр инде тулы,
Кышка азык куп булды.
Ой,нәрсә бу?Теремкәй!
Теремкәйдә кем яши? (шакыйлар)
Тычканнар: Без Тычканнар.
Бакалар: Без бакалар.
Куяннар: Без куяннар-шаяннар.
Бергә: Ә сез кем?
Тиеннәр: Без Тиеннәр.
Кертегез әле безне.
Бергә: Әйдә керегез ,бергә яшәрбез.
(Көйгә Төлкеләр керә)
1 нче Төлке: Көз житте,салкын һава,
Җилләр исә урманда.
Җылыга керер идек
Тәмле чәй эчәр идек.
1 нче Төлке: Ой,нәрсә бу?
Матур теремкәй тора.
Кечкенә дә,зур да тугел
Кем яши икән монда? (шакыйлар)
Тычканнар: Без Тычканнар.
Бакалар: Без бакалар.
Куяннар: Без куяннар-шаяннар.
Тиеннәр: Без Тиеннэр.
Бергә: Ә сез кем?
Төлке: Без-төлкелэр.
Кертегез әле безне.
Бергә: Әйдә керегез ,бергә яшәрбез.
(Көйгә Буре керә)
Бүре: Көз дә житте.Бүрегә
Күңелсез бит үзенэ.
Кая киткән хайваннар
Мондамы әллә алар.(шакый)
Терем-теремкәй
Теремкәйдә кем яши?
Тычканнар: Без Тычканнар.
Бакалар: Без бакалар.
Куяннар: Без куяннар-шаяннар.
Тиеннәр: Без Тиеннәр.
Төлке: Без-төлкеләр.
Бергә: Ә сез кем?
Буреләр: Без бүреләр.
Кертегез әле безне.
Бергә: Әйдэ керегез ,бергә яшәрбез.
(Көйгэ Аю керә)
Аю: Мин Аю-урман патшасы,
Бал ашарга яратам.
Кыш буе кайда йокларга?
Шуңа башымны ватам.
О,нәрсә бу?
Теремкәй!
Теремкәйдә кем яши?
Тычканнар: Без Тычканнар.
Бакалар: Без бакалар.
Куяннар: Без куяннар-шаяннар.
Тиеннәр: Без Тиеннәр.
Төлке: Без-төлкеләр.
Бергә: Ә сез кем?
Буреләр: Без бүреләр.
Бергә: Ә син кем?
Аю: Мин Аю.
Кертегез әле мине.
Бергә: Әйдә кер ,бергә яшәрбез.
Алып баручы: Урмандагы хайваннар,
Дус-тату яши алар.
Алардан үрнәк алыйк,
Без дә дус булып яшик.
(Бергәләшеп ярымтүгәрәк ясыйлар,җыр җырлыйлар)
Урмандагы аланда матур Теремкәй тора,
Әйе шул,шулай шул, матур Теремкәй тора.
Дуслар белән гел бергә- яшәүләре күңелле,
Әйе шул,шулай шул, яшәүләре күңелле.
Әйлән-бәйлән уйныйбыз,матур җырлар җырлыйбыз,
Әйе шул,шулай шул, матур җырлар җырлыйбыз.