Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 183» Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420140, г. Казань, ул. Минская, д. 47 |
| Телефон: | (8-843)590-54-77; (8-843)590-54-79 |
| E-Mail: | g183.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия № 183» |
| Руководитель: | Галинова Светлана Асхатовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 2625 учеников (иностранных граждан - 16) |
| У нас учат: | 119 педагога язык обучения: русский |
Гимназия 183
Опубликовано: 21.03.2025Бүген гимназиябездә Нәүрүз - язны каршылау бәйрәме шау-гөр килеп узды. Ул халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата. Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләргә, бер-беребезгә ягымлы булырга, ике кулыгызны биреп күрешергә кирәк.Чыннан да, кояш бүген, болытлар арасыннан чыгып, безнең күңелләрне сөендерде. Нәүрүзне бәйрәм итәргә дип актлар залына төрле сыйныф укучылары җыелды.
Чарага Нәүрүзбикә, Кояш, Кыш бабай ,Кара каргалар килделәр. Кыш бабайга китәргә вакыт җитсә дә, ул үз урынын язга бирәсе килмәде. Шуңа күрә Кыш бабай һәм бәйрәмнең төп сәбәпчесе булган Нәүрүзбикә белән көч сынашты. Нәүрүзбикә зирәгрәк булып чыкты. Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә юл бирми чарасы калмады.Бәйрәм концерт номерлары белән уралып барды.
Бу көнне барысы- олысы һәм кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Ахырдан укучылар һәм укытучылар бергәләп ашханәдә карга боткасы белән сыйландылар.
Фоторепортаж:
Нәүрүз












