Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 50 комбинированного вида» Советского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420088, г. Казань, пр-кт. Победы, д. 212б |
Телефон: | +7(843)-237-65-44 |
E-Mail: | mbdoy50@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад № 50" |
Руководитель: | Попова Валентина Васильевна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 330 детей |
У нас учат: | 27 педагогов |
Новости
"Салават күпере" бездә кунакта!
Опубликовано: 13.08.2015Бүген безнең балалар бакчасына кунакка "Салават күпере" журналы килде. Кунакларыбызны түземсезлек белән көтеп алдык. Балалар бакча турында шигырьләр, җырлар өйрәнеп куйдылар. Кызыклы,зәвыклы, күз явын алырлык төсле журналны "ясаучы" апалар белән якыннан танышу мөмкинлеге туды! Балалар игътибар белән тыңлап утырдылар, күп сораулар бирделәр. Журналның геройлары әдәплелек кагыйдәләре турында спектакль күрсәттеләр.Нәниләргә бу бик тә ошады! Галим, Шалай, Елмай балаларга табышмаклар да әзерләгәннәр иде.Бакча балалары сынатмадылар, үзләренең тапкыр, акыллы һәм татар телен белүләрен исбатладылар. "Салават күпере" белән, чын-чынлап бәйрәмгә әверелгән очрашу балаларга, тәрбиячеләргә, әти-әниләргә бик тә ошады. Тагын да очрашулар көтеп калабыз! Ә инде журналның киләсе санын түземсезлек белән көтеп алырбыз! Бу очрашу турында тулырак " Салават күпере" сайтына кереп карый аласыз. http://salavatkupere.com/yanalyklar/item/603-duslarybyz-arta.html
К списку новостей