МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №111» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420073, г. Казань, ул. Аделя Кутуя, д. 4а |
| Телефон: | +7(843)-295-66-16;+7(843)-272-14-05 |
| E-Mail: | S111.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №111" |
| Руководитель: | Звездина Анастасия Яковлевна |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 710 учащихся (из них 27 - иностранные граждане) |
| У нас учат: | 42 учителя |
Новости школы №111
“Әнием,кадерлем”
Опубликовано: 05.03.2013Көннең яктылыгы - кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда...
5нче март көнне мәктәбебездә татар телендә “Әнием,кадерлем”темасы астында бик матур кичә үткәрелде. Бәйрәм кичәсенең төп кунаклары - укучыларыбызның әниләре. Бәйрәмдә 1-6нчы сыйныф укучылары катнашты. Кичәне 5 нче сыйныфы укучысы Галиев Илһамның әтисе - Галиев Ирек Ким улы тәбрикләү җыры белән башлап җибәрде. Ул әниләргә, кызларга һәм ханымнарга үзенең изге теләкләрен теләде. Бәйрәмне 6нчы сыйныфының тапкыр сүзле һәм иң ягымлы кызлары - Мөхәмәдиева Ленара, Хәсәнова Чулпан алып барды. Аларның матур тавышлары бөтен залны үзенә каратты.
Һәр сыйныф әниләрдән үз командасын булдырды. Әниләр үзләренең осталыкларын уеннарда күрсәттеләр. Кичә бүлекләргә бүленгән иде: “Әйдәгез,танышабыз!”, “Матурлык салоны”, “Ашыгыч ярдәм”, “Уңган куллар”, “Назлы сүзләр”, “Оста пешекче”, “Балама бүләгем”.
Аеруча актив катнашучы әниләрне билгеләп үттек.”Супер әни” номинациясендә Нәҗметдинова Илүзә, Әмирханова Гөлнара ханымнар; “Иң талантлы әни” номинациясендә Галиева Надия, Хәсәнова Рәисә” ханымнар; “Иң җитез әни” номинациясендә Әмирханова Гөлнара,Мәҗитова Илсөяр ханымнар; “Иң сәләтле әни” номинациясендә Латыпова Ризидә,Ризаева Земфира ханымнар җиңү яуладылар.
Бигрәк тә, “Назлы сүзләр” бүлегендә әниләрнең балаларына карата язган сүзләре күңелне нечкәртте: күзалмам, бәхетем, куанычым, аппагым, йомшагым,
шикәрем,балым,җимешем,назлыкаем,песием,таянычым,нурлы йолдызым һ.б.ш.
“Оста пешекче”бүлегендә 5нче “В”сыйныфы укучыларының әниләре бар кешене таң калдырды. Алар әзерләгән өстәл сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора иде.Анда күпереп пешкән кабартмалар да, телеңне йотарлык гөбәдия дә,татлы чәкчәк тә өстәлгә ямь биреп торды.
Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.Иң матур җырлаучылар арасында Гарфетдинова Алинә, Мостафина Индира, Әхмәтҗанова Энҗе, Нәҗметдинова Илүзә ханым һәм аның кызы Камилла бар иде.
Укучылар үзләре әниләренә атап язган шигырьләрен сөйләделәр.Әхмәтҗанова Энҗе,Кәримова Алсу,Шәйхиева Алия, Корбангалиева Ләйсән, Сабирҗанова Зилә,Галимҗанова Диләрә,Смирнов Артур,Фәсхетдинова Рената,Гыймалетдинова Альбиналар күңеленнән чыккан сәйләннәрдәй тезелгән шигъри юллар әниләрнең күңелләренә хуш килде.
Бәйрәм җанлы һәм күңелле үтте. Кичәне үткәргән укучылар да, бәйрәмгә килгән әниләр дә, кунаклар да бик канәгать калдылар.
К списку новостей











