• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №115 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Советского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420083, г. Казань, ул. Александра Курынова, д. 8
Телефон: 8(843)590-25-55; 8(843)590-25-56
E-Mail: mbdou.115@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Детский сад №115»
Руководитель: Исламова Гузель Рамилевна
Год основания учреждения: 2019
У нас учатся: 457 воспитанника
У нас учат: 34 педагога

Аннотация к рабочей программе воспитателя по обучению татарскому языку

                                   Балалар бакчасында татар теле

(рус һәм башка милләт балаларын

татар, татар балаларын туган телдә камил сөйләшергә өйрәтү программасына аннотация)

«Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законында һәм «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләр саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»нда мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралган.

Шуны истә тотып Казан шәһәре 115 нче”Сорнай” балалар бакчасында уку-укыту, тәрбия эше ике юнәлештә (программа) алып барыла. Беренчесе-рус һәм башка милләт балаларына татар телен өйрәтү. Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителгән 2010 – 2015 елларда мәгарифне үстерү стратегиясендә (30.12.2010, №1174) – мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен рус телле балаларны татарчага өйрәтү программасы, укыту-методик комплектлары (УМК) төзү бурычы куелды. Һәм менә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 23.11.2009 елда 655 нче карары нигезендә Мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасы структурасына, Федераль дәүләт таләпләре”нә  нигезләнеп балалар бакчасында татар теленә өйрәтү программасы “ төзелде.

       Әлеге программа З.М.Зарипова, Р.С.Исаева, Р.Г.Кидрячева тарафыннан эшкәртелде һәм ул 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәр булган рус телле балаларның татарча аралашырга өйрәтүгә юнәлтелгән методик кулланма булды. Программа мәктәпкәчә яшьтәге баланың үсеш закончалыкларына, шәхси һәм эшлекле якын килү турындагы фундаменталь тикшеренүләргә, тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларына,сөйләм барлыкка килү концепциясенә (Л. С. Выготский, П. Я. Гальперин, В. В. Давыдов, Е. А. Пассов)  гамәли эшкәртмәләр һәм методик киңәшләргә, мәктәпкәчә мәгариф системасы эшчәнлеген ачыклый торган норматив хокукый актлар, документларга нигезләнгән.Безнең балалар бакчасында әлеге программа белән рус төркемнәрендә белем һәм тәрбия эшчәнлеге алып барыла. Кече яшьтәгеләр белән  атнага ике тапкыр режим вакытларында (15мин), зурларларда ике тапкыр (25мин), мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә атнасына өч тапкыр татар теле керә.(30мин)

Программа принциплары.

        Коммуникативлылык принцибы – балаларны татар телен аралашу чарасы буларак куллануга әзерләүгә корылган. Телне фән буларак түгел, ә аралашу чарасы буларак өйрәтү.

        Интеграция һәм дифференциация принцибы – һәр сөйләм төренең үз үзәнчәлеген исәпкә алу, тәрбияче сөйләмен техник чаралар ярдәмендә (аудио-, видеоязмада) тыңлау (аудирование), тел үзәнчәлекләрен төрле күнегүләрдә бирү, балаларның диалогик сөйләмен үстерү;

       Күрсәтмәлелек принцибы – тел өйрәтүне көндәлек тормыштагы һәр төрле эшчәнлеккә бәйле рәвештә, аларның тирә-юньне танып белүенең төп чарасы булып торган уен аша үткәрү;

       Тел өйрәтү, тәрбия һәм үстерү бурычларының бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашыру принцибы;

       Барлык белем бирү өлкәләрен берләштерү (интегральләштерү) принцибы: аралашу, танып-белү, социальләштерү, физик культура, сәламәтлек, хезмәт, иминлек, матур әдәбият, иҗади сәнгать, музыка.

        Дәвамчанлык принцибы – балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәптә эзлеклелекне күздә тоту;

       Белем бирүне комплекслы-тематик принципка корып оештыру;

       Белем бирү эшчәнлегенең мотивлашкан булу принцибы - бала материалны үзе өчен кызык булганда, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килгәндә генә кабул итә һәм фикерли башлый.  Телне өйрәтү процессында әкияти сюжетлар карау, кызыклы таныш геройлар (Акбай, Мияу) белән очрашу, уен элементларын куллану – тел материалын өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә. Телне аралашу, уен ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, балалар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм  алар тел материалын бик теләп үзләштерәләр.

