МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №111» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420073, г. Казань, ул. Аделя Кутуя, д. 4а |
| Телефон: | +7(843)-295-66-16;+7(843)-272-14-05 |
| E-Mail: | S111.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №111" |
| Руководитель: | Звездина Анастасия Яковлевна |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 710 учащихся (из них 27 - иностранные граждане) |
| У нас учат: | 42 учителя |
Новости школы №111
Нәүрүз
Опубликовано: 20.03.201320нче мартта безнең мәктәптә “Нәүрүз” бәйрәме үтте. Бәйрәм актлар залында узды. Бәйрәмдә 2нче “А”, 2нче “Б”, 3нче “В”, 4нче “А”, 5нче “В”, 6нчы “В” сыйныфлары катнаштылар. Бәйрәмне 8нче сыйныфы укучылары Низамов Динар һәм Заһретдинова Айгөл алып барды. Алар укучыларны “Нәүрүз” бәйрәменең тарихы белән таныштырдылар. Мантажда Нәүрүзбикә ролен 6нчы сыйныфы укучысы Гарфетдинова Алинә, Көн белән Төн ролен 3нче сыйныфы укучылары Зиннатуллина Язилә һәм Зарипов Рәсүл, Кояш ролен 5нче сыйныфы укучысы Нәҗметдинова Камилә, Нәүрүзчеләр ролен 2нче һәм 5нче сыйныфы укучылары башкарды.
Мантаждан соң төрле уеннар башланды. Барлык сыйныфлар да язгы өстәлләр әзерләгәннәр иде. Өй эше итеп тизәйткеч бирелгән иде. Барлык сыйныфлар да эчтәлекле грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Иң яхшы һәм тиз тизәйткеч әйтүче 2нче сыйныфы укучысы Сабирҗанова Зилә танылды. 5нче сыйныфы укучысы Галиев Илһам “Яз җитә” җырын башкарды. Бәйрәм бик җанлы һәм матур узды. Бәйрәм өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Рәфидә Рифкат кызы җаваплы иде.
К списку новостей











