МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №111» Советского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420073, г. Казань, ул. Аделя Кутуя, д. 4а |
Телефон: | +7(843)-295-66-16;+7(843)-272-14-05 |
E-Mail: | scho111@list.ru; S111.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Школа №111" |
Руководитель: | Звездина Анастасия Яковлевна |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 725 учащихся (из них 33 - иностранные граждане) |
У нас учат: | 44 учителя |
Новости школы №111
Опубликовано: 19.04.2024Бүген мәктәбебездә «ФДББС шартларында укучыларда танып белү эшчәнлеген оештыру» темасына район семинары үтте. Бу семинарда туган (татар) тел һәм әдәбияты, туган (рус) тел һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Семинар директорыбыз — Звездина Анастасия Яков кызы чыгышы белән башланып китте. Ул семинар темасы буенча сөйләде. Аннары Сабирҗанова Фирания Гәбдрәшид кызы «Туган телне милли мирас буларак үстерүдә мәктәпнең эш тәҗрибәсе» темасына чыгыш ясады. Мәктәпнең милли тәрбия буенча эш нәтиҗәсен күрсәтте, кайберләренә киңрәк тукталды. Чыгыш электрон тактада мәктәп эшен күрсәткән фотосурәтләр һәм видеолар белән расланып барды.
Туган(татар) тел һәм әдәбияты, туган(рус) тел дәресләре булып үтте. Мәктәбебезнең югары категорияле туган(тел) һәм әдәбияты укытучысы Досимова Гөлназ Рәхимҗан кызы 4нче сыйныфта «Дәүләт символлары» темасына дәрес күрсәтте. Дәрес бик җанлы, мавыктыргыч булды.Рус телле укучыларның татар телендә матур итеп җавап бирүләре күңелгә хуш килде.
Икенче дәресне беренче категорияле туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Йосыпова Гөлназ Фәгаль кызы 2нче сыйныф укучылары белән «Татар халык ашлары» темасына үткәрде. Дәрестә кызыклы эш төрләре сайланган иде. Укучылар үзләре тема, максатны билгеләп, төрле биремнәр үтәделәр.Татар төркемендәге бу дәрес уңышлы үтте.
Укытучыларыбызның дәресләре кызыклы һәм күптөрле биремнәр, ФДББСка яраклаштырган һәм эш төрләренә бай булулары, уенга корылулары, төрле дәрес алымнары кулланылулары белән уңышлы булды.
Шул ук вакытта туган(рус) тел һәм әдәбияты дәресләре дә үтте.Беренче дәресне яшь белгеч — Гимранова Алинә Равис кызы күрсәтте. Темасы — К. Г. Паустовскийның «Бозау-кортның башыннан үткән хәлләре (әкият). Дәресне укытучы 5нче сыйныф укучылары белән күрсәтте. Төрле эш төрләре, кызыклы бирем һәм сораулар әзерләнгән иде. Дәрес бик җанлы үтте. Укытучы да, укучылар да, килгән кунаклар да канәгать калдылар.
Икенче туган(рус) телдәге әдәбият дәресен беренче категорияле укытучы Благова Мария Фәрит кызы үткәрде. Темасы — «Н. Назаркин иҗаты буенча олы һәм кечкенә проблемалар». 7нче сыйныфта үткән бу дәрес тә бик кызыклы, мавыктыргыч булды. Укучылар авторның тормышына бәйле булган вакыйгаларның аның иҗатына, әсәрләренә тәэсир ясауларын ачыкладылар, аның әсәрләренә туктадылар,билгеле бер нәтиҗә ясадылар.Эш төрләренең күп булуы, биремнәрнең кызыклы булуы дәресне тагын да җанландырды.
Югары категорияле башлангыч сыйныфы укытучысы Мөбарәкшина Гүзәл Гарифҗан кызы «Мәктәп театрының роле» темасына чыгыш ясады, аның балалар һәм мәктәп тормышына тәэсире турында сөйләде.Чыгышны югарыкатегорияле туган(татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Розалия Һадиулла кызы дәвам итте. Әлеге зур эшнең практик яктан ничек эшләнеше, уңышлы яклары, балалар тәрбияләүдәге ролен ассызыклады. «Без бергә»дип аталган шәһәр конкурсының район этабы җиңүчесе 10 нчы сыйныф укучысы Сабирҗанов Аяз чыгыш ясады. Гармунда уйнап, матур итеп сөйләүче укучыбызга барлык кунаклар уңышлар теләделәр.
«Яшүсмерләрне иҗади яктан ачу- танып-белү эшчәнлегенең бер өлеше» темасына югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Краснова Ольга Юрий кызы чыгыш ясады. Ул укучыларны иҗади яктан үстерү серләре,төрле чараларга әзерләү алымнары, конкурсларда уңышлы чыгыш ясау ысуллары хакында сөйләде. …. «Тел.Мәдәният.XXIгасыр» дип исемләнгән шәһәр конференциясенеж район туры җиңүчесе 11нче сыйныф укучысы Богинский Никита Ф. М. Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» («Преступление и наказание») әсәреннән өзек сөйләде. Кунакларга чыгыш бик ошады, кат-кат кул чаптылар, рәхмәт әйттеләр, уңышлар теләделәр.
Семинар С Әдһәмованың «Дуслар» спектакле белән дәвам ителде. Укучылар урман кошларының һәм җәнлекләренең дуслыгы турында бик матур әкият күрсәттеләр.Уңышлы чыгыш ясаган бу укучыларыбызга кат-кат рәхмәтләр әйтелде.
Семинарга килгән кунаклар, көн дәвамында үз эшләрен күрсәткән укытучылар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Семинарны Совет районының методик секторы методисты Гайзатуллина Әлфия Мәсхүт кызы йомгаклады. Караган дәресләргә, тыңланган чыгышларга, дәрестән тыш чараларга тукталды. Мәктәпнең уңышлы эш нәтиҗәсен югары бәяләде, тагын да зур уңышлар теләде.
К списку новостей