• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №111» Советского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420073, г. Казань, ул. Аделя Кутуя, д. 4а
Телефон: +7(843)-295-66-16;+7(843)-272-14-05
E-Mail: S111.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №111"
Руководитель: Звездина Анастасия Яковлевна
Год основания учреждения: 1968
У нас учатся: 710 учащихся (из них 27 - иностранные граждане)
У нас учат: 42 учителя

Новости школы №111

Апрель - Г.Тукай ае

Опубликовано: 30.04.2019

    Бу айлыкта түбәндәге эшләр башкарылды:
-туган тел һәм әдәбияты кабинетларында,мәктәп стендларында, китапханәдә, милли тәрбия сыйныфлары бүлмәләрендә Г.Тукай почмаклары булдырылды;
- башлангыч сыйныф укучылары өчен, 6 нчы сыйныф укучылары тарафыннан туган тел  һәм әдәбияты дәресләрендә Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышлап, телдән журнал һәм Г.Тукайның иң яраткан шигырьләренә кечкенә бәйге оештырылды;
-1 нче сыйныфлар өчен, Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган викторина үткәрелде. Актив, белемле укучылар билгеләнде;
- 1-11 нче сыйныф укучылары арасында Г.Тукай әсәрләре буенча ребуслар, кроссвордлар, сканвордлар, лотолар, башваткычлар төзү бәйгесе үткәрелде. Иң кызыклылары аерып чыгарылды стеналарга эленде;
-   башлангыч сыйныфлар арасында Г.Тукайның иҗатына багышланган рәсем конкурсы уздырылды, иң матур рәсемнәр билгеләнде;
- 16-17 нче апрель көннәрендә 1-11 нче сыйныфларда туган тел һәм әдәбияты дәресләре вакытында Г.Тукай дәресләре үткәрелде. Туган тел һәм әдәбияты укытучылары укучыларга шагыйрьнең тормышы,иҗаты буенча дәресләр үткәрделәр.Кызыклы биремнәр ярдәмендә төрле яклап Г.Тукайның биографиясе,иҗаты өйрәнелде,ныгытылды;
- 1-11 нче сыйныф укучылары белән татар театрларына, музейларга сәяхәтләр оештырылды. Күренекле шәхесләр,аларның иҗатлары белән таныштыруга басым ясалды;
- тәнәфесләрдә Г.Тукай шигырьләренә мультфильмнар карау,онытыла барган уеннарны уйнау оештырылды. Укучылар элеккеге уеннар белән таныштылар,уйнарга өйрәнделәр;
- ай буе үткән чараларның җиңүчеләре, иң актив укучылар бүләкләнде. Г.Тукай айлыгына йомгак ясалды. Бүләкләр тапшырылды;
- сыйныфларда сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучыларның Г.Тукай турындагы белемнәре ныгытылды. Әдәбиятка керткән өлеше, тарихта калдырган эзе, халкыбызның горурлыгы булуы, иҗатының әһәмияте, тоткан урыны хакында искә төшерелеп сөйләнде, презентацияләр каралды. Шагыйрьнең шигырьләре искә төшерелде, җырлары җырланды. Укучыларның Г.Тукайга багышлап, үзләре язган шигырьләре тыңланды; мәкаләләр, хикәяләр язылды; нәтиҗә ясалды.
    ”Г.Тукай айлыгы”бик уңышлы үтте. Укучыларга Г.Тукай иҗатының бөеклеге, кирәклеге, әһәмияте турында җитәрлек күләмдә мәгълүмат бирелде. Укучыларның Г Тукайны хөрмәтләүләре һәм яратулары айлык барышында тоемланды.Куелган максатларга ирешелде.


К списку новостей