• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 183» Советского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, 420140, г. Казань, ул. Минская, д. 47
Телефон: (8-843)590-54-77; (8-843)590-54-79
E-Mail: g183.kzn@tatar.ru ; g183.kzn@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия № 183»
Руководитель: Галинова Светлана Асхатовна
Год основания учреждения: 2018
У нас учатся: 2625 учеников (иностранных граждан - 16)
У нас учат: 119 педагога язык обучения: русский

Гимназия 183

Тукай коне

Опубликовано: 27.04.2022

Тукай- безнең күңелләрдә

     Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч , агач һәм куакларда хуш исле бөреләр  уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны гимназиябездә сөекле шагыйребез иҗатына багышланган чаралар оештырыла. Быел да шул уңайдан “Тукай безнең күңелләрдә”дип исемләнгән уен-викторина үткәрдек. Анда 5-6 нчы сыйныфлар катнашты. Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү һәм рәсемгә төшерү өй эше итеп бирелгән иде. 6А һәм 6Б сыйныфлары бу этапта уңышлы чыгыш ясадылар.Аларга, шулай актив булулары өчен, зур рәхмәт әйтәсе килә. Башка сыйныфлар Габдулла Тукайның шигырләрен сөйләделәр, җырладылар.Ә викторина сорауларына җавап бирүдә, 5А,Б,И һәм 6А,Б,В,Г сыйныфлары аерылып торды. Балалар викторина сорауларына бик теләп җавап бирде, Тукай әкиятләрен, шигырьләрен яхшы белүләрен исбатладылар. Нәтиҗәдә иң алдынгылар булып, 5Б һәм 6А сыйныфлары чыкты.

    Бөек Тукаебыз-мәңге безнең күңелләрдә.  Тукай – халыкны туплаучы, саклаучы һәм яшәтүче көч. Шуңа күрә аны искә алу – турыдан-туры халыкның бурычы. Тукай иҗаты күптән инде халыкара хәзинәгә әверелде.

 



Фоторепортаж:
Тукай коне

К списку новостей