• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №167 с углубленным изучением отдельных предметов» Советского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420100, г. Казань, ул. Академика Сахарова, д. 9
Телефон: +7(843)-263-86-40;+7(843)-263-85-19;+7(843)-263-87-27
E-Mail: S167.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа № 167"
Руководитель: ио Гиниятуллин Рамиль Мавлютович
Год основания учреждения: 1999
У нас учатся: 1341 уч. (в том числе 17 иностранных граждан) Язык обучения - русский.
У нас учат: 68 педагогов

НАША ШКОЛЬНАЯ ЖИЗНЬ

Кырлай ­авылына экскурсия

Опубликовано: 08.10.2017

Габдулла Тукайны Казан артының Арча, Әтнә якларыннын башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул яклар шагыйрьнең гомер бишеге генә түгел, аңа беренче шатлык-кайгы хисләрен татыткан, иҗат сәләте биргән җирләр.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

7 нче октябрь көнне укытучылар коллективы өчен б­өек шагыйребез Габдул­ла Тукайның туган ягы­ Арча районы  Кырлай ­авылына экскурсия оеш­тырылды. Шагыйрь эзләре калган сукмаклар әлеге авылда әле дә саклана. Аларның берсе Тукай мемориаль комплексына алып килә. Музей
комплексы үз эченә ике экспозицияне ала: мемориаль көнкүреш (Сәгъди
абзый йорты) һәм әдәби-нәфис (махсус төзелгән бина). «Г. Тукайның
тормышы һәм иҗаты» дигән экспозия Б. Урманче проекты белән төзелгән ике катлы бинада урын алган.

Музей Тукай үзенең бик күп шигырьләрен багышлаган елга буена урнашкан, ул ерактан ук күренеп тора. Музей каршында безне Тукай һәйкәле каршы алды. Әйтерсең, шушы йортка керер алдыннан Тукай ял итәргә уйлаган.

Бөек Тукаебызның тормыш юлы бик тә кыска һәм авыр булган. Кырлай музее экспозициясе шагыйрьнең бөтен тормыш юлын гәүдәләндерә: экспонатлар арасында Тукайның үзе исән чакта басылган китаплары, аның туганнары һәм дусларының шәхси әйберләрен, Казанның «Болгар» кунакханәсендәге җиһазларны күрергә мөмкин.

 

“Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!” дигән уй белән кайтыр юлга кузгалдык...

/upload/storage/org2367/files/IMG-20171007-WA0078.jpg



К списку новостей