МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №111» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420073, г. Казань, ул. Аделя Кутуя, д. 4а |
| Телефон: | +7(843)-295-66-16;+7(843)-272-14-05 |
| E-Mail: | S111.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №111" |
| Руководитель: | Звездина Анастасия Яковлевна |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 710 учащихся (из них 27 - иностранные граждане) |
| У нас учат: | 42 учителя |
Новости школы №111
"Сәхнә - ул тормыш"
Опубликовано: 08.04.2014
Матур итеп бизәлгән зал. Тамашачылар-урта яшьтәге һәм өлкән яшьтәге (5-11нче сыйныф) укучылар. Кичәне оештыручылар - Измайлова М.Г. һәм Сабирҗанова Ф.Г. Кичәне алып баручылар – Ихсанова Энҗе һәм Габайдуллина Ралина матур итеп башлап җибәрде.Алар күренекле артистларыбыз, аларның тормышлары, рольләре хакында укучыларга мәгълүмат бирделәр.Тактада- Әлфия Хәсәнова һәм Ирек Кашапов турында презентация барды. Тамашачылар бик кызыксынып тыңладылар,кунакларга төрле сораулар бирделәр.Аннан мәктәптә укучы,үзләренең язмышларын сәхнә белән бәйләргә теләүче укучыларның матур чыгышлары булды.Кичә кунакларның чыгышлары белән үрелеп барды. Бу бик эчтәлекле,тиешенчә ,чын күңелдән әзерләнгән чара иде. Ул бик кызыклы һәм бик күңелле үтте. Бәйрәм ахырында кунаклар мәктәпкә бүләкләр –буклет һәм китаплар тапшырдылар.Мәктәп укучылары,укытучылар коллективы исә аларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Соңыннан укучылар артистларга рәхмәтләрен белдерделәр,бергәләп фотосурәткә төштеләр. Кичәне үткәргән укучылар да, бәйрәмгә килгән кунаклар да бик канәгать калдылар.
К списку новостей











