Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Станция детского и юношеского туризма и экскурсий" Советского района г. Казани»
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Советская, 12/8 |
Телефон: | +7(843)-234-13-74 |
E-Mail: | iskrakart@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУДО "СДЮТиЭ" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Бородов Илья Лазаревич |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 960 |
У нас учат: | 20 |
"Яшь экскурсоводлар" - Науметова Г.Р.
Направленность программы - туристско-краеведческая.
Возраст учащихся: 9-14 лет.
Срок реализации: 3 года.
Яшәешебезнең хәзерге шартларында яшь буынны тәрбияләү – дәүләтебезнең иң әһәмиятле бурычы.Җәмгыятебезнең хәзерге тормышын күзалдына китерү һәм укучыларга дөрес тәрбия бирү өчен тиешле юнәлеш табарга кирәк.Мәктәптә иң төп юнәлешләрнең берсе булып тәрбия эше тора.Ә тәрбия эшенең төп бурычы – шәхескә тормышта үз юлын табарга өйрәтү, аның сәләтен үстерү.Баланың үсеш мохитен дөнья мәдәниятенең һәм милли мәдәниятнең чын кыйммәтләре белән тулыландыру өчен алым һәм технологияләр эзләү, шуның нигезендә рухи яктан бай һәм әхлакый чиста күңелле шәхес формалаштыру мөһим.Хәзерге заманда яшәүче кеше, үзендә җаваплылык тоеп һәм гуманистик кыйммәтләрне үзләштерә барып, үз тормышын төзи белергә тиеш.Балаларда бу сыйфатларны тәрбияләүдә түгәрәкләрнең дә роле зур. Мәктәбебездә инде ачылганнан көннән үк” Татар йорты”дигән музей эшләп килә.Балалар белән музейга йөрибез,экспонатлар белән танышабыз.”Яшьэкскурсоводлар” түгәрәге –тәрбия эшендә олы хәзинәнең мөһим бер өлеше дияргә була.Чөнки халкыбызның үткәне, бүгенгесе, гасырлар буена бөртекләп җыелып килгән акыл һәм рухи байлыгын,халкыбызның сәнгате,мәгърифәте,гореф-гадәтләре,уеннары,әхлак принциплары, тарихи истәлекләре, туган ягыбызның табигате,байлыклары, күренекле шәхесләре, һ.б .үз эченә алып өйрәнү–балаларга кешеләр арасында яшәү күнекмәләрен формалаштыруга,белемнәрен арттыруга, иҗади сәләтләрен үстерүгә мөмкинчелек бирә.Ядкарьләргә кызыксыну уятып, борынгы бабаларыбызның үткән тормышын , буыннар бәйләнеше тарихын өйрәнеп , хәзерге заман тормышы белән чагыштырып аңлату,балалар күңеленең әхлакый,рухи усешенә зур йогынты ясый. Ә өлкәннәргә карата миһербанлы-шәфкатьле, кечеләргә карата ихтирамлы,табигатькә карата сакчыл булу, туган ягыбызның батыр, легендар шәхесләре белән горурлана белү кебек сыйфатларга да түгәрәккә йөреп ия була бала.Экскурсовод һөнәренә төшенә. Программаның төп максаты (Цели и задачи дополнительной общеобразовательной программы):
- укучыларны рухи яктан бай, белемле, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил, конкурентлыкка сәләтле, үз иленең патриотлары булган шәхес итеп тәрбияләү.
Бурычлар:
- туган як турында төшенчә бирү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү;
- туган якның ,ян тирәдәге төбәкләрнең тарихы белән танышу,төркемдәшләренә җиткерү
- туган як турында текстларны аңлап укырга, анализларга, аудиториядә чыгыш ясауларына ирешү;
- яшь экскурсовод күнекмәләре алырга өйрәнү.
- яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;
- укучыларның әдәби материалны эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;
- түгәрәк эшчәнлеге вакытында балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.
“Яшь экскурсоводлар” түгәрәгендә тыңларга һәм ишетергә, тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Балалар яна материаллар кабул итәргә өйрәнәләр.
ГИЛЬМУТДИНОВА Л_Х_ НАУМЕТОВА Г_Р_Яшь экскурсоводлар программа.docx