• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №111» Советского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420073, г. Казань, ул. Аделя Кутуя, д. 4а
Телефон: +7(843)-295-66-16;+7(843)-272-14-05
E-Mail: scho111@list.ru; S111.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №111"
Руководитель: Звездина Анастасия Яковлевна
Год основания учреждения: 1968
У нас учатся: 725 учащихся (из них 31 - иностранные граждане)
У нас учат: 44 учителя

Новости школы №111

Котлыйбыз!

Опубликовано: 29.11.2021

Бүген мәктәбебезнең иң акыллы, ярдәмчел, батыр, уңган-булган һәм шул ук вакытта тыйнак, сак, сәләтле егете -  Сафиуллин Булат Илнар улы “ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ - 2021” исемендәге шәһәр конкурсында катнашып, Совет районы һәм мәктәбебез данын яклады. Бәйге бик кызу, күп энергия һәм көч сорый тогран, кызыклы да, авыр да, шул ук вакытта күңелле дә иде.

   Егетебез сәхнәдә үз-үзен тотышы, биюе, рәсем ясый белүе, сөйләм байлыгы, акылы, сөйкемлелеге белән тамашачылар күңелен яулады. Булатыбызны яратып, алкышлап, аның өчен җан атып торучылар шактый күп булды. Чыгышы, сөйләме, бөтен барлыгы белән башкалардан аерылып  торды.

 Булатның көчле, куркусыз егет икәнен күреп, жюри аңа “Иң батыр егет” номинациясен бирде. Егетебезне чын йөрәктән бу җиңүе белән кайнар котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!!

  “ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ-2021” бәйгесенең  башыннан ахырына кадәр үз көчләрен, вакытларын кызганмыйча, егетебезне әзерләүче, аны зур җиңүләргә этәрүче, көч –дәрт биреп торучы, һәрьяклап булышучы укытучыларыбыз - Сабирҗанова Фирания Габдрәшид кызы,  Ситдикова Розалия  Хадиулла кызы, Габдрахманова Рәфидә Рифкат кызын бу җиңүләре белән кайнар котлыйбыз! Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба иҗади уңышлар телибез.

Ана  теле, йола, гореф-гадәт,

Югалмасын иде милләте.

ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ аның

Киләчәккә булган өмете.



К списку новостей