         Белем бирү эшчәнлегенең дидактик принцибы - гадидән катлаулыга таба бару.

         Индивидуальләштерү принцибы - тел өйрәткәндә социаль шәхес сыйфатларын үстерүне күздә тоту. Балаларның яшь үзәнчәлекләрен исәпкә алу.

Татар телен өйрәтүдә кулланыла торган чаралар.

  1. Эшчәнлек эшкәртмәләре, диагностик материаллар.
  2. Тавышлы күрсәтмәлелек (һәр проект өчен аудиоязмалар, анимацион сюжетлар, мультфильмнар).
  3. Картиналы һәм картиналы-дидактик күрсәтмәлелек(таратма һәм күрсәтмә рәсемнәр, җырлы-биюле уеннар, театр эшчәнлеге өчен материаллар.
  4. Символик, график күрсәтмәлелек (пиктограммалар).
  5. Күләмле күрсәтмәлелек (макетлар, муляжлар, уенчыклар)
  6. Интерактив тактада уеннар.
  7. Эш дәфтәрләре.

Эш төрләре һәм формалары.

Программа бурычларын үтәүдә эш формаларының, практик гамәли алымнарның, чараларның әһәмияте зур. Төп эш төрләре булып түбәндәгеләр тора:

  1. Предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу.
  2. Рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог.
  3. Сюжетлы-рольле уеннар;
  4. Әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү (аудиоязмага таянып).
  5. Театральләштерү, сәхнәләштерү (бармак театры, битлекләр, костюмнар, театр күрсәтү (әти-әниләргә, башка төркем балаларына).
  6. Хәрәкәтле уеннар: туп белән уеннар, “Командир” уены, әйлән-бәйлән уен, зарядка уеннары.
  7. Иҗади һәм ситуатив уеннар: рольле уеннар, интервью, ситуатив күнегүләр.
  8. Ситуатив, логик күнегүләрне ишетеп, аңлап эшләү.
  9. Үстерелешле диалоглар (зурлар һәм яшьтәшләре белән үзара аралашу).
  10. Аудиоязмалар тыңлау, кушылып әйтү, җырлау, кабатлау, ишеткән сүзне рәсемдә табып күрсәтү.
  11. Анимацион сюжетлар, мультфильмнар карау.
  12. Интерактив тактада уеннар.

Татарча сөйләшергә өйрәткәндә куелган минимум бурычлар.

Программа өч проектны һәм аларның  төп максатларын һәм бурычларын үз эченә ала:

 Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру. Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу. Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү

Бурычлар: 1. Сүз байлыгы булдыру, аны арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.

2. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.

3. Бер – береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбияләү.

4. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашу.

5. Әдәпле  итеп кара-каршы сөйләшә  белү күнекмәләрен тәрбияләү.

6. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

7. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә  күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну  һәм сизгерлек уяту.

8. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Туган телләре татар булган балалар өчен бакчабызда Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина, З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиеваның “Туган телдә сөйләшәбез” өйрәтү-методик комплектлары ярдәмендә тәрбия һәм белем бирелә. Әлеге  методик кулланманың  төп максаты, татар балаларын туган телдә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү, аларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау сәләтен булдыру, танып белү, әхлакый һәм рухи юнәлешләрнең нигезен билгеләү.,. һ.б

Туган телдә сөйләшергә өйрәтү гаиләдә башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Ул балаларга ана телендә тәрбия һәм белем бирү өчен мөмкинлекләр тудыру, халкыбызның рухи байлыгына, мәдәниятенә якынайту шартларында алып барыла. Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, нәниләрне туган телгә өйрәтүдә башлангыч роль уйный.

Беренче кече яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеген оештыру системасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеген оештыру системасыннан аерыла.  Балаларны туган телгә өйрәтү һәм  сөйләм үстерү әйләнә-тирә белән таныштыру процессында бара.  Шушы үзенчәлекләрне исәпкә алып, кече яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеге эчтәлеген төзегәндә әйләнә-тирә предметларны һәм күренешләрне танып белүдә нәрсә чыганак булып торуы игътибар үзәгенә алына.   Балаларның сөйләмен үстерү  “Кроха” программасында (Г.Г. Григорьева, Н.П. Кочетова, Д.В. Сергеева һ.б.) күрсәтелгән түбәндәге эшчәнлек төрләренә нигезләнеп төзелә:   

I. Табигый  шартларда  табигать һәм социаль тирәлек белән турыдан туры таныштыру.

II. Образлы уенчыклар, пластик художестволы образлар аша тирә-юнь белән белән таныштыру

III. Художестволы  картиналары аша (живописный, графический художественный образ) (буяулар һәм буяусыз ясалган образлар (графика) әйләнә-тирә белән таныштыру.

IV. Нәфис сүз аша әйләнә-тирә белән таныштыру.

V. Күрсәтмәлелектән башка тирә-юнь белән таныштыру һәм сөйләм үстерү.

Эшчәнлек барышы танып белү, коммуникация (аралашу) матур әдәбият белән таныштыру кебек өч белем бирү өлкәсенә нигезләнеп төзелә  План ел дәверендә төрле темалар үзләштерүне күздә тота. Болар - “Балалар бакчасы”, “Көз”, “Мин дөньяның бер кешесе”, “Минем әйләнә-тирәм”, “Кыш”, “Яңа ел бәйрәме”, “Әтиләр һәм әниләр, бабайлар һәм әбиләр”, “Халык иҗаты”, “Яз”, “Җәй”..

Өченче яшьтәге балалар белән оештырылган эшчәнлек уен характерын ала.  Эшчәнлек төрләрендә сөйләм үсешенең сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелеше өстендә эш, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру бурычлары  хәл ителә.

Балалар белән эшләү процессында сүзлек эше зур урын ала. Сүзлек эше- бәйләнешле сөйләм нигезе. Балалар бакчасында сүзлек эшенең өч бурычы чишелә:

1. Иң беренче чиратта, гомуми кулланылыштагы лексика хисабына (предметларны, аларның төп билгеләрен, сыйфатларын, алар белән эш-хәрәкәтләрен атау) сүзлекне баету.

2.  Сүзлеккә төгәллек кертү. Балаларга сүзне әйтү үрнәген бирү, аны һәр бала белән күп тапкыр кабатлау.

3. Сүзлекне активлаштыру. 

Сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыруның төп шарты – тәрбияченең, өлкәннәрнең грамоталы сөйләме һәм сөйләмнең морфологик, синтаксик ягын, сүзъясалу ысулларын үзләштерү буенча үткәрелә торган күнегүләр.  

Аваз культурасы тәрбияләү буенча эш аның  сөйләм сулышы, ишетеп кабул итү, артикуляция аппаратын үстерү һ. б. шундый компонентларны үз эченә ала.

Бәйләнешле сөйләм үстерү сөйләмнең ике формасын  - диалоглы һәм монологлы сөйләм үстерүне күздә тота.

Балаларны матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру – сөйләм үсешенең әһәмиятле бурычы һәм чарасы.

Балалар белән эшләү дәверендә төрле уеннар киң кулланыла. Бу уеннарда музыка әсәрләрен куллану да балаларның фонематик ишетү сәләтен, ритмикасын, эмоциональ сферасын да баета, үстерә.

 Матур әдәбият, халык иҗаты, күрсәтмәлелек, предметлар белән уен хәрәкәтләре, -  болар барысы да балаларны туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә  зур әһәмияткә ия. Шулай ук өйрәтү-тәрбия процессында балалар белән эшчәнлекне оештырганда тәрбиячегә иҗади якын килү мөмкинлеге дә бирелде.  Балалар белән үткәрелә торган һәр эшчәнлеккә боларның барсын да истә тотып тулы, күләмле итеп план-конспектлар эшләнелде.

Шушындый укыту методик комплектлары, дидактик уеннар,  яңа информацион технологияләр белән тулыландырылган тәрбия һәм белем бирү дәресләре балаларның телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә,туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык,шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр дигән өметтә калабыз..