Электронное образование в Республике Татарстан

МАДОУ «Детский сад № 67 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Советского района г. Казани

Визитная карточка

Адрес: РТ, г. Казань, ул. Ак. Глушко, д. 22Д (1здание), ул. Ак. Глушко, д. 16В (2 здание)
Телефон: +7(843)-255-46-38 +7(843)-255-46-29 филиал +7(843)223-00-67
E-Mail: mbdou67@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №67"
Руководитель: Ахметзянова Ильмира Асатовна
Год основания учреждения: 2011
У нас учатся: 416 детей
У нас учат: 34 педагога

Әти-әниләр өчен!

 

Родители, для вас

 

Бала тәрбияле булсын дисәң...

            Балага белем һәм тәрбия бирү – иң кыен, иң четерекле эш. Бу гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул – мәңгелек мәсьәлә.

Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсыбыз бу гаять җаваплы эшнең ачысын-төчесен татырга мәҗбүр. Берәүләргә ул җиңелрәк бирелә, аларның балалары яхшы тәрбия алып үсә. Андый ата-ана өчен бала бәхет һәм шатлык чыганагына әверелә. Болары бик бәхетле гаиләләр. Икенчеләргә, киресенчә, бала кайгы-хәсрәт китерә.Моның билгеле бер сәбәпләре бар. Кайбер ата-аналар баланы мәктәпкә әзерләүгә, укытуга, аны тәрбияләүгә җиңел карыйлар, аны икенче-өченче дәрәҗәдәге эш, алай гына да түгел, бакча, мәктәп эше дип саныйлар.

         Безнең көннәрдә балага белем һәм тәрбия бирүдә гаиләнең әһәмияте бик нык артты. Дөрес, бакча да, мәктәп тә балага ныклы белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Бу – бәхәссез. Ә ата-ана? Алар да бу эштән читтә кала алмый. Мәктәп тә, гаилә дә бала язмышы өчен бер үк дәрәҗәдә җаваплы. Ә баланың күп вакытын гаиләдә үткәрүен искә алсак, ата-ананың җаваплылыгы тагын да арта төшүен берәү дә кире какмас.

          Иң элек ата-ана баланы яхшы укырга әзерләргә, мәктәпкә йөри башлагач, яхшы уку өчен шартлар тудырырга тиеш. Балалар бакчасында, мәктәптә башланган эшне өйдә дәвам иттерергә тиеш. Ата-ана – баланың икенче укытучысы ул.

          Һәр бала, философ әйткәнчә, үзенә бер шәхес. Безнең өчен ул бала булса да, аның табигате, үз акылы, үз уй-фикере була, ә үсә төшкәч, аның дөньяга үз карашы барлыкка килә. Шуңа күрә, һәр баланың үз көен таба белү кирәк. Ә бала ата белән ана алдына кырыкмаса-кырык сораулар һәм проблемалар куя. Баланың барлык сорауларына да җавап бирергә, нәрсә беләндер аны кызыксындырырга, аның күңелен җәлеп итәргә кирәк. Ә бит безнең балалар: “Ник?”, “Нигә?”, “Нишләп?”, “Ни өчен?” кебек сорауларны яудырып кына торалар. Халык арасында: “Хәзерге балалар сигезьеллык белем белән туалар”, - дигән шаярып әйтелгән сүзләрдә, әлбәттә, хаклык бар. Балалар өлкәннәр башына килмәгән гаҗәеп сорау-табышмаклар яудыралар. Сорауларга җавап ала алмаса, бала, еламаса да, башын аска салып бер читкә китеп бара. Ә менә болай һич ярамый, күрәсең, бала ихтыяҗын беренче урынга куярга, түземле була белергә кирәк. Бала физик яктан да, акыл ягыннан да үсә, белем һәм тәҗрибә туплый. Шуңа күрә дә ул күп нәрсә белән кызыксына, белмәгәнен сорый, таләп итә, йөдәтә, хәтта тупаслык та эшли. Бу – аның табигый ихтыяҗы.

          Баланың шушы кызыксыну үзенчәлегенә үзебез теләгән юнәлешне бирү бик мөһим. Шагыйрь М. Сөндекле “Бала күңеле” шигырендә бу хакта болай ди:

Бала күңеле – нәфис ак кәгазь,

Әле бит ул каләм күрмәгән.

Әле беркем аның күңелендә

Тылсымлы эз салып йөрмәгән.

Дөнья аңа яңа яуган ак кар –

Тели бала барын аңларга.

Тәүге юлны бала күңеленә

Ата-ана тиеш үзе язарга.

           Бала мәктәпкә кергәч, аңа яхшы укырга ничек ярдәм итәргә? Аның өйдәге тормышын дөрес оештырмый торып, аның мәктәптә яхшы укуына исәп тотып булмый. Баланың яхшы укуында көндәлек режимның әһәмияте бик зур. Укуның беренче көннәреннән үк бала билгеле бер режим белән яшәргә өйрәнсен. Вакытында йокыдан торсын, вакытында ашасын-эчсен, вакытында мәктәпкә китсен, уйнасын, җитәрлек йокласын.

          Көндәлек режимга күнеккән балага, физзарядка яса, дәресеңне кара, уйнарга чык, ашарга утыр, йокларга вакыт, дип исенә төшереп торасы калмый. Ул һәр эшне үз вакытында башкарырга гадәтләнә. Мәктәптә яхшы уку өчен  баланың дәресләрне вакытында әзерләвенә ирешү бик мөһим. Ләкин бала мәктәптән кайту белән үк дәрес әзерләргә утырырга тиеш түгел. Ул иң элек ашый-эчә, аннары саф һавада була, аннан соң гына дәрес әзерләргә утыра.

           Яхшы уку өчен балага шартлар кирәк – аның китаплары, дәфтәрләре, башка уку кирәк-яраклары җитеш, дәрес әзерләү урыны,  даими почмагы булуы шарт.

            Һәр ата-ана баланы пөхтәлеккә, төгәллеккә өйрәтергә бурычлы. Ул дәрес әзерләргә көн дә бер вакытта утырамы, әйберләрен үз урынына куямы? Мәктәпкә алып барасы китап-дәфтәрләрен кичтән әзерлиме? Әйберләренә сакчыл карыймы? Менә болар һәр көн игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бала дәрес әзерләгәндә өйнең һавасын җилләтү турында да онытырга ярамый. Һәр тәнәфес вакытында һаваны алыштыру бик файдалы.

            Укучы дәрес әзерләгәндә, өйдә тынлык булу хәерле. Кайбер гаиләләрдә кирәге булса да, булмаса да, көне буе радио уйнап тора, телевизор эшли. Яки өйдә сөйләшеп утырсагыз, яки тавышлансагыз, бала башына  дәрес материалы кермәс. Менә шулай баланың дәрестән дәрте сүрелеп, укудан аерылуы, артта калуы бар. Аннары өйдәге шау-шу баланың нерв системасына да начар тәэсир итә.

             Тәҗрибәле ата-аналар, балаларның кайсы сыйныфта укуына карамастан, мәктәп, класс җитәкчесе, укытучылар белән тыгыз элемтәдә торалар. Укыту программалары белән танышалар. Бу - билгеле, баланың яхшы укуына ярдәм итә, бала мәктәптә бер генә ел укымый, шулай булгач, аңа ярдәм дә һәр көн, дәвамлы булырга тиеш.

              Беренче көннән үк баланың дәрес әзерләгәндә басылып эшләвенә ирешегез, аны бүлдермәгез, кирәксә-кирәкмәсә дә сүз-йомыш кушып борчымагыз. Уку -  бирелеп, бөтен акыл сәләтеңне җигеп эшләүне таләп итә. Шуны да әйтмичә булмый, кайбер ата-аналар балага ярдәм итүне дөрес аңламыйлар, алар мәсьәлә яки мисалны үзләре чишәләр. Бала аңлап эшләгәндә генә аннан уңай нәтиҗә көтәргә мөмкин. Бала зуррак үскән саен, аңа ярдәм итү кыенлаша бара. Өлкән сыйныф укучыларына да акыл белән, сак кына контроль ясап тору кирәк. Гомумән, тәрбия эше сак булуны таләп итә, баланың сәләтенә, булдыра алуына ышанырга, нәрсә белән мавыгуын, кызыксынуын белеп торырга, вакытында максатка ярашлы киңәш, юнәлеш бирергә, ялгышын төзәтергә, яхшы эше өчен мактарга кирәк.

               Бала тәрбияләүдә, аның чын кеше булуында, яхшы укуында тагын бер әһәмиятле мәсьәләне читләтеп үтү мөмкин түгел. Сүз – гаилә әгъзалары арасында бердәм таләп булдыруның әһәмияте турында. Бердәм таләп булмаудан бала ялагай, эгоист булып үсә, тора-бара әтисен дә, әнисен дә тыңламый башлый, аның яхшы укуына, чын кеше булып җитлегүенә зарар килә.

                Гаилә – бердәм, дус булырга тиеш. Кешенең бәхет ачкычы һәрвакыт үз кулында. Балаларыгызга дөрес тәрбия биреп, сез үз бәхетегезгә үзегез үк ышанычлы нигез ташлары саласыз.