• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества пос. Дербышки» Советского района г. Казани»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420075, РТ, г. Казань, ул. Правды, д. 21а
Телефон: +7(843)-234-58-61
E-Mail: cdt_derbishki@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ЦДТ пос. Дербышки
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Гумерова Флюза Масхутовна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 2935
У нас учат: 82

Новости

“Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...”

Опубликовано: 08.04.2013

3.04.2013 елда  Дәрвишләр бистәсе Балалар иҗаты үзәге Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан, сәләтле балаларны табу, аларның булган сәләтләрен үстерү максатыннан “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...” исеме астында бистә күләмендә әдәби иҗат бәйгесе уздырды.

Бәйге кысаларында Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле уку, шигырьләренә иҗат ителгән җырларын башкару, әсәрләрен сәхнәләштерү, Тукайга һәм аның иҗатына багышлап рәсемнәр, шигырьләр иҗат итү күзәтелде. Г.Тукайның “Туган тел” шигырен ГараеваЧулпан (укытучысы Сафина Р.А.) инглиз телендә башкарып 1нче урынга лаек булса, 2 сыйныф укучысы Зиннәтова Әдилә  (укытучысы Мингазова Н.К.) “Әсәрне сәхнәләштерү” номинациясендә җиңүче булып табылды. 58 нче мәктәптән килгән 2 нче сыйныф укучысы Гусманова Регина (укытучысы Шакурова Г.А.) Г.Тукайга багышлап язган шигырен укып кына калмады, “Тукайны озату” җырын җырлап Гран-при яулады.

БИҮге каршында эшләп килүче “Хыял” әдәби иҗат берәшмәсенә йөрүче 11нче татар гимназиясе егетләре, кызлары (җитәкчеләре Хафизова З.М.) үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып хөкемдарларны таң калдырдылар.  СДЮТиЭ каршында эшләүче “Әдәби туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче Сиразиева Резидә, 11нче татар  гимназиясе укучысы Ибрагимова Динара (укытучысы Халиуллина Н.М.) үзләре язган шигырьләрен укып 1 нче урынга лаек булдылар.

“Тукай шигырьләрен уку” номинациясендә 4 нче сыйныф укучысы Абдуллаева Айселгә  (укытучысы Халиуллина Н.М.) тиңнәр табылмады.

    “Яшь рәссам” номинациясендә җиңеп чыккан 101, 141, 11, 140 мәктәп һәм гимназия укучыларының эшләре залны бизәп торды.

    Иҗат бәйгесендә катнашкан һәм җиңгән укучылар дипломнар белән бүләкләнделәр.



К списку новостей