МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №111» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420073, г. Казань, ул. Аделя Кутуя, д. 4а |
| Телефон: | +7(843)-295-66-16;+7(843)-272-14-05 |
| E-Mail: | S111.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №111" |
| Руководитель: | Звездина Анастасия Яковлевна |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 710 учащихся (из них 27 - иностранные граждане) |
| У нас учат: | 42 учителя |
Новости школы №111
"Шәрык клубы"на сәяхәт
Опубликовано: 27.09.2021Бүген мәктәбебезнең туган тел һәм әдәбияты укытучылары “Шәрык клубында булып кайттылар. Г. Камал исемендәге театрның “Шәрык клубы” Татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы XX гасыр татар зыялыларының “Шәрык клубы” легендар берләшмәсе тарихи бинасында урнашкан. 1911 нче елның ноябреннән 1915нче елга кадәр клуб сәхнәсендә “Сәйяр”- беренче татар профессиональ труппасы эшли. Татар театры тарихына багышланган мультимедиа комплексы “Вакыт елгасы” (театрның елъязмасы белән экран-дивар), спектакльләрдән АR- открыткалар, “Сәхнә арты”, “Серле сәхнә”,”Театр. Тарих. Шәхес” (милли театр сәнгатен формалаштыруга зур өлеш керткән шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында интерактив проекцион китап, “Пазл” һәм башка мавыктыргыч экспозицияләрдән тора.
Мөгаллимнәребез театр тарихы буенча виртуаль экскурсия ясадылар, грим-костюм бүлмәләрендә булып, үзләрен сәхнәдәге кебек хис иттеләр, виртуаль сәхнә киемнәре киделәр.
Укучыларны да бу клубка алып килү максатын куйдылар, элемтәгә керү өчен, телефон номерларын алдылар. Искитке чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.
К списку новостей











