Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 67 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Ак. Глушко, д. 22Д (1здание), ул. Ак. Глушко, д. 16В (2 здание) |
Телефон: | +7(843)-255-46-38 |
E-Mail: | Ds67.kzn@tatar.ru mbdou67@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №67" |
Руководитель: | ио Валиуллина Гульнара Ринатовна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 257 детей |
У нас учат: | 35 педагогов |
Новости
Аулак өй-көрәш проекты
Опубликовано: 21.11.2024Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының зона этабы (сайлап алу туры) 20 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Вахитов районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесендә, 21 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Совет районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 67 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә һәм 28 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Идел буе районының «Катнаш төрдәге 242 нче балалар бакчасы»нда оештырыла.«Әдәби бәйгенең темасы – халыкара «Әниләр көне». Проектның өр-яңа номинациясендә катнашучы һәм көч сынашучыларыбыз әниләргә багышланган нәниләр өчен язылган шигырьләр, әкиятләр белән таныша. Гаилә елы уңаеннан оештырылган бәйгегә әзерләнгәндә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, әти-әниләр бергәләп татар әдәбияты классикларын укый, йолалар өйрәнә».Проектның җитәкчесе Сәрия Закирова.Аның әйтүенчә, төбәкара проектның программасы «Аулак өй» милли татар йоласы белән илһамланган әдәби ярышны үз эченә ала.«Конкурсның максаты – ата-бабаларның бай мирасын саклап, милли бәйрәмнәр көннәрендә башкарыла торган җыр-биюле уеннары аша яшь буында туган телгә, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү. Проект 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Халкыбызның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.
К списку новостей