МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №111» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420073, г. Казань, ул. Аделя Кутуя, д. 4а |
| Телефон: | +7(843)-295-66-16;+7(843)-272-14-05 |
| E-Mail: | S111.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №111" |
| Руководитель: | Звездина Анастасия Яковлевна |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 710 учащихся (из них 27 - иностранные граждане) |
| У нас учат: | 42 учителя |
Новости школы №111
“М.Җәлил безнең йөрәкләрдә”
Опубликовано: 25.02.2015Бәйрәм кичәсе берничә өлешкә бүленгән: М.Җәлилнең балачагы, яшьлеге, сугыш чоры, героик эшләре. Һәр өлештә шагыйрьнең шул чорга туры килгән шигырьләре сөйләнде. Укучылар төрле сыйныфтан сайланган: беренчедән алып унберенче сыйныфка кадәрге укучылар катнаштылар. Авторның әсәрләрен сәнгатьле һәм матур итеп башкардылар, әсәрләрен cәхнәләштереп күрсәттеләр.”Кызыл ромашка”, “Сәгать”, “Куян”, “Җырларым” һ.б. әсәрләрне җылы итеп кабул иттеләр. Электрон тактада презентация барды. Шагыйрьнең тормышы,иҗаты буенча бай материал тупланган иде һәм ул электрон тактада бер-бер артлы күрсәтелеп барды.Тамашачылар игътибар белән карадылар һәм гөжләтеп кул чаптылар.1нче”В” сыйныфының шаян биюен, 6нчы «А», 4нче «А», 2 нче «В» сыйныфлары укучыларының җырларын бик яратып кабул иттеләр.
Бу бәйрәм чарасы зур оешканлык белән үтте, барлык кунакларның күңелләренә хуш килде. Куелган максатлар тулысынча тормышка ашырылды, балаларны татар халкының бөек улының иҗаты белән таныштыру дәвам ителде, М.Җәлил иҗатына,шәхесенә карата кызыксыну хисләре уятылды, балаларда патриотик тәрбия эстетик зәвык тәрбияләнде.
Кичәнең барышы уйланган, өлешләр арасында бәйләнеш күзәтелә, техник чаралар бик уңышлы файдаланыла.Оештырылган чараның тәрбияви әһәмияте зур һәм бик кирәкле.
К списку новостей